Гасырны кичкән әби

Мәмсә авылының Алмалы урамын узып, сулга борылгач, икенче йортта Гарифә әби яшәде. Кунак өе кебек кечкенә генә бу йортның ниндидер үзенә тартып торган сихри көче бар. Авылның яше-карты йортның һәрчак ачык капкасыннан үтеп, инде менә ничә еллар буе Гарифә әбинең хәлен белергә йөрде. Үзенең ягымлы йөзе, сабырлыгы, шаян сүзләре белән һәр кергән кешене елмаеп каршылады Гарифә әби. Сөйләшергә бик ярата иде. 101 яшенә кадәр берүзе яшәде ул. Ничә керсәң дә, чәен куеп, синең белән рәхәтләнеп сөйләшеп утыра, авыл, район, хәтта дөнья хәлләрен дә синнән-миннән күбрәк белә, чөнки гәҗитләр укый, телевизор карый, радио тыңлый.

2017нче елда минем «Гомер тәгәрмәчләре» дигән китабым нәшер ителгән иде. Китабымны бирмәгәнгә үпкәләде әби. «Күрше Муса Әхтәменә биргәнсең, ә миңа – якын дустыңа бирмәдең», – дигәч, аптырап калдым. «Гарифә әби, син китаплар да укыйсыңмыни?» – дип сорадым. «Укыйм, нигә укымаска?! Күзләрем күрә, күзлегем бар! Әле өч-дүрт төрле гәҗит тә алдырам, барысын да укып барам. Ә синең китабыңны барыбер укыдым, Муса Әхтәменнән сорап алдым. Сиңа тагын бер үпкәм бар әле минем. Минем турыда бер сүз дә язмагансың. Мәмсә тарихына өстәп куйсаң була иде. Кем бар әле бу авылда йөздән артык яшәгән кеше?!» – диде әби. 320 битле китапны укып чыгуына хәйраннар калдым.

Район башлыгы Илшат Нуриев аны 100 яшьлек юбилее белән котларга махсус килде. Ул Гарифә әбигә Русия Президенты Владимир Путинның, үзенең Рәхмәт хатларын, бүләкләр һәм чәчәкләр бирде. Гарифә әбинең күңеле булды бу хөрмәткә: «Энем, минем 105 яшемә дә килерсең әле. Бик күңелле булды», – дип, район башлыгын да көлдереп алды. 105 яшенә кадәр яши алмады шул. 13нче мартта аңа 102 яшь тулыр иде, туган көнен көтә алмады, 28нче февральдә, җомга көнне китеп барды. Кызганыч, тыл хезмәтчәннәренә каралган 55 мең сум бүләкне дә ала алмады.

Гарифә әби 1918нче елны Күлтәс авылында туган. «Әти Беренче Бөтендөнья сугышына киткәч туганмын. Бик тә хәерче яшәдек. Салам түбәле өй, читән койма. Киндер күлмәкләр киеп үстек. Киндерне үзебез чәчеп үстерәбез, сугып, сүс ясыйбыз, җеп итеп эрләп, тукый идек. 9 яшемнән эшкә йөрдем. Белемем 5 кенә класс. 23 бала укыган идек, алардан бер үзем генә яшәп калдым. Мәмсә авылына кунакка килә идем. Шунда Габделмәликкә димләделәр. 1941нче елны өйләнештек. Ләкин ирем белән бары ике ай гына яшәп калдым. Мәмсәдән Мәликне сугышка иң беренчеләрдән алдылар. Ул көнне урман кисәргә киткән иде. Сугышка китәргә дигән язу китерделәр. Әнкәй тиз генә төче күмәчләр пешерде, сөт тутырды. Бөтен авыл белән елый-елый озаттык аны. Сугышта 5 ел йөреп, Аллага шөкер, исән-сау кайтты.

Гарифә әби сугыш елларында окоп казу, урман кисү, ат җигеп эшләү, урак уру, җир сукалау һәм башка эшләр башкара. 8-9 яшьлек малайлар белән эшли. Бичара балаларның ат җигәргә буйлары да җитми, Гарифә апалары булыша үзләренә. Баласы булмагач, төрле авыр эшкә аны җибәрәләр. «Бик каты эшләдем. Ирләр белән беррәттән барлык авыр эшләрдә булдым. Авыр хезмәтнең файдасы тиде, Ходай үземә озын гомер бирде, – дип шаярта иде ул. – Мәлигем бик акыллы, хөрмәтле кеше булды, бригадир булып эшләде. Тик балаларыбыз гына булмады. Кайнанам да бик яхшы кеше иде. Мәлик сугышта вакытта икәү кочакланышып йоклый идек аның белән. Мине бик тә яратты. 1984нче елдан – Мәлик вафат булганнан бирле берүзем инде. Авылдашларым ташламый, тәмле ризыклары белән сыйлап кына торалар. 20 ел авылда абыстай булып тордым, Аллаһы Тәгаләм риза булсын. Үзлегемнән укырга өйрәндем, биш вакыт намазымны калдырмыйм, уразаларымны тоттым, һәр көнне Коръәнемне укыйм, Аллага шөкер».

Авылда туганнарың булу да зур бәхет ул. Аңа ире ягыннан туганнары бик булышты. Тәслимә апа үз анасыдай якын итеп тәрбияләде. Соңгы көннәрдә ул аларда яшәде. Мәликнең абыйсы Фазылҗанның оныгы Марат, килене Гөлзилә, аларның балалары Илүзә, Алсу, Инсаф Гарифә әбине «яраткан әбиебез», дип, аңа һәрчак ярдәм иттеләр.

Әле менә вафатына 10 көн элек кенә Гарифә әбинең хәлен белергә кергән идем. «Таныйсыңмы?» – дигәч, «Нишләп танымаска? Син минем яраткан дустым Рузалия бит!» – дип кулларымны кысты. Озак кына сөйләшеп утырдык. Үзенең яшьлек елларын, Мәликне сугышка озатуларын, тормыш авырлыкларын искә төшерде. Хәтере әйбәт, минем иремнең нәсел-нәсәбәләрен дә онытмаган! «Мәмсә халкына бик тә рәхмәтлемен! Бик тә карадылар. Күршем Хариска бик зур рәхмәт. Һәммәгез дә исән-сау яшәгез, балаларыгызның игелеген, рәхәтләрен күрегез. Бер дә зарланмагыз, Аллаһның биргәненә шөкер, яшәр өчен барысы да бар. Безгә мондый тормышлар эләкмәде», – дип, яхшы теләкләрен теләде.

Ә менә бүген ул инде юк… Мәмсәнең Ак әбисе – абыстайны авыл халкы бик олылап, хөрмәтләп озатты. Урыннары җәннәттә булсын. Яхшы кешеләр онытылмый ул. Без сине – йөзьяшәр әбине һич тә онытмабыз, рухыңа догалар кылып торырбыз. Хуш, бер гасыр кичкән Гарифә әби!

Рузалия ИБРАҺИМ,

Арча районы, Мәмсә авылы

Комментарии