- 12.12.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №49 (6 декабрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Авыл мәктәбендә эшләп, Уфада, Башкорт дәүләт университетында укыдым. Еллар тиз үтә. Укуны тәмамлап, диплом яклар вакыт та килеп җитте. Темам: «Фәнис Яруллин иҗатында гуманизм идеяләре». Ул вакытта шагыйръ исән иде әле, Казанга барып, Фәнис агайның үзе белән сөйләштем. Бик яхшы тәэсир калды күңелдә. Диплом эшен яздым. Җитәкчем – Сәгыйть абый Хафизов. 1992нче ел иде бу.
Диплом яклар көн килеп җитте. Имтиханны башкорт дуслар ала. Мин килгәндә Сәгыйтъ абый анда иде инде. Йоклый алмаган, күрәсең, күзләре кып-кызыл. Безнең өчен бездән дә ныграк кайгыра, дип уйлап куйдым. «Диплом эшең әзерме?» – дип сорады Сәгыйтъ абый. «Әзер», – дидем. «Сима, – диде Сәгыйтъ абый, – зинһар, мөгез чыгарма, кирәген генә сөйлә». Ул вакытта да татар-башкорт мөнәсәбәте гади түгел иде. Шуңа кисәтүе булгандыр инде. «Ярый, борчылмагыз, Сәгыйтъ абый», – дидем. Кердем диплом якларга. Өстәл артында дистәләгән кеше утыра.
Диплом эшен бишкә якладым. Сөенечемне җитәкчем Сәгыйть абый белән дә уртаклаштым. Чәчәк букеты бүләк иттем үзенә. Гомумән, укытучыларым хөрмәткә лаек, яхшы кешеләр булдылар, гел үрнәк булып калдылар. Мәрхүм булганнарына рәхмәт хисем дога булып ирешсен. Ә Сәгыйтъ абыйны күрәсем килә. 2014нче елда китабымны бастырдым. Укытучымны күреп: «Сәгыйтъ абый, борчылмагыз, мин мөгез чыгармадым, китап кына чыгардым», – дип, гел изге хисләр белән язылган китабымны бүләк итәсем килә… Бәлки, теләгем чынга да ашар…
Укытучы… Изге исем,
Лаек сез кадер-хөрмәткә.
Сезләр биргән дәресләрне
Әле дә йөртәм йөрәктә.
Бирә алган гыйлемнәрне
Бирдегез сез ихлас тырышып.
Белемне салып иңемә,
Атлыймын, алга омтылып.
Рәхмәт сиңа, укытучы,
Күп нәрсәне аңлаттыгыз.
Онытмам һичберегезне –
Хәтеремдә һәркайсыгыз.
Сима САФИНА,
Чаллы шәһәре
Комментарии