- 12.05.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №18 (8 май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Менә тагын 9 Май – Җиңү көне җитә. 74 ел элек бу көнне каршы алган кешеләр дә бармак белән генә санарлык калып бара. Әбием үзе генә яшәгәнлектән, сабый чакта аның янында куна калырга ярата идем. Аның өеннән карчыклар-ахирәт күршеләре бер дә өзелмәс, сөйләшеп сүзләре, эчеп чәйләре бетмәс иде. Сүз башлары нидән генә башланмасын, соңгысы – сугыштан кайтмаган ирләре, уллары, әтиләре турында булыр иде. Үлгән яисә хәбәрсез югалган дигән хәбәр алуларына карамастан, якыннарын мәңгелеккә югалтуларына ышанмыйча, бәлки кайтып төшәрләр, дигән өметләрен өзмәсләр иде. Имеш, кемдер әнә әсирлектә булган, Әмрикәдән хәбәр салган, Германның үзендә дә кайта алмыйча яшәп ятучылар бар, ди… Шул өметләре белән юанып, берәм-берәм алар да күптән китеп беттеләр. Бу язмам аларга дога булса иде, урыннарын Хак Тәгалә оҗмахта әйләсен.
Ишетәсеңме?!
Туксанынчы язым ялгыз килә,
Ник кайтмадың җаным, кайтмадың?
Кайтыр, диеп көткән өметемне
Их син, язмыш, нигә алдадың?!
Кайтам, диеп киткән идең бит син,
Балаларың, минем хакыма…
Ул көннәрдә миңа гына түгел,
Кайгы-хәсрәт төште халкыма.
Күз яшьләрем йотып йөрәгемә,
Ике улыңны кысып кочакка,
Озатып калдым басу капкасында,
Киттең, җаным, киттең еракка.
Авырайды тормыш, нужа басты,
Авыл тынды ирләр булмагач.
Кышы суык килде, утыны юк,
Өшеделәр чия, алмагач.
«Фронт өчен!» дигән шигарь белән
Бар икмәкне җыеп алдылар.
Шуны иккән, баккан авыл халкы
Кычыткан, алабутага калдылар.
Иткә, сөткә, йон һәм йомыркага,
Тагын төрле налог керттеләр
Түләр нәрсә калмый, аптырагач,
Мич казанын алып киттеләр.
Булды инде гомер елларымның
Җан өшеткеч салкын төннәре.
Буш таякка баш күтәрми эшләү,
Атнага тиң озын көннәре…
Әткәй-әнкәй олы иделәр шул,
Тилмерешеп сине көттеләр.
Бер күрергә зар-интизар булып,
Бакыйлыкка рихләт иттеләр.
Суга төшкән кебек юкка чыктың,
Билгесезлек кисте җанымны.
«Безвестие», диеп килгән хәбәр
Томалады бөтен аңымны…
Сугыш бетте! Яшь аралаш шатлык.
Хакыйкатьтә – гаделсезлекләрнең көчлесе.
Ире кайткан янә хатын булды.
Кайтмаганга – толлык әчесе…
Яңгыр яуды, аннан карлар яуды,
Кышлар китте, язлар җиттеләр.
Ике улың, һәркөн нәүбәтләшеп,
Кайтыр юлдан сине көттеләр.
Агач аяк алып кайтып төште
Сугышлардан исән калганы.
Ничек булсаң да тик исән кайт идең,
Әһәмиятсез иде калганы!!!
«Мут егетләр», хәлгә кергән булып,
Синнән «соңгы сүзләр» әйттеләр.
Йомшак түшәк, кайнар хисле кочак,
Сөю-назлар өмет иттеләр.
Аллаһыма, сиңа биргән вәгъдәм!
Никахыма калдым тугыры.
Минем өчен исән, югалсаң да,
Никах мөддәте – кеше гомере!
«Әти! Әтием!» дигән олы сүзне
Әйтә алмыйча тилмерешеп үскән балалар
Инде хәзер дәү әтиләр булып,
Оныкларыңны карап багалар.
Кай көннәрдә капка шыгырдаган,
Тәрәз каккан кебек тоела.
Әллә кайтты!.. Юк шул, хыял гына…
Ирексездән яшем коела.
Тол, ятимнәр яшен җыеп булса,
Батып китәр иде Җир шары!
Бит-йөзләрне юган тозлы тамчы
Мендәрләргә сеңде нибары…
Инде көтәм һәр көн җепнең очын,
Төгәлләргә тормыш йомгагын.
Ахирәттә язсын күрешүләр –
Тик шул өмет калды, аппагым!
Барча сугыш ятимнәренә сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер, иман байлыгы, күңел тынычлыгы теләп, һәм беркайчан беребезгә дә сугыш афәтләре күрергә язмасын дигән теләк белән,
Алмаз МИНҺАҖ,
Кайбыч районы

Комментарии