- 12.08.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №32 (12 август)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Кичә генә яз иде. Бүген исә җәй үтеп бара. Питрау үтте, җәй бетте, дип уфтанырга гадәтләнгән безнең халык. Әйтүләре дөрес булса, Питраудан соң сандугач та сайрамый башлый икән. Димәк, чүп үләне утау, колорадо коңгызына каршы аяусыз көрәш, печән өсте кебек мәшәкатьләр белән тулы җәй көзгә авышты.
Болардан тыш, җәйге тагын бер мөһим эш бар әле, ул да булса, дару үләннәре һәм кышлыкка мунча себеркесе җыю. Тәҗрибә туплаган авыл агае, әби-апасы икесен дә Питрауга кадәр җыеп калу хәерлерәк дип санап гомер иткән. Дару үләннәрен сирәкләр генә киптерә, мунча себеркесен җыярга, кем иренми – шул тотына. Әмма күпләрнең моңа осталыгы да, әдәбе-әхлагы да җитми. Чөнки кайберәүләр мунча себеркесен ышыклау полосаларындагы яшь каеннарны балта-пычкы белән кисеп аударып, ботарлап, тунап әзерли. Югыйсә, агачның аскы кәүсәләрен урак белән урып та бер дигән мунча себеркесе ясап була. Кемнәр ботарлый, туный диген?! Үз гомерендә бер агач утыртып карамаганнар кисә, ботарлый бит аны. Бу гамәлне безгә кадәр дөньяга килеп, игелекле гамәл кылып киткәннәрнең рухын рәнҗетү, аларның хезмәтен мыскыллау дип саныйм. Вәхшиләрчә кыланмыйк, җәмәгать.
Урман аланына яки ышыгына килеп чыксаң да, ышыклау полосаларын аркылы үтсәң дә, кисеп аударылган, ботарланган, мәсхәрә ителгән яшь каеннарга, имәннәргә (алары халыкта “бала имән” дип йөртелә, койма баганасы өчен кисәләр) тап буласың. Ни аяныч, арабызда сабый өммәтендәге кыргыйлар бар шул. Алай гына да түгел, яшәү, эшләү дәверендә, Яңа ел бәйрәменә дип, зираттан чыршы кисеп алып кайтучылар хакында да ишетергә, язарга туры килде.
Шул ук ышыклау полосаларында йөге-йөге белән ташлап кителгән чүп-чарга тап буласың. Кая ул биредә җиләк, гөмбә, мунча себеркесе җыю?! Ник кергәнеңә үкенерсең. Берьюлы йөге белән бушатылган, инде катып ташка әйләнгән асфальтны күреп хәйран калдым. Без шул дәрәҗәдә бай микәнни? Әйе, рәхәт ич, кеше-кара күрмәгәндә керәсең дә бушатасың. Кемдер еллар буе җыелган чүптән шулай җиңел генә арынса, сулый торган һавабызны сафландыручы, тирә-юньгә ямь биреп торучы агачлыклар тиз генә чүп оясына әйләнә дә куя. Табигать-Анабыз безнең вәхшилекне беркайчан да гафу итмәячәк. Дәвалау көченә ия булган табигатьтән нигә шулай ачы көләбез, мәсхәрәлибез? Халык медицинасында каен, имән, юкә себеркесенең әйтеп бетергесез шифасы хакында әйтелә. Әмма шушы табигать байлыкларын ипле генә куллануга караганда, мунча себеркесе җыябыз дип, аны варварларча ботарлауны, мыскыллауны, пычратуны, ахыр чиктә юкка чыгаруны өстен күрәбез. Шулай булмаса, һаман саен таланган агачлыкларга тап булмас идек. Агачларны (табигатьне дип тә укы!) рөхсәтсез-нисез, ничек кирәк шулай кисеп, тураклап, ботарлап рәхәтлеккә чумганнарның (мунчада себерке белән чабынуны, ләззәтләнүне, шифалануны күздә тотып әйтәм) тәне вә җаны саулыкка тиенер микән? Юктыр, мөгаен. Урман-кырлар, елга-күлләребез үзебез мәрхәмәтле булганда, тәрбия кылганда гына рәхим-шәфкатен күрсәтер, хәер-догасын, шифа-дәвасын бирер. Дару үләнен җыйганда, агач-куакларны кирәккә генә кискәндә, авырттырган өчен һәрдаим гафу үтенергә, Табигать-Анага рәхмәт укырга кирәк. Шунсыз аның шифасы булмый, диләр.
Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ
Булачак әниләрне тыйнаклык бизәсен
Бер көн автобус тукталышында басып торам. Озаграк көтәргә туры килгәннән, халык күп җыелды. Бер рус карчыгы, ахирәтенең кабыргасына төрткәләп: “Карале тегеләргә, бу ни бу? Әй оятсызлар да инде бүгенге яшьләр!” – дип, капма-каршы якка ишарәләде.
Әбиләр яшьләрне сүгәргә ярата инде ул. Шулай да янәшәмдә диярлек басып торган шау-шулы төркемгә борылып карамый булдыра алмадым. Ирле-хатынлы ике гаилә, икесенең дә 5-6 яшьләр чамасындагы малайлары бар. Ә теге әбине сукранырга мәҗбүр иткән сәбәп бу яшь ханымнарның киемнәрендә булып чыкты. Чыннан да, өсләренә карагач, битараф калырлык түгел иде шул.
Бүген ярымачык кына түгел, ярымшәрә киенеп йөрүчеләр дә шаккатыра алмый инде. “Заманасы шундый”, – дибез дә, шул минутында онытабыз. Тик менә авырлы хатыннарның тормыштагы иң гүзәл чорны теләсә ничек киенеп, ямьсезләп йөрүен күргәндә күңелдә авыр хисләр туа. Тукталышта басып торучы авырлы хатыннарга 20-25 яшьләр чамасы. Бала табу вакыты җитеп килүе дә аерымачык күренә. Әйе, нәкъ менә аерымачык. Чөнки берсенең корсагы, гади бридж белән футболкасы арасында бөтен зурлыгын һәм матурлыгын күрсәтеп утыра. Ә икенчесенең супермодалы, оригиналь киеме күкрәкчә, шорты һәм шуларны каплаган үтә күренмәле тукымадан тегелгән япкычтан тора. Күлмәк фәлән дип аталсын өчендер инде, кулларны тыгарга җиң сыман җөйләре дә бар. Үзара русча аралашсалар да, бер-берсенә, балаларына мөрәҗәгать итүләре буенча татар икәнлекләре аңлашыла. Көн эссе булганлыктан, соңгысы: “Әллә күкрәкчәне дә салып атасымы?” – дип шаярта. Хәер чынлап әйтүе һәм шулай эшләве дә ихтимал.
Авырлы хатын-кыз бит ул ниндидер аерым матурлыкка ия. Бу чорда тән төзелеше, элеккеге формаларының үзгәрүе аны һич ямьсезләми, киресенчә, бизи генә. Булачак әниләрне очратканда, аларга ниндидер йомшак сүз әйтәсе килә. Күңел йомшарып китә. Йөрәк астында яңа кешене йөртүче, табигатьнең ниндидер сихри көченә ия булучы затка тиң бит ул авырлы хатын-кыз. Һәм нәкъ менә шушы сихрилек сер булып сакланырга, чит күзләрдән яшерелергә тиештер сыман.
Хатын-кызның бу дөньядагы төп миссиясе ана булудан гыйбарәт. Һәм Хак Тәгаләнең рәхмәте белән бала тудыру – бик күпләрнең язмышына тигән бәхетле өлеш. Авырлы булу кешене шаккатыру дигән сүз түгел, монда мактанырлык урын да юк. Нишләп соң хатын-кыз үз-үзен шулкадәр кадерсезли икән? Кирәгеннән артык мода колы булган яшь ханымнар эссегә түзә алмаганга гына корсак ачып йөрми бит ул. Кояш кызуы да түзмәслек түгел. Татарның гүзәл затларына элек-электән әдәплелек, тыйнаклык сыйфатлары хас булган. Ни кызганыч: яшьләребез арасында тотнаксыз, заманча итеп әйткәндә, “принципсыз” һәм “комплекссыз”лар арта бара. Югыйсә бүгенге бәби көтүче әниләр өчен төрле зәвык һәм төрле акча янчыгына исәпләнгән нинди генә кием юк! Үзен һәм туачак баласын хөрмәт иткән хатын-кыз мода артыннан кууга караганда ана башлангычын өстенрәк куярга тиештер.
Рәзинә ХӘСӘНОВА,
Яр Чаллы шәһәре
Изгелекме яки акча эшләүме?
“Изгелек җирдә ятмый”, диләр. Хак сүз. Бер яхшылык эшләсәң, үзеңә кире йөз, мең яхшылык булып кайта ул. Татар халкында бер-береңә булышып, ярдәм итеп яшәү канга сеңгән инде. Бер-береңә ярдәм итү, изгелек кылу – адәмнәрнең изге бурычы, минемчә. Тик, кызганыч, бу бурычыбызны көннән-көн оныта барабыз бугай.
Гади генә шәһәр транспортын алыйк. Хәзер бит автобуста яшьләр утырып, ә өлкән яшьтәге абый-апалар, әби-бабайлар басып бара. Бик сирәк очракта гына яшьләр үзләре теләп (!) аларга урын бирә. Кондукторлар арасында да, кызганыч, дорфа сөйләшүчеләр, ямьсез кыланучылар күп.
Бервакыт автобуста өйгә кайтып барам. Бер әби керде, бераздан транспортта йөрү карточкасын өендә онытып калдырганын ачыклады бу. Кондуктор, яшьрәк кенә бер кыз, уфтана-уфтана әбигә усал караш ташлап, акча бирүен таләп итте. Әби акча янчыгыннан тимер акчаларын чыгарып саный башлады. Күпмедер җитеп бетми, ахры. Кондуктор кыз: “Өйдә карап куярга кирәк. Бигрәк озак әвәләнәсез!” – дип әбигә үзенең холкын күрсәтә башлады. Бу хәлгә тыныч кына карап тора алмадым, алар янына килеп: “Тынычланыгыз, кычкырмагыз! Әбигә билет бирегез”, – дип кондукторга акча суздым. Бу сүзләр теге кызның күңеленә үтеп керде булса кирәк, берни дәшми, күзен аска төшереп, билетны әбигә сузды…
Күптәнге хыялым – донор булу, мохтаҗларга кан белән ярдәм итү. Тик әлегә бу хыял гына булып кала шул. Донор булуыма баштарак әти-әнием каршы килде. Мин аларга: “18 тулгач барыбер донор булам,” – дип җавап бирә идем. Тик 18 тулгач та булып булмый шул. Имеш, авырлыгым җитми, гемоглобин түбән… Мең дә бер төрле сәбәп. Нигә шул хәтле донор буласым киләме? Чөнки кемнеңдер гомерен саклап кала, киләчәккә өметен уята алачакмын. “Ашыгыч рәвештә кан кирәк, ярдәм итегез”, дигән язу, хәбәрләрне ишетмәгәнгә, күрмәгәнгә салышып китә алмыйм… Бер тапкыр нәкъ менә шундый эчтәлектәге SMS килде. Кечкенә бәбигә кан кирәк икән. Телефон номеры күрсәтелгән, шалтыратуны үтенгәннәр. Әти-әнием белән яхшылап сөйләшәм дә, иртәгә шалтыратам, дип уйладым. Кичен телевизордан әлеге SMS ярдәмендә күпме кешене алдап, берәү үз кесәсен яхшы гына калынайткан дип әйттеләр. Ис китәрлек бит! Вәт китте замана! Хәтта изге эш, гамәлләр артына яшеренеп баючылар да бар икән!
Шулай да яхшы, изге күңелле кешеләр бар ул дөньяда. Чын йөрәктән булышып, башкаларны кайгыртучылар да юк түгел. Без бу дөньяда кунак кына. Мохтаҗларга булдыра алганча ярдәм итеп, олыларны хөрмәтләп, изге эшләр кылып яшәргә бурычлыбыз. Кеше бәхете өчен кайвакыт берничә сүз, кечкенә генә изге гамәл дә җитә… Зинһар, әлеге бурычыбыз турында онытмыйк! Яхшы гамәлләрне чын йөрәктән башкарыйк, ә изге кыяфәт ясап, кесә калынайту өчен генә изгелекләр эшләп кыланмыйк!
Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА.
КДУ студенты.
Кайтаваз
“Ялган детекторы”
Эльвира Фатыйхованың “Табышмак” исемле мәкаләсен (“БГ”, 29 июль) укыгач, үзем дә җиде юл чатында калгандай булдым. Картлык – шатлык түгел, дигән борынгылар. Хәзерге өлкәннәр үз файдасына дип әллә нәрсә уйлап чыгарырга сәләтле. Яшьләр дә максатына ирешер өчен, колакка токмачның төрле сорттагысын эләргә әзер. Заман биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, Галиәхмәт бабай белән пропискадан төшәргә теләмәгән өйдәш Эльвираны “ялган детекторы”нда (“детектор лжи”) тикшереп карарга кирәк. Шуннан соң “Табышмак-2” дип түгел, ә “Чишелеш” дигән исем астында өстәмә мәкалә язарга мөмкин булыр иде.
Линар ЗАКИРОВ,
Яр Чаллы шәһәре.
Авылга “мәхәббәт”
Уйлап баксаң байтак бар шул,
Авылда тормаучылар.
Авылдан шәһәргә шылып,
Авыл дип җырлаучылар.
“Авылкаем, әнкәем”, дип
Шигырь сырлаучылар.
Мөгътәсим ГЫЙМАЕВ.
Баулы.
Киңәш
(Мәсәл)
Махмай килде үгезгә:
– Ярдәм ит инде безгә.
Кризис басты галәмне,
Туйдыра алмыйм гаиләмне.
Эш тә эзләп карадым,
Бары тик тапмадым.
Ит, сөякләр күп-күбен,
Түләп ала алмыйм бүген.
Үгез киңәшен бирә:
– Ашагыз үлән, – дия,
– Витамины да булыр,
Бүксәгез дә нык тулыр.
Ни әйтәсең, бу сүзгә,
Акылы җитмәгән үгезгә.
Эт бит үлән ашамый,
Үгез шуны аңламый.
Әнәс НАЗЫЙМОВ.
Бөгелмә.Табигатькә михнәт – кешеләргә рәхәт!,
Комментарии