- 12.06.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №22 (8 июнь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Бу язмамны, җәмәгатем Рәшидәнең әтисе, гомеренең күп өлешен Шәмәрдән урманчылыгында эшләп, тирә-юньдә арба-чана ясау остасы, Мөхетдин Минһаҗов бабам истәлегенә багышлыйм. Язганнарым аның рухына дога булып барып ирешсен.
Бабам үзенең яшьлек чорын Бөек Ватан сугышында каршылый. Ул үзенең «полуторка» машинасында яралыларны, һәлак булганнарны ташыганда аңа бары 19 яшь була. 1944 елда үзе дә каты яралана, госпитальдә дәвалана. 1945 елның маенда туган ягы – Балтач районы, Түбән Кенәгә кайта. Башта колхозда эшләсә, аннан Шәмәрдән станциясенә йөкче булып урнаша. Шунда үзеннән 14 яшь кече Олыяз кызы Саҗидә белән гаилә корып тимер юлчылар тулай торагында яши башлыйлар. Икесенә дә 60-70 килограммлы тоз, он капчыкларын, ташкүмер вагоннарын күп бушатырга туры килә. Икмәк җан башына 800 граммнан бирелгән заманнар. Тузган салкын баракта җилләр уйный. Шәмәрдән урманчылыгына эшкә урнашып Мөхетдин үз нигезен булдыруга керешә. Тимер юлдан урын алып йорт салып чыгалар. 1949 елда беренче балалары – Рәшидә туа. Аннан бер-бер артлы Нәкыя, Мөдәррис, Тәбрис дөньяга килә. Күп тә үтми, гаилә ишеген кайгы кага: төпчекләренә ике ай дигәндә, әниләре Саҗидә вафат була. Зиратта хатынының җәсәден гүргә иңдергәндә, Мөхетдин бабам кабердән чыкмыйча: «Икебезне бергә күмегез», – дип өзгәләнә. «Исеңә кил, балаларың бар, Мөхетдин!» – дип тынычландыралар тол калган ирне. Аның бәгырен берсеннән-берсе кечкенә булып калган балалары телгәли. Төн йокысы кача бабамның. Балалар әниләрен чакырып көн-төн елыйлар, бишектә күкрәк сөтенә тилмереп ике айлык Тәбрис күз яшьләренә буыла. Нишләргә? Шәмәрдән халкы нарасыйларны балалар йортына урнаштырырга тәкъдим итә. Туганнары бүлешеп алып, балаларны үзләре тәрбияләргә уйлыйлар. Өч яшьлек Мөдәррисне ян күршесе тәрбиягә алырга була. Ә бабам: «Балаларны беркемгә дә бирмим, үзем үстерәм», – дип тәкъдимнәреннән баш тарта. Ә йортка сабыйларны үстерешергә кем килер? Табылырмы андый изге җан?
Табыла андый кеше. Бишектәге нарасыйның камырлы марля капкан хәлдә тибенгәләп яткан сабыйны күргәч, Факия апа бу йортта бөтенләйгә калырга ризалаша. Күз яшьләрен сөртә-сөртә ятимнәрне үз кулына ала ул.
Шул көннән башлап алар өчен уртак гаилә учагы кабына. Факия апа үзе дә өч бала алып кайта, тик төпчеге Гөлсинә генә таза-сау үсә. Факия апа балаларны тигез күрә. Балалар да аны үз итеп, «Әни»диеп үсәләр. Мөхетдин бабам Саҗидә әбиемне дә оныта алмый. Аның яраткан җырларын, бигрәк тә «Зәңгәр күлмәк»не гармун тартып җырлап утырганын күргәч, янәшәсендә басып торган Мөдәрриснең йөрәге өзгәләнә, йөзе буйлап күз яшьләре тәгәри.
Бу көннәрдән соң күп сулар акты. 1967 елда авылыбыз Сабантуе көнне өлкән кызлары Рәшидәгә өйләнеп, бу гаиләгә кияү булып төшкәнемә, хөрмәт иткән Мөхетдин бабам белән Факия әбиемнең бакыйлыкка күчкәннәренә дә байтак еллар үтте. Алар балаларының, кияү-киленнәрнең күңелендә якты хатирә булып яшиләр.
Алны, ялны, ару-талуны белмичә эшләп чын оста булып тирә-якта дан тоткан Мөхетдин бабам лаеклы ялга чыгып, алты гына ел яшәп калды. Авыруы көчле булса да, ыңгырашканын ишетмәдем. Ул көчле рухлы кеше иде, терелүгә өмет белән яшәде. Балаларына да хәер-догасын калдырды. Шуңа күрә, балаларының да эшләре уң диясем килә. Рәшидә тегү фабрикасында эшләде, Нәкыя – Чаллыда инженер-технолог, Гөлсинә Донецкида яши. Мөдәррис белән Тәбрис рәссам – Нурислам җизнәләренең, ягъни минем юлны, сайладылар.
Әтиләре, үзләренә икенче әни булып килгән Факия турында күңелләрендә якты хатирәләр генә йөртәләр, каберләренә эзне суытмыйлар.
Нурислам ГАЛИЕВ.
Зур Кукмара.

Комментарии