Чын көрәшче

Чын көрәшче

Күршеңнең телен белү яхшы, әмма иң беренче үзеңнең туган телеңне белергә кирәк.

Франциск БОГУШЕВИЧ

Мөдәрис Галимҗанов 1939нчы елда Үзбәкстанда, Алимкент бистәсендә туган. Анда үзбәкләр белән бергә татарлар да күпләп яшәгән. Башка җирләрдәгечә, мәктәптә укулар башлыча рус телендә булып, башка халыклар телен укытуга игътибар да, укыту сәгатьләре дә аз булган. 1990нчы елларда Татарстан суверен дәүләт статусын алгач, андагы татар халкында да чит җирләрдә булса да милләтне саклап калу хыялы яңа күтәрелеш ала. Бар җирләрдә дә татар кешеләре берләшеп, иҗтимагый оешмалар төзи, радио-телевидениедә татарча тапшырулар оештыра. Татарстан, андагы милли оешмалар белән элемтәләр яңартыла. Әмма мәктәпләрдә татарча укыту аксый – татар теле укытучылары җитешми. «Чит җирләрдә туган телеңне ишеткәннән соң гына, аның иң татлы булуын тоясың», – дигән Бернард Шоу. Ләкин үз дәүләте булмаган халыкка ул татлылыкны тою чынга ашмаслык хыял шул. Мөдәрис агада татар телен саклап калу һәм куллану кырын киңәйтү өчен, укытучылар әзерләү теләге туа. Эзләнә торгач, татарча укытырга теләүчеләрдән бер төркем туплана. Әмма аларны хуҗалары эш урыннарыннан җибәрми. Укыйсың килсә, эшкә чыкмаган көн өчен акча түлә! Нишләргә дә аптырагач, Мөдәрис ага 14 кеше өчен үзенең хезмәт хакыннан акча түли. Ул вакытта төзелеш эшләрендә тырышып эшли, татарлар оештырган төрле җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Үзе биш бала атасы, 13 оныгы бар! Татар теле өчен көрәш аның бөтен тормыш рәвешенә әверелә. Үзбәкстанда татар телен саклап калу өчен бик зур кыенлыклар тугач, 70 яшен тутырып килгәндә гаиләсен ияртеп, Казанга юл ала Мөдәрис абый. Бар көчен туплап, фатир юнәтә. Монда кайткач та тик тормый, җирле оешмалардан тотынып, Татарстан Президентына, берничә тапкыр Русия Президентына татар телен РФ Конституциясе кысаларында укыту хакында хатлар, мөрәҗәгатьләр яза. Аларга җаваплар да ала ул тик алар «миннән киткәнче, иясенә җиткәнче» дип кенә язылган була. Мисал өчен, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты җитәкчесе С.Х. Сабурская ханымның Мөдәрис аганың татарча язган хатына рус телендәге җавабы. Аңа сорау бирелә: ни өчен рус балалары үз ана телләрендә белем алырга хокуклы, ә татар баласының үз ана телендә белем алырга хакы юк? Җавап ике табак кәгазьдә килә. Шуның бер табак ярымында С.Х.Сабурская үзенең нинди кануннар нигезендә, ниләр эшләргә тиешлеген бәян итә. Ә сорауга җавабы өч җөмләдән тора: «Преподавание и изучение государственных языков республик РФ не должно осуществляться в ущерб преподаванию и изучению государственного языка РФ. Граждане РФ имеют право на получение образования на родном языке в пределах возможностей, предоставляемых системой образования, в порядке, установленном законодательством об образовании. Фактически в РТ имеется возможность обучения детей на языках народов РФ». Гади тел белән әйткәндә, бар укулар рус телендә, аның стандартларын, уку сәгатьләрен кыскарту мөмкин түгел. Татарча укырга теләгәннәргә башка мөмкинлекләр бик күп. Кызганыч, ник андый билгесез мөмкинлекләр татар баласына гына, рус баласына юк.

Мондый «чыктым аркылы күпер» җаваплар Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгыннан да бар. Имештер, Татарстанда 742 татар телле укыту оешмасы эшләп килә, 415е рус-татар телендә белем бирә. Бары тик 200 мәктәп кенә рус телендә белем бирә.

Бездә барысы да «о кей!» дигән җавапларны Казан шәһәре башкарма комитетыннан да ала ул. Татарстанда телләр турындагы канунны санга сукмауларына ачынып язган хатына мондый җавап ала: «Нужная информация с текстом «Казан-Руссия», размещенная на территории г. Казани, является праздничным (событийным) оформлением территории города в период проведения государственных и городских праздников, мероприятий, связанных со знаменательными, культурными, спортивными событиями. Также сообщаю, что при проведении культурно-массовых мероприятий в г. Казани на всех событиях используется татарская музыка». Бу хатны А.Ф.Шакиров дигән шәһәр башкарма комитеты хезмәткәре язган, мәдәният идарәсе җитәкчесе буларак, А.И.Абзалов дигән кеше имзалаган. Ике җитәкче дә татар һәм алар бер татар кешесенең соравына рус телендә җавап бирә. Моңардан да хурлыклы нәрсә бармы икән телләрне үстерергә кирәк, дип, халык зар елаганда. Бу иптәшләрнең, бәлки, бүлмәләрендә татарча-русча музыка тигез күләмдә яңгырыйдыр, Казан урамнарында татар музыкасына күптән урын юк. Мин яшәгән җирдән ерак түгел бер ел элек «Дубравный» дигән сәүдә йорты ачылды. Көн озын музыка яңгырый, ел буена ник бер татар җыры яңгырасын анда! Ерак түгел 155нче мәктәп спорт мәйданчыгы бар. Кыш буе русча музыка бөтен кварталга яңгырый. Татарча бер тавыш юк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Думасының 32нче сессиясендә чыгыш ясаганда: «Без шәхси үрнәк күрсәтергә тиеш», – дигән иде. Минемчә, татар милләте өчен янып йөргән Мөдәрис ага барлык депутатларга шәхси үрнәк була ала. Төп канун нигезләренә каршы булганын белә торып, татар телен укытуны кыса торган канун кабул итәргә кул күтәреп торганчы, берәр уңай эш эшләнсә иде. Әнә, 9нчы май бәйрәме көнендә сугыш ветераннарын тәбрикләргә татарча открытка ясый алмый хөкүмәт. Оят түгелме? Ярый, хөкүмәтнең итәгеннән тартып торучы бар, ди. Берничә йөз мең акча алып көн күрүче депутатка шул кош теле кадәр открытканы үз акчасына да чыгартырга була ич! Мөдәрис ага үзенең төзелештә эшләп тапкан акчасына татар теле укытучылары әзерли алганны, миллиард сумнарга ия булганнарга мәчет салырга, мәктәп ачарга, татар теле укытучыларын укытырга, Казанны илбасарлардан яклаучыларга һәйкәл салырга, Милли университет ачарга мөмкиндер ич. Татар халкы рус арасында эреп бетсә, ул җыелган акчалар кемгә файда китерер?

Изображение удалено.Инде янә дә Мөдәрис абыйга әйләнеп кайтыйк әле. Олы яшьтә мин, дип тормый, спорт белән дә дус. Татарстанда була торган төрле ярышларда 3 километрдан алып 21 километрга кадәрге араларга йөгерә. Әле ничек – башында һәрвакыт татар түбәтәе! Бу түгелме татар милләтен олылау. Аннары «Тынычлык» мәдәният сараенда эшләп килүче ветераннар ансамблендә дә актив катнаша. Ә ул ансамбль ветераннар госпиталендә, музейларда төрле мәдәни чаралар үткәрә. Халыкка татарча җырлар ишеттерә, аны пропагандалый.

Бу елның 12нче февралендә В.В.Путин Казанга килгәч, көтмәгәндә берничә минутка урамда җыелып торган халык янына чыга. Шул вакыт олы яшьтәге бер бабай: «Владимир Владимирович, не унижай татарский язык. Не унижай!» – дип әйтергә өлгерә. Билгеле инде кем ул – бар җиргә дә җитешүче Мөдәрис ага! Чын көрәшче беркайчан югалып калмас.

Мөдәрис агага исәнлек-саулык, көрәшендә уңышлар теләп калам. Андый кешеләр күбрәк булса икән.

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Комментарии