Онытылмый сугыш авырлыклары

Яу кырына китүче әтиләрне бөтен авыл халкы җыелып озатканы хәтердә калган. Балачактан олылар хезмәтен башкардык. 25 сутыйлы бакчаны көрәк белән казып, бәрәңге үстереп алу, утын, печән әзерләү кебек эшләрдә катнашу, тау астындагы чишмәдән чиләк-көянтә белән су ташу, хайван карау – барысында да катнашырга туры килде.

Хезмәт хакы түләнмәсә дә, әниләргә һәркөнне колхоз эшендә эшләү, хөкүмәткә ит, сөт, йон, бәрәңге түләүләре мәҗбүри иде. Өйгә ягарга утын булмау сәбәпле, ике күрше бер өйдәш булып кыш чыкты. Керосин, шырпы ул елларда бик кадерле булды. Мичкә ягар өчен учактагы күмерне кичтән көл белән күмеп куялар. Әгәр аның уты сүнгән булса, мичләре янган күршеләрдән утлы күмер алып чыгалар иде.

Өстәвенә, ул вакытларда колхоз, авыл советы рәисләре, урман каравылчылары бик мәрхәмәтсез булды.

Шулай бервакыт абый белән, бала арбасын тартып, урманга коры-сары җыярга менгәч, шул арбаны урман каравылчысы алып калды.

Сугыш вакытында кырда калган ашлык башларын җыеп, амбарга тапшыра идек. Авырлыгына карап, берникадәр ипи бирәләр.

Без, өч малай, кырдан ашлык башагы җыеп кайтып килгәндә, каршыга колхоз рәисе очрады. Ул минем капчыктагы башаклар арасына кулын тыгып карады һәм аңа каткан балчык кисәге ияреп чыкты. Яңагыма чалтыратып сукты. Бу бер дә онытылмый. Өч малайның икесе миннән ике яшькә өлкәнрәк иде. Ул ни өчендер минем яңакны “якынрак” күрде.

Яз җитеп, карлар эри башлагач, бата-чума колхоз кырыннан черек бәрәңге җыеп, аның коймагын пешереп ашау заманасы иде ул. Без абый белән кырдан кайтып килгәндә, һаман да шушы колхоз рәисе очрап, черек бәрәңгеләребезне амбарга бикләп куйган иде. Шуннан әни дүртебезне дә (без гаиләдә дүртәү идек), менә бу балаларны үзегез ашатыгыз дип, колхоз рәисе өендә калдырып чыкты. Аның хатыны Миңнегөл апа – бик мәрхәмәтле кеше. Безне борчак коймагы белән сыйлаганы истә калган.

Һаман да шушы колхоз рәисе, печән җыймасыннар дип, авыл хатыннарының, бала-чаганың “уфалла” арбаларын үз өе янында җыеп, чылбыр белән бәйләп куя. Югыйсә авыл халкы печән җыймаса, үзе дә яши алмас, чөнки хөкүмәткә тапшырырга ите-мае булмас, хайван асрый алмаслар иде.

Шул ук колхоз рәисе тырышлыгы белән берәр уч ашлык өчен әтинең апасы һәм тагын берничә кеше Пановка төрмәләрендә утырып кайтты.

Сугыштан әти инвалид булып, таякка таянып кайтты. Инвалид булса да, әсирлеккә эләккән дип, Златауст шәһәрендә төзелештә эшләтәләр. Ул “Хәтер китабы”нда үлгән кешеләр исемлегендә. Ничек кенә булса да, туган иленә кайтып үлүе дә сөенечле хәл иде ул вакытта.

Сугыш беткәч, рәхәт тормыш башланыр кебек иде дә бит. Андый көннәр тиз генә килмәде шул. Бүгенге яшьләр хәзерге тормышның рәхәтен белеп, гыйбрәт алып яшәсен иде.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ.

шәһәре.

Сердәшчем көндәлегеннән

Үзем турында язуым түгел, ә күршем, якын сердәшчем, өлкән дустым Рәмзия апа хакында. Ул көндәлек дәфтәре язып барган. Шуннан бер өзек тәкъдим итәм:

“…1945-1946 елгы уку елы. 13 сентябрьдә безне колхозга булышырга җибәрделәр. Басу тулы алабута. Шуны җыярга көн саен кырга чыгабыз. Көзге ачы җил исә. Аның белән бергә кар оча. Кайсы көнне өстән салкын яңгыр коя. Шундый күңелсез. Сигез капчык алабута җыйдык, кышка ашарга азык әзерләдек. Шуннан соң колхозга эшкә йөри башладым. Укуга булган өметем бетте. Чөнки һич мөмкинлек юк: ачлык, ялангачлык. Бер көн эштән кайтканнан соң, әни: “Дәвектән сине чакырып килделәр, укырга”, – ди. Ә без Тау асты Байлар авылыннан, йөреп укырга кирәк. Белмим, шул вакыттагы сөенечемнән ни эшләгәнмендер, уку өмете тагын туды. Әти-әни моны артык теләми иде. Шулай да икенче көнне иртүк тордым да укырга киттем. Барып җитүемне сизми дә калдым. Ләкин мәктәп ишегеннән атлап керү шулкадәр авыр булды. Чөнки егерме көнгә соңлап бардым. Мине канцеляриягә чакырдылар. Барлык укытучылар шунда иде. Директор Кадыйров ни өчен укырга килмәвемне сорады. Күңелем тулды, тормышның авырлыгын, мөмкинлек юклыкны көчкә әйттем. Ул: “Үзебез ярдәм итәрбез”, – дип, укырга тәкъдим итте. Шунда ук комсомолга керү өчен анкета тутырттылар.

Шулай итеп, җиденче класста укуны дәвам иттем. Авыр тормыш, начар шартларга карамастан, “4”ле, “5”ле билгеләренә генә укыдым.

Ләкин матди як начар булгач, хәлләр гадәттән тыш авыр иде. Нәгыймә апаларның да ашарына юк (аларда торып укыдым). Булса да, бик аз. Вак бәрәңгене турап, арасына арыш онын бөртекләп кенә сипкән аш… Ул бик сагындырып пешә дә бик аз эләгә. Нишлисең? Барчабызның да язмышы шундый булды!

Салкын кыш. Бер генә катлы бозлы тәрәзәдән кыш көлә. Аның яртысы такта белән капланган. Өйдә түзә алмаслык суык. Өстән кием төшми. Шушы салкын иртәләрдә иртүк торам, яшел нечкә тал ботакларын мичкә ягам. Бер кочак чырасыз ул да янмый. Чыра телгәндә яки мичкә якканда аяклар калтырый, ашказаны ашыйсы килүдән тартыша, хәл юк… Иртәнге эшләрне бетергәннән соң, мәктәпкә китәм.

Парта артында утырып, тән ойый. Укудан соң әкрен генә өйгә кайтып йорт эшләрен караштырам, кичен тычкан уты кебек сукыр лампа яктысында дәрес әзерлим. Аяк-кулларга җылы керми. Бик зур тырышлык белән дәрес әзерләгәннән соң, мич башына менеп ятам. Урын каты булуга карамастан, җылы булгач, бисмиллалар укып, Ходайдан бәхет сорап, ач килеш йокыга китә идем. Кайчакта күз алдына әллә нинди үлем сурәтләре килеп баса. Әти-әни, авыл… Үлгәнемне белми калырлар дип, үземне кызганып елап җибәрәм, шул ук вакытта укуымны дәвам итүемә шатланып та куя идем.

1946 елның гыйнвары. Шундый суык. Иртән чикләвек чаклы алты яшел бәрәңге белән тамак ялгадым да юлга чыктым. Авылга кайтам. Өстә бик юка. Иске пальто, аякта кунычлары челтәрләнеп беткән кызгылт-кара зур башлы итек. Ике кулны кесәгә тыктым да әкрен генә кайтам. Белгән догаларны укыйм. Ходайдан бәхет сорыйм. Әмма суык минем тире белән сөяктән генә торган хәлсез, ач организмымны үлемгә өстери башлады. Күз алдымнан секунд эчендә ямьсез уйлар узды. Елыйм. Үлем үз кочагына алганчы, авылга керә алсам ярар иде дим. Ниһаять, авылга якынлашкач, эчкә бераз җан керде. Аяклар тыңламый, атламый. Өйгә көчкә кайтып җиттем. Ишекле-түрле йөри торгач, тән язылды. Шул рәвешле үлем чокырының яртысына төшкәч, теш-тырнак белән тырмашып, аннан кире чыктым.

Өйдә дә шул ук хәл. Бәрәңге бөтенләй беткән. Әрем ачысы тәме килеп торган алабута боткасы…

Әти миңа укымаска куша. “Юлда үләрсең. Монда, ичмасам, җылы өйдә яшәрсең”, – ди. Ә мин каникулдан соң тагын укырга киттем.

Шулай кара җир чыга башлады. Укудан кайткач, басуга черек бәрәңге җыярга китәм. Бик зур хезмәт куеп, “тәмле” итеп пешереп ашыйбыз. Әти эшкә керде. Бу үлемнән котылып калуга сәбәп иде…”

Бу язма Рәмзия апаның хатирә дәфтәрендә язылганнарның кечкенә генә бер өлеше.

Ул Минзәлә педучилищесын тәмамлаган, Түбән Тәкермән авылында утыз елга якын мәктәптә эшләгән. Читтән торып Казан дәүләт университетының теле, әдәбияты һәм тарихы факультетын тәмамлаган. Бик акыллы, сабыр, ихтирамга лаек кеше. Аның белән сөйләшеп утыру – үзе бер вакыйга.

Ул ялгызы ике баланы – улы һәм кызын тәрбияләп үстергән. Алар хәзер әниләрен гел кайгыртып тора. Рәмзия апа һәрнәрсәгә Аллага шөкер дип яши. 74 яшендә Коръән укырга өйрәнгән. Ул барлык иптәшләренә, авыл халкына рәхмәтле.

Клара ХИСАМЕТДИНОВА.

Минзәлә районы, Түбән Тәкермән авылы.

Рәхмәт сезгә, исән калганнар!

Кеше ишетмәгәндә “әти”, “әтием” дип әйтеп карый идем. Гәрчә бу сүзгә җавап ишетелмәсә дә. Әткәемнең өчпочмаклы солдат хатында: “Миңзәнәнең теле ачылып беттеме әле?” – дип язган юллары бар. “Апам Вәзирәне мәктәпкә укырга әйбәт итеп җибәрегез, кайтсам бар да яхшы булыр”, – дип өметләндергән әниемне мәрхүм.

Миңа 6 яшьләр тирәсе булгандыр, әнинең эштән кайтуына “әти” булдым. Апам булышты. Гамбәр абыйның солдат фуражкасын кидем дә, эштән кайтучы әни каршысына йөгердем. Имеш, әткәй кайткан да әнине көтә. Үзебез бу хәлгә чын күңелдән ышанабыз. Өйгә кергәч: “И минем Шәфәгатем кайткан икән бит”, – дип, мәрхүмәм, мине күтәреп алып, бик озак сулкылдап елады.

Үсмер елларда Үчәле басуында Мәликә түти белән әни бергә көлтә бәйли иде. Дус кызым Тәнзилә белән зур тырма белән көлтә бәйләнгән җирне тырмалыйбыз, бер генә башак та калмаска тиеш. Калса, әткәйләрнең кайтуы тоткарланачак. Яланаяк камылда йөрибез, күңелдә әткәйләрнең кайту шатлыгы гына. Өметләр зурдан. Сабый күңеле һаман көтте, әле хәзер дә көтә. Әниләр безне үзләреннән өзеп каптырып, хөкүмәттән ярдәм көтмичә аякка бастырды, тормыш дәрьясына озатты. Үзләре хөкүмәттән ташлама, ярдәм, зурлауларны күрә алмыйча, гүр иясе булдылар. Урыннары җәннәттә булсын. Безнең буын балаларының үпкәсе бар. Әткәйләр гомере тиешенчә бәяләнмәде. Исән калганнарны зурламагыз дип әйтү түгел бу, зинһар, дөрес аңлагыз. Без дә шул ук илне саклаучыларның газиз балалары ләбаса. Без бу зурлауга лаек буын вәкилләре дип уйлыйм. Җиңүнең 65 еллыгына кадәр бер ветеран да урамда яшәмәгән. Аларның бу зурланулары балалары, оныклары өчен икәнен һәркем белә. Фатир бирегез дигән сүзем түгел, ләкин безгә дә азрак игътибар кирәк, үлгәннәрнең дә моңа тулы хокукы бар.

Миңзәнә МИҢНЕГАЛИЕВА.

Азнакай районы, Югары Стәрле авылы.

Әбием менә дигән!

Дәү әбием Маһикамал Шәвәлиевага 93 яшь тулды. Әбием олы яшьтә булуга карамастан, тәмле итеп таба ашлары пешерә, Коръән укый. Безгә җылы оекбашлар бәйли. Аның тормыш юлы бик катлаулы, авыр булган. Яшь ярымлы вакыттан әтисез калган. Әнисе дә авырып, озак вакыт урын өстендә яткан. Бар эш тә әбием җилкәсенә төшкән. 17 яшендә дәү бабам Миңвәлигә кияүгә чыккан. Ике ел гына яшәп калганнар. Чөнки аны башта солдат хезмәтенә алганнар, аннан сугыш башлангач, туп-туры фронтка җибәргәннәр. Шуннан кире әйләнеп кайтмаган. “Хәбәрсез югалуы” турында кәгазь генә килә. Дәү әбием сигез айлык баласы белән кала. Ул минем дәү әтием. Дәү әбием бик күп кыенлык күрсә дә, хәзер дә шат күңелле, шаян. Без, оныклары, оныкчыклар, дәү әбиебезне бик яратабыз. Аңа багышлап, шигырь дә яздым.

Намазлыкка баскан әби,

Ап-ак яулыгын ябып.

Сугыш батырлары өчен

Утыра дога кылып.

Бабам – бик кыю сугышчы,

Булган алгы сызыкта.

Тырышкан без яшәсен өчен

Имин, тыныч тормышта.

Сугышлар булмасын иде,

Тол, ятимнәр арттырып.

Яшик бабайлар рухына

Догалар гына кылып.

Айгөл КӘБИРОВА.

Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылы.

Канәгать булыйк

Рәхмәт әйтик бабайларга,

Рәхәт тормыш биргәнгә.

Рәхмәт әйтик әбиләргә,

Тир түгеп эшләгәнгә.

Һәрвакыт табыныңда

Өзлексез икмәк булсын.

Һәрберебезнең күңеле

Тик шатлык белән тулсын!

Сиринә ШӘРАПОВА.

Ютазы районы,

Каразирек мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.

Комментарии