- 12.09.2023
- Автор: Рүзәл ЮСУПОВ
- Выпуск: 2023, №36 (13 сентябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Һәркемнең күңеленә хуш килгән нәрсәләрнең берсе ул – бәхетле булу. Кемнеңдер бәхетлеме-юкмы икәнлеген билгеләү өчен, башта бәхет төшенчәсен, ягъни нәрсә ул бәхет дигән сорауны ачыклап китү мөһим.
Бу мәсьәләгә кагылышлы риваять бар. Бер заман падишаһ бик нык авырып киткән. Ул үзенең патша сараендагы табибын чакыртып китергән дә, аннан, савыгу өчен ни эшләргә кирәк, дип сораган. Табиб аңа, бәхетле кешенең күлмәген кисәң, сәламәтләнәсең, дигән. Падишаһ, бәхетле затны эзләп табып, аның күлмәген алып кайтырга кушып, илнең төрле җирләренә үзенең кешеләрен җибәргән. Буш кул белән кайтсагыз, сезне үлем көтәчәк, дип кисәтеп тә куйган.
Падишаһ йомышы белән киткән мосафирлар бәхетле кешене бик озак эзләгәннәр, ләкин таба алмаганнар: илдәге һәркемнең тормышында ниндидер җитешсезлек, көйсезлек булган. Шуңа күрә беркем дә үзен бәхетле дип санамаган.
Бик күңелсезләнеп кайтып киләләр икән, патша сараенда аларны үлем көтеп тора бит, сарай капкасына җитәрәк кенә тузанлы-чүпле җирдә шатланып җырлап утыручы бер сукбайны күреп алалар.
– Нигә шатланасың? – дип сорыйлар аннан.
– Шушы матур көнгә, нурларын сипкән кояшка, кошлар сайравына шатланам, – дип җавап биргән сукбай. – Мин кешеләргә шуны сөйләп бирә алуым белән бәхетле.
Мосафирлар шатлана: ниһаять бәхетле кешене тапканнар бит. Әмма аның күлмәген сорагач, ул аларның үтенечен канәгатьләндерә алмый: аның өстенә кияргә күлмәге дә юк икәнлеге ачыклана.
Бәхетне һәркем үзенчә аңлый. Кемдер өчен ул – имин, тату гаилә тормышы. Кемдер үзен иҗаттагы уңышлары белән бәхетле итеп саный. Ә кемдер каңгырып йөргән хайваннарга ярдәм итә алуыннан да үзенә җан азыгы таба. Кешелек дөньясының бөек акыл ияләре бәхет дип атала торган гаҗәеп халәтне аңлатырга һәм аңа билгеләмә бирергә инде гасырлар буена тырышып киләләр.
Аңлатмалы сүзлектә бәхет ул – тулысынча канәгать булу халәтенә, хисенә ия булу, уңышка ирешү диелгән. Шулай да һәр кеше үзенчә бәхетле.
Ничек билгеләргә була икән соң аны? Банктагы акчаң исәбе беләнме? Шкафтагы киемнәрең беләнме? Суыткычыңда күпме һәм нинди ризыклар саклануга карапмы? Бәлки, эшеңдә тоткан урының, дан-шөһрәтең беләндер? Шундый нәрсәләр белән мавыгып, без кайчак боларның бөтенесе дә вакытлы, узгынчы күренешләр генә икәнлеген онытып та җибәрәбез. Ә менә сезнең аяз күккә, йолдызларга карап сокланып утырган вакытларыгыз бармы? Соңгы тапкыр сандугач сайравын сихерләнеп кайчан тыңлаганыгыз бар? Үсемлекләрнең, чәчәкләрнең гүзәллеген күреп соклана беләсезме икән? Тормыштагы гади генә нәрсәләргә дә шатлана, хозурлана белү дә бәхет-шатлыктыр, бәлки? Баш өстеңдәге күктә туп шартлаулары, тирә-юнеңдә атышлар булмау, нык сәламәтлегең, тату гаиләң, дусларың, сине яраткан, хөрмәт иткән кешеләр һәм үзең яраткан кешеләрең булу – болар да бәхет түгелме? Тормышың кызыклы, мавыктыргыч булу, һәр көнне ниндидер яңалыкка ирешә баруың, сәяхәт итү һәм дөньяны күрү-белү – болар да бәхетле булудыр.
«Доживем до понедельника» дигән фильм героеның «Сине аңлаучылар булу – бәхет ул» дигән сүзләрендә дә хаклык бардыр. Үзеңнән, якын кешеләреңнән, туганнарыңнан канәгать булып яшәү дә бәхеткә карый. Кыскасы, «бәхет» төшенчәсенең билгеләмәләре бик күп. Шулар арасында Лев Толстойның «Кешенең чын бәхете ул – файдалы һәм намуслы булуы» дигән фикере дә игътибарга лаек.
Минем өчен дәһшәтле сугыш чорында һәм аннан соңгы берничә елда ипигә тук булу һәм, ямаулы булса да, өстемә кияргә чиста киемем булу бәхет иде. Җир шарындагы миллионнарча кешеләр өчен хәзер дә туйганчы ашарлык ризыклары булу – зур бәхет. Русиядәге бүгенге яшьләрнең күбесе өчен кыйммәтле автомобильләргә утырып йөрү, бик шәп фатирларда яшәү – гадәти күренеш. Аларның күп кенә яшьтәшләре исә бу турыда хыялланып кына йөри.
Күп кешеләр бәхетне байлыкта күрә. Очын очка ялгап, көч-хәл белән гомер иткән кешеләрне (ә андыйлар безнең илдә аз түгел) бәхетле дип әйтеп булмый, әлбәттә. Ләкин бәхетле булу байлыктан гына тормый. Моның өчен тынычлык, үзара аңлашып, тату яши торган яхшы гаилә, якын дусларың, акыллы туганнарың булу да кирәк. Банкротлыкка чыгудан, хәзинәләреңнең кайдан килүе мәсьәләсендә суд каршына басудан, көндәшләреңнең рейдерлык һөҗүмнәреннән һ.б. куркып, гаилә низагларыннан интегеп яшәгән хәзерге йөзләрчә миллион, миллиард сумнарга ия байларны бәхетле дип әйтеп буламы икән? Бәхет күбрәк олигархлар тирәсендә йөрмидер, уртача хәлле, чаманы белеп яши торган кешеләр белән дусрак буладыр, мөгаен.
Мин үземне гомумән алганда бәхетле кешеләрдән саныйм. Тормышым ал да гөл генә, бөтенесе шома гына булды дип әйтә алмыйм. Әмма иң мөһиме: сәламәт булып туганмын, шактый авыруларга дучар булып, берничә җитди операция кичерсәм дә, бәхетле яшәвемнең нигезе саулыгым булды. Хәер, сәламәтлегеңне саклау шактый дәрәҗәдә үзеңнән дә тора. Мин, бу хакыйкатьне аңлап, физиологик яшәешемне дөрес оештырырга тырыштым: яшьтән үк, өлгергәнчә, кулымнан килгәнчә, акыл хезмәте белән бергә, физик эш белән дә шөгыльләнеп яшәдем, өйдә дә, бакчада да кайбер кул эшләрен башкардым, җәяү йөрергә, чаңгы шуарга һ.б. шундый нәрсәләр белән шөгыльләнергә тырыштым һәм бу гадәтләремне хәзер дә ташламыйм.
Сәламәт кешенең әйбәт яшәве аның тырышлыгына, хезмәткә күнеккән булуына нигезләнә. Бу сыйфатлар исә аңа ата-анасыннан бирелеп, нинди тәрбия алуына һәм үзенең тормышка акыллы мөнәсәбәтенә, аңлылык дәрәҗәсенә бәйле рәвештә ныгытыла бара. Бу яктан минем хәлем уңышлы булды: ата-анам авылда абруйлы, тырыш кешеләр иде, биш баланы (бишесе дә малайлар) дөрес тәрбияләп үстерделәр. Сугыш вакытында һәм аннан соң да шактый еллар тормыш бик авыр булды. Әтиебез фронтта булып, кечкенә малайлар белән калган әниебезгә дә, балаларга да тормышның ачысын-төчесен күп татырга туры килде. Ул вакыттагы авыл халкының михнәтле яшәешен сөйләп бетерерлек түгел.
Бәхетебез: барыбыз да сау-сәламәт, тәртипле булып үстек, һәркайсыбыз хезмәткә күнегеп, тиешле белем алып, лаеклы кешеләр булып җитештек. Биш егетнең дә кылган гамәлләре горурланырлык. Дүртенчебез Әнәснең уңганлыгы аеруча зур булды. Ул армиядә хезмәт итеп кайткач, заводта эшләп, Казан авиация институтының кичке бүлегендә укып, зур предприятиенең генераль директоры урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелде, эшли-эшли диссертация яклап, гыйльми дәрәҗәгә иреште.
Бәхетле булып яшәү өчен, эшчән, тырыш булу белән бергә, куелган максатка ирешүдә ныклык, ягъни максатчан булу да кирәк. Бу сыйфат барлык туганнарыбызга да хас булды. Үземә килгәндә исә, ул минем яшәвемнең төп принципларының берсенә әверелде. Җидееллык татар мәктәбе укучысыннан филология фәннәре докторына, академикка, Татарстан фәннәр академиясенең вице-президентына кадәр – минем тормыш юлымның башлангыч һәм ахыргы рәсми пунктлары менә шулар. Алар арасында техникумда уку, 17 яшьтән Курган өлкәсендә товаровед булып эшләү, аспирантура, кандидатлык диссертациясе һәм Мәскәүдә СССР Фәннәр академиясенең Рус теле институтында докторлык диссертациясе яклау, Казан педагогика университеты профессоры, деканы һәм ректоры, парламент депутаты, Татарстанның Республика партиясе рәисе... Иҗади эшемнең нәтиҗәләре – меңгә якын басылып чыккан гыйльми-публицистик хезмәт, шул исәптән – 70тән артык монография, дәреслек, уку ярдәмлеге һәм фәнни-популяр китап. Кылган гамәлләремә, хезмәтемә бәя – Казан университетында укыганда Ленин стипендиясе бирелү, Татарстан республикасының дәүләт премиясе, атказанган фән эшлеклесе исеме, дәүләт бүләкләре һәм башка титуллар, исемнәр, күп санлы почет грамоталары. Аларны санап чыгу күңелле һәм җиңел, әмма моңа ирешү өчен күп көч түгәргә туры килде.
Бәхетле булу өчен кайчакта җай килеп тору, уңышлы очраклылык та ярдәм итеп куя. Минем өчен андый җай килү итеп партия өлкә комитетында, Казан педагогика институты ректорының үзеннән бушаган урынга тәкъдим иткән кандидатурасы белән килешмичә, минем кандидатураны яклап чыгуларын санарга була. Бу уңышлы хәлне очраклылыкның ихтыяҗга әверелүе дигән философик категория белән бәйләп карыйм. Моның нигезе моңарчы булган уңышларымда салынган булган. Яңа эшкә кую мине бөтен тәҗрибәмне, ихтыярымны ректорлык вазыйфасын уңышлы башкарырлык дәрәҗәдә тупларга мәҗбүр итте.
Икенче очраклылык мисалы итеп үземне Татарстанның фәннәр академиясенең вице-президенты итеп сайлап куюларын саныйм. Миңа кадәр бу эшне академик Миркасыйм Усманов башкарып килгән иде. Көннәрдән бер көнне ул отставкага китәргә карар кылган. Усмановның китүе – очраклылык, ләкин аның эшен дәвам иттерүче итеп мине сайлап куюлары очраклы хәл булмады: коллегаларым гыйльми-педагогик, административ эшемдә зур уңышларга ирешкән, җитәрлек тәҗрибәле кеше буларак, минем өчен бердәм рәвештә тавыш бирделәр.
Бәхет турындагы әңгәмәбезне дәвам иттереп, бу темага катнашы булган аралашу сәләте һәм мөмкинлеге турында да берничә сүз әйтеп китик. Антуан де-Сент Экзюпери аны зур хәзинә итеп санаган. Бу яктан үземне бәхетле дип саный алам. Беренчедән, игелекле рухи азыкны Казан университетының күренекле галимнәренең дәресләрендә алдым. Икенчедән, минем өчен кешеләр белән аралашуның яңа офыклары Казан педагогика университеты ректоры булып эшләү дәверендә ачылды. Ул елларда миңа абруйлы, кызыклы күп кешеләр белән аралашу мөмкинлеге булды. Мәсәлән, Мәскәү дәүләт университеты ректоры академик Виктор Садовничий, Мәскәү педагогика университеты ректоры академик Леонид Матросов белән күп тапкырлар очраштым.
СССРның беренче һәм соңгы президенты М.С. Горбачев катнашуында узган бөтен ил вузлары ректорлары киңәшмәсеннән күңелемдә якты хатирәләр саклана. Михаил Сергеевич анда үз-үзен тотышы, сөйләве белән акыллы, тыйнак, демократ шәхес икән дигән хис калдырды. Бик гыйбрәтле бер деталь: М.С. Горбачев сәхнәдәге президиумга чыкканда, гадәттәгечә, беренче булып түгел, Казан университеты ректоры Александр Коновалов артыннан барды. Мин кайбер кешеләрнең Горбачевны СССРны таркатуда гаепләүләре белән килешмим. СССРның таркалуы илдәге объектив сәбәпләр аркасында барлыкка килгән кризис нәтиҗәсендә килеп чыкты. Без М.С. Горбачевның СССРда үзгәртеп кору һәм демократлаштыру процессын башлап җибәрүендәге зур ролен танырга тиеш. Аның бу прогрессив үзгәрешләрне ахырына җиткерә алмавындагы объектив кыенлыкларны һәм, бәлки, аның үзенең кайбер ялгышлары булганлыгын күрә белергә кирәктер. Әмма моңа карап М.С. Горбачевның илебезнең демократлашу юлыннан бара башлавындагы зур хезмәтен инкарь итәргә ярамый.
Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты булып эшләгәндә күренекле милләттәшләребез белән танышып, алар белән күпмедер дәрәҗәдә хезмәттәшлек итә алуым белән горурланам. Менә аларның кайберләре: Космосны тикшерүләр институты директоры, СССР фәннәр академиясе академигы Роальд Сәгъдиев, Молекуляр электроника буенча фәнни тикшеренүләр институты директоры, Русиянең фәннәр академиясе академигы, Ленин премиясе лауреаты Камил Вәлиев, Русия фәннәр академиясенең һәм АКШ, Германия, Халыкара астронавтика академияләренең академигы Рәшит Сюняев, Русия Федерациясенең хәрби академиясе президенты, Русия Федерациясенең дәүләт премиясе лауреаты, 18 орден һәм 27 медаль кавалеры, армия генералы Мәхмүт Гәрәев, СССР дәүләт премиясе лауреаты, кардиохирург Ренат Акчурин, Казан физика-техника институты директоры, Русия фәннәр академиясе академигы, Ленин премиясе лауреаты Кев Сәлихов һәм башкалар.
Миндә Русия фәннәр академиясенең Океанология институты директоры, Русия фәннәр академиясе академигы Роберт Нигъмәтуллин турында матур истәлекләр саклана. Ул, зур белемле, актив, милләт җанлы, эшлекле галим буларак, Русия икътисадының торышын тәнкыйтьчән бәяли, хәлне яхшырту буенча ашыгыч, җитди чаралар тәкъдим итә. Аның бу һәм башка мәсьәләләргә багышланган бик файдалы, бай эчтәлекле китаплары бар.
Үзем белән якыннан аралашып яшәгән кеше – республиканың элекке мәгариф министры, Русиянең мәгариф академиясе академигы Мирза Исмәгыйлевич Мәхмүтовны җылы хисләр белән искә алам. Мәскәүнең чит телләр институтын тәмамлаган, Бөек Ватан сугышында катнашкан, татар, рус телләре белән беррәттән, гарәп һәм инглиз телләрен дә яхшы белгән бу күркәм шәхес күп еллар буе Казандагы үзе оештырган профтехбелем фәнни тикшеренү институтын уңышлы җитәкләде, яңа типтагы уку йорты – Татар-Америка региональ институтын оештыру инициаторы һәм аның беренче ректоры булды.
Татарстанның Югары Советында депутат, парламент президиумы әгъзасы булган елларым тормышымдагы иң бәрәкәтле, иң күркәм гамәлләр кылган чор булды. Анда миңа, милли мәсьәләләр һәм мәдәният комиссиясе рәисе буларак, күп кенә абруйлы, күренекле шәхесләр белән якыннан аралашырга һәм хезмәттәшлек итәргә туры килде. Барыннан да бигрәк Югары Совет рәисе, соңыннан республикабыз Президенты Минтимер Шәймиев белән. Татарстанның язмышы хәл ителгән көннәрдә ул үзен тәҗрибәле һәм акыллы җитәкче буларак күрсәтте. Аның республикадан еракларда танылган абруена һәм зур казанышларына тиешле бәя бирү белән бергә, мин аның совет чорының сәяси мохите җитәкчеләренә хас кайбер сыйфатларын – үзенең фикере белән килешмәгән кешеләргә карата түземсезлек күрсәтү, тавыш биргәндә үз фикерен үткәрү өчен басым ясау кебек гадәтләрен дә әйтеп китәм.
Дәүләт Думасы парламенты ул бәхәсләшү урыны түгел дигән карашлы элекке председательләренең берсеннән аермалы буларак, республикабыз парламентын бик әһәмиятле мәсьәләләр хәл ителгәндә фикерләр каршылыгыннан башка күз алдына китерә алмыйм. Югары Советта мин депутат булган чакта, бәхәсле мәсьәләләр буенча соңгы карарны әзерләү өчен, килешү комиссиясе төзү тәртибе хөкем сөрде. Аның составына, парламентның даими комиссиясе рәисе буларак, мине дә кертә торганнар иде. Килешү комиссиясенең рәисе, гадәттә, М.Ш. Шәймиев була. Кайчакта хәлиткеч мәсьәләләрне хәл иткәндә минем аның белән принципиаль рәвештә фикер төрлелеге була торган иде. Моны табигый күренеш итеп санадым. Кайбер очракларда килешү комиссиясе рәисе, административ ресурстан файдаланып, комиссия членнарын үзенең карашына риза булырга мәҗбүр итә. Мин исә, үземне хаклы дип санаганда, аңа каршы килә идем. Андый чакларда Минтимер Шәрипович, ризасызлыгын яшермичә: «Килешмәслек булгач, ни өчен килешү комиссиясенә керергә риза булдыгыз?» – ди. Мин дә җавапсыз калмыйм: «Мин һәр нәрсәдә дә башкалар белән берсүзсез килешермен дигән йөкләмә алмадым». Мәсәлән, Татарстан Республикасы белән Русия Федерациясе арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы договорның (килешүнең) кайбер пунктлары буенча үз фикерем булды. Мин аны сессия трибунасыннан да әйттем. Андый хәлләр башка закон проектларын кабул иткәндә дә булды.
Мондый «үҗәтлегем» эзсез калмады. Мине һәм минем кебек берничә депутатны яңа чакырылыш парламентына сайламадылар. Электорат дип атала торган гади сайлаучылар түгел, демократияне сүздә генә яклап, эштә сайлауларның практик нәтиҗәләрен үзләре билгели торган хакимият тарафдарлары сайлатмады. «Хаклык өчен көрәшче» дигән репутациям соңрак мине ректорлык эшеннән дә китәргә мәҗбүр итте...
Миндә республиканың ул вакытлардагы премьер-министры Мөхәммәт Галләмович Сабиров турында якты, изге хисләр саклана. Төрле мәсьәләләрне хәл иткәндә аның белән берничә тапкыр очрашырга туры килде. Ул, мин КПСС сафларыннан чыкканда, кабинетына чакырып алып, минем белән чын күңелдән сөйләшеп утырган иде. Бик истә калырлык булды ул әңгәмә. Мин аңа без фикердәшләребез белән бергә оештырган һәм берничә ел мин рәисе булган Татарстанның республика партиясен җитәкләргә (премьер-министрлыктан киткәч) риза булуы өчен дә рәхмәтле. Аны хөкүмәт башлыгы эшеннән иртәрәк җибәрделәр: республика өчен әле күп игелекле эшләр эшләгән булыр иде. Мин аның «Рүзәл Абуллаҗанович! Сез һәрвакыт, һәртөрле очракта да минем өчен иң хөрмәтле кеше булып каласыз. Сәламәтлек һәм уңышлар телим» дип язып биргән китабын кадерле истәлек итеп саклыйм.
Күп еллар республикабызның парламентын уңышлы җитәкләгән Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшин белән дә әйбәт мөнәсәбәтләрдә булдым. Аның Дәүләт Советы сессияләрен урысча һәм татарча алып бару стиле, итагатьле, әдәпле сөйләшүе ошый. Инде берничә ел Европа Советының җирле һәм региональ хакимиятләр конгрессындагы актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе, шулай ук Русия Федерациясенең закон чыгару советы президиумы әгъзасы вазыйфаларын башкаруы да – күркәм күренеш.
Депутат булып эшләвем дәверендә Татарстан парламенты рәисе урынбасары Василий Лихачев белән яхшы мөнәсәбәттә булдым. Ул соңыннан федераль дәрәҗәдә зур урыннарда эшләгәндә дә һәрвакыт безнең республикабыз мәнфәгатьләрен яклап килде. Татарстан фәннәр академиясе академигы итеп сайланганнан соң, ул Казанга еш кайтып йөрде. Без аның белән дусларча очраша торган идек.
Шулай итеп, миңа акыллы, игелекле кешеләр белән аралашу бәхетеннән дә шактый зур өлеш тиде. Хөр фикерле, алдынгы карашлы кешеләрдән әһәмиятле мәгълүмат алып, үземне рухи яктан баетып килдем.
Бәхет турындагы бу язмама йомгак ясап куйыйк. Бәхет зур мәгънәле төшенчә булып, аны һәркем үзенчә аңлап, үзе теләгәнчә тоеп яшәүгә карамастан, аның бөтен тәрбияле сәламәт кешеләр өчен дә гомуми төп билгеләре бар. Шуларның иң әһәмиятлесе, хәлиткече ул – җәмгыятькә файдалы булып, гаделлекне яклап кылган игелекле гамәлләреңнән канәгать булып, үзеңнән соң якты эз калдырырлык итеп яшәү.
Рүзәл ЮСУПОВ,
Академик
РЕДАКЦИЯДӘН: Күренекле тел галиме, филология фәннәре докторы, ТР фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, вице-президенты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Рүзәл Габдуллаҗан улы Йосыпов үзенең чираттагы олы юбилеен үткәрә. Академик Рүзәл Юсупов академик дигән бөек исемне хаклы рәвештә йөртә. 85 еллык гомер юлын үтеп, бүген дә ул татар теле язмышы өчен янып-көеп яши, тел чисталыгы өчен армый-талмый эшли. Рүзәл Юсупов безнең эшчәнлегебезне күзәтә, төзәтә, әйтеп җибәрә. Әлбәттә, кемнәрдер колак сала, ә кемнәрдер... Нәтиҗә күренә, радио-телевидение аша чыгыш ясаучыларның күбесен тыңлау мөмкин түгел, сөйләм культурасының ни икәнен белгән кешегә бигрәк тә. Кызганычка каршы, телебез чуарланды, әдәби тел нормалары санга сугылмый торган заман җитте.
Рүзәл Юсупов «Безнең гәҗит»нең төп киңәшчесе, төзәтүчесе дә. Аның белән тормыш-яшәеш турында сөйләшеп утыру үзе бер университет. Телебезнең чисталыгы, дөрес сөйләм буенча да минем өчен олуг остаз булды һәм булачак.
Күренекле галимебез Рүзәл Юсуповны 85 яшьлек олы юбилее белән «Безнең гәҗит»нең күп санлы укучылары исеменнән котлыйм. Хәләл җефете Диләрә апа белән сәламәтлектә, тигезлектә яшәп, әле халкыбызга файда китерерлек бик күп гыйльми эшләр белән шөгыльләнергә насыйп булсын!
Ихтирам белән, олуг юбилярны котлап, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии