Фронтка барып җитеп булмады

1944нче елны мин өченче сыйныфны тәмамладым. Ул еллардагы тормышны бүгенге буын күз алдына да китерә алмый. Яшь малайлар, кызлар – хатын-кызлар, әби-бабайлар белән бергә көненә 12-14 сәгать колхозда эшләде ул чорда. Бернинди хезмәт хакы да түләнмәде. Инде язганым да булды, без әни белән сугышка китәсе атларны тәрбияләдек. Көн саен сугыштан кайгылы хәбәрләр килеп кенә торды. Кайгы безнең дә йортны урап узмады. Олы абыем – зенит артиллериясе өлкән лейтенанты Морзаханов Габделхәйнең батырларча һәлак булуы турында кара мөһерле хат килгәндә әтием Гайнуллин Морзахан белән олы апам Саимә дә сугышта иде. Без – әни, мин, 1938нче елгы сеңлем Хурия бу хәбәрне сабыр гына кабул иттек. Миндә абыем өчен фашистлардан рәхимсез үч алу теләге көннән-көн ныгый барды. Абыем Тәкәнеш урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлап, «Артек» бөтенсоюз лагерена юллама алган булган, икенче көнне үк – 22нче июньдә сугыш башланды һәм ул үзе теләп сугышка китте. Менә ул заманда совет мәктәпләрендә патриотик тәрбия нинди булган! «Замана балалары» китабын укыгач, мин дә әсәрләндем. Качып, сугышка китәргә ниятләп, җай эзли башладым. Без эшләгән «конный двор»га Нургаян исемле акыллы һәм бик үткен бер малай килеп йөри башлады. Сугыш башлангач, алар әнисе белән читтән күчеп кайтканнар. Рус телен дә яхшы белә. Планнарымны аңа да сөйләдем. Шулай итеп, миңа иптәш табылды. Ат сарайлары артында колхозның ике катлы икмәк склады бар иде. 1944нче елның җәй ахырларына таба анда хәрби машиналар килә башлады. Болар Америка студебеккерлары (өч күчәрле йөк машинасы) иде. Шоферлары – погонлы солдатлар. Алар Ишки амбарларыннан Кукмара тимер юл станциясенә ашлык ташыды. Эзләгән эткә сөяк табыла, дигәндәй, безгә дә сугышка барырга җай чыкты. Кесәгә алабута оны белән бәрәңге кушып пешергән 2-3 күмәч тыгып, студебеккерга утырып, Кукмарага юл тоттык. Без станциягә килгәндә, хәрби эшелон әкрен генә үтеп бара иде. Без дә бер ачык вагонга эләгә алдык, ләкин күрше платформадагы кораллы солдат безне күреп калды. Көн җылы булса да, поезд җиле белән бик нык туңдык. Казан вокзалына җитәрәк, эшелон туктады. Теге кораллы солдат безнең янга йөгереп килеп тә җитте. Ул арада тагын бер сакчы пәйда булды. Болар безне кулга алдылар. Эшелон бит хәрби. Кайбер платформаларда яшел брезент белән капланган, машиналарга охшаган ниндидер техникалар да бар. Бу эшелон Уралдан Мәскәү аръягына бара икән дип фаразладык. Хәрби эшелонга якын килергә ярамый, вагон астыннан поездның бер ягыннан икенче ягына гына чыкканыңны күрсәләр дә атарга мөмкиннәр. Нургаян белән мине комендатурага алып кереп, сорау ала башладылар. Исем-фамилияләребезне, Тәкәнеш районының Ишки авылындагы «1 Май» колхозының ат караучылары булуыбызны, әтиләребезне, абыйларыбызны үтергән немец солдатларыннан үч алу өчен сугыш кырына барырга, дип юлга чыкканыбызны белгәч, әллә ни каты бәйләнмәделәр. Нургаян русчалатып: «Бер ялгыш эшләдек, хәрби эшелон белән түгел, товар поезды белән ычкынасы калган», – дигәч, теге дәү абыйлар елмаеп куйды.

Икенче көнне икебезгә чирек буханка ипи, берәр шакмак шикәр белән бер стакан чәй бирделәр дә, өсте ябулы «полуторка» машинасына утыртып, тыштан бикләп куйдылар. Биш сәгатьтән машина Ишки авыл советы каршына кайтып туктады. Безнең сәфәр шуның белән төгәлләнде. Әни бик каты елый-елый тиргәде. Абыйларыңнан колак кактым, синнән дә колак кагармын микәнни инде, дип елады. Шул вакытлар искә төшкән саен йөрәк әрни.

Бу хәбәр авылга тиз таралган. Беркөнне безне мәктәпкә чакырдылар. Укытучылар бүлмәсенә тезеп куйдылар да, бер төркем хатын-кыз укытучылар озак кына безгә карап торганнан соң, тотындылар яулыклары белән күзләрен сөртергә. Аннары мәктәп директоры Сәйдә апа Галләмова: «Ярый, Морзаханов, бүтән болай эшләмәгез», – диде. Тукаебыз әйтмешли, мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым.

Кави МОРЗАХАНОВ,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Комментарии