- 12.11.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №45 (8 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Нык үскән социализмнан коммунизмга күчәбез, дип хыялланып яшәгән чорлар бар иде. Бөтен кеше эшле, бар да, бигрәк тә авыл халкы, көне буе эштә. Күрше белән күрше, дуслар, туганнар бер-берсе белән аралашып, күрешеп, хәл белешеп торалар. Авыл җирендә берсе күршесенә яисә туганына йомыш белән керсә, ишек бикләп тору юк, таяк яисә себерке генә сөяп куя – димәк, ул якында гына, тиздән кайтачак. Ул вакытларда кич утырулар, газета-журналлардагы яңалыклар турында фикер алышулар, капка төбендә утырулар гадәти күренеш иде.
Кыргый капитализм чалымнары керә башлагач, шәһәр йортларында тимер ишекләр, домофоннар барлыкка килде. Туганыңның ничәнче фатирда яшәвен белмичә, керә алмый кайтып киткән чаклар да булды.
Тора-бара үз эчеңә бикләнү авылга да үтеп керде. Урам капкаларына бикләр куелды, капка төбенә эт бәйләнде. Авылда күрше белән күршенең, дусларның аралашуы гайре табигый хәлгә әверелде. Капка төбендә сөйләшеп утырулар, кич утыру, каз-үрдәк өмәләре, сугым ашлары – барысы да онытылды.
Гомер ничек яшәсәң дә уза: диванда кырын ятып телевизор карасаң да, гәҗит укып йокымсырап ятсаң да, үз эчеңә бикләнеп яшәсәң дә. Без, бер төркем авыл пенсионерлары, бу турыда җыелып сөйләштек тә, хәзерге яшәү рәвешен үзгәртергә булдык. Моның өчен безнең җирлектә нигез дә бар: безнең авыл сәнгатьтә һәм спортта элек-электән үзен күрсәтеп килде.
Авылдагы мәдәният йортына эшкә Рәйсә Мотыйгуллина килгәннән соң, ул өлкәннәр белән эшне ныклап җайга салды. Безгә нәрсә – безгә җылы сүз һәм хөрмәт кенә кирәк. Балалар коллективыннан соң без өлкәннәр дә сәнгатькә кереп «чумдык». Беренче оешкан көннәрдән соң озакка сузмый «Бәрәңге фестивале», «Чәй фестивале», «Халыклар дуслыгы фестивале» уздырдык. Шулай ялкынланып йөри торгач, үзебезнең «Зөбәрҗәт» фольклор ансамблен оештырдык. Атна саен мәдәният йортында сәнгать җитәкчебез Алина җитәкчелегендә репетицияләр үткәрәбез. Мәнәвез, Үчәлле, Әгерҗе, Сәпәй авылы үзешчәннәре белән аралашып, бергәләп концертлар куябыз. Мәдәният йортлары хезмәткәрләре инициативасы белән, бу авыллардагы үзешчәннәрнең аралашып яшәве традициягә әйләнде.
Әле күптән түгел өлкәннәр декадасы уңаеннан мәдәният йортында «Кабак бәйрәме» үткәрдек. Кабакларны төрлечә бизәп, күргәзмә ясадык. Бары тик кабактан гына пешерелгән сый-нигъмәтләр белән табын әзерләнде. Өстәлдә кабак бәлеше, өчпочмак, сумсадан алып, кабак вареньесы һәм кабак тортына кадәр бар иде.
Менә шулай без актив һәм пассив яшәү рәвешенең аермасын күрсәтергә тырышабыз. Ике ел рәттән районыбызның Яшьләр үзәге оештырган «Талантлар фестивале»ндә катнашабыз, «Әбиләр чуагы», «Өлкәннәр көне»ндә чыгышлар ясыйбыз. Азнакай шәһәре паркларына экскурсия ясадык. Күмәкләшеп район мәдәният йортында үткәрелгән концерт-спектакльләргә йөрибез. Менә шулай гел хәрәкәттә без.
Өч су юа безнең авыл кырын,
Стәрле, Мәнәвез һәм Чалтаймас.
Җиләкле таулары белән данлы,
Яшә авыл, мәңге картайма.
Авыл, диеп, җан атып яшибез,
Данлыйсыбыз килә Туйкәне.
Яшьләребез бездән үрнәк алып,
Авылны яшәтик, әйдә әле!
Иман йорты балкый авылымда,
Азан яңгырый биш вакыт.
Мәрхәмәтле һәм иманлы булып,
Сөендерсен авыл һәрвакыт.
Фаяз ЗӘЙДУЛЛИН,
Азнакай районы, Туйкә авылы
Фотода: Гармунда автор

Комментарии