Кемгә күпме җир җитә?

Кемгә күпме җир җитә?

«Безнең гәжит»нең быелгы 18 май санында Эльвира Фатыйхованың «Бакчагызны күршеләр бүлмәсен» – дигән язмасын укыгач, күңелдә үзебезнең әткәй-әнкәй башыннан кичергән рәнҗүле хәлләр, миңа алар сөйләп калдыруы буенча, ә ирем Камилнең күз алдында булып узган тормыш фаҗигасе яңарды.

…1959 еллар тирәсендә була бу вакыйгалар. Хәбибулла абзый белән Мәйсәрә апа, ут- булып янәшә яшиләр. Мәйсәрә апаның бәрәңге бакчасы 25 сутый. Ул әнисе Хәерниса әби белән генә яши. инвалиды Хәбибулла абзыйның гаиләсе ишле. Ул үзе ике трактор арасына кысылып калып, ике ел буена бер больницадан икенчесенә күчеп йөри. Типографиядә хәреф җыючы булып эшләүче хатыны Гөлчирә апа, берсеннән-берсе кечкенә өч балалары, хатынының урын өстендә ятучы әнисе Фатыйма апа, торыр урыны булмыйча килеп кергән Майби (Майҗамал апа), Закирә апай һәм ятимә-чукрак Майнур апа. Барлыгы 9 җанга, йорт җирләрен дә кертеп, 14 сутый җир.

Хәбибулла абый, үзе ватылып беткән булса да, шушы кадәр зур гаиләне туйдырырга үзендә көч таба, хәтта инвалидлык кәгазьләреннән дә баш тарта. Ул елларны инвалидлык пенсиясе мәче баласын туйдырырлык кына була.

Хәбибулла абый заготконторага эшкә керә, белеме – мәдрәсә һәм аннан-моннан белгән латин теле. Язуларын үзе өчен гарәп хәрефләре белән алып бара, ә хисап эшләрен Зөлхәбирә апа (бухгалтер) төзеп бирә. Эшендә алдынгылар рәтендә була ул. Нинди авырлыклар белән эшләгәнен үзе генә белгәндер инде, мәрхүм. Сидек юлы шлангага тоташтырылган килеш гомер итте. Яшертен генә муллалык вазыйфаларын да башкара иде. Ул үзе, зур Ярулла мулла нәселеннән булып, сынмый да, сыгылмый да, авырлыкларга бирешмичә, яши бирә.

Көннәрдән беркөнне күршесе, туймас күз Мәйсәрә апа, колхоздан делегация алып килә, янәсе, ул колхоз әгъзасы. 5 сутый җире җитми аңа. Җирнең дә ниндие кирәк әле: абзарлар кырыеннан тирескә туенганы, уңдырышлысы. Комиссия әгъзалары башта Мәйсәрәдә бал эчеп, кызарынып-бүртенеп, тешләрен казый-казый чыгалар бакчага.

«Я, Мәйсәрә, китер казыгыңны» дигән тавышка Хәбибулла абзый йөгереп чыга. Гөлчирә апа, эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап, елап, аңгыраеп бетә. Кечкенә балалар елаша, ятимә карчыклар бер почмакка сыенган. Һәммәсенең башыннан: «Карап торганыбыз бәрәңге, бу зур гаилә белән ничек яшәрбез?» – дигән уй үткәндер. Тегеләр биш сутый җирне бүлеп алып, казык кагып куялар. «Күп лыгырдасагыз, бу җирегездән дә колак кагарсыз, сез колхозчы түгел», – дип кычкыралар тыл күселәре.

Хәбибулла абзый 9 кешелек гаиләсе белән 9 сутый җирдә торып кала. Ни хикмәт, Хәбибулла абый чәйнек кадәр бәрәңгеләр җыйган җирдән Мәйсәрә апа уңыш ала алмады. 30 сутый бакчаларыннан Хәбибулла абый кадәр дә бәрәңге җыя алмыйлар.

Моннан 11 еллар элек Мәйсәрә апа дөнья куйды. Теге талап алынган җирне дә үзе белән алып китә алмады. Уңыш та күрмәде, каргыш җыеп китте. Авыр туфрагы җиңел булсын. Ләкин җиңел микән?!

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.

Мари иле, Бәрәңге бистәсе.

Кемгә күпме җир җитә? , 4.0 out of 5 based on 5 ratings

Комментарии