Афәтле еллар авазы

«Көтегез, кайтырбыз» – диеп, сугышка безнең өйдән өч ир чыгып киткән: әтием, әниемнең бердәнбер энесе һәм зур түтәйнең ире. Өйдә төп терәк булган әбием һәм аның ике кызы, оныклары белән, ничарадан бичара, дигәндәй, ятимлекнең туп-туры күзенә карап калганнар. Иң олы оныгына – 9 яшь, иң кечесенә, миңа – 2 ай булган.

Каһәр суккан сугыш авырлыклары өстенә, 1941-1942нче елларның кышы да бик салкын килгән. Безнең якларда моңа кадәр күрелмәгән хәл – салкынлык 50 градуска кадәр җиткән. «Төкерек җиргә төшкәнче, боз булып ката. Сине имезгәндә өскә тун киеп, алга юрган яба идем», – дип бик еш искә төшерә иде әни.

Сугыштан соңгы еллар минем дә истә, чөнки укырга 1948нче елда кердем. Инде кул астына керә башлаган идем. Әни көне-төне колхоз эшенә йөри, ә түләү юк дәрәҗәсендә, ял көненең ни икәнен дә белмиләр. Әле ул бушлай эшләү генә түгел, күп төрле салым, займ түләү дә бар. Аларыннан да күпме иза чикте мескен авыл халкы. Мал-туары бармы-юкмы, һәр хуҗалык дәүләткә бушка елга 40-50 кг ит, 200 литр сөт, 200 йомырка, йон бирергә тиеш. Түли алмаса, тентү кереп, сарыгын, бозавын, хәтта сыерын талап алып чыгып китә. Ул авыр елларда да халык такмаклар чыгарып, көйләп-җырлап, үз күңелен күтәрә алган. Менә бер җор теллесе үлгән тавык муенына бау асып, басу капкасына элгән, түшенә язу да ябыштырган:

И, түтәем, ачуланма,

Салмыйм бүтән күкәем.

Бер үземә 100 йомырка –

Ничек нәрәт үтәем?

Искереп беткән салам түбәле өйне җылыту өчен, малдан калган салам, сугылган тирес, кизәк, 4-5 чакрымдагы урманнан «уфалла» белән коры ботак ташу – төп ягулык иде. Анысы да кача-поса гына, урман каравылчысы бик усал, шул коры-сарыны алырга да рөхсәт юк.

Әни Матвеевка урысыннан тәгәрмәчләре тимер белән кыршауланган, озын тәртәле җиңел арба сатып алган иде. Шулай беркөнне инде кайтып җиттем дигәндә, каравылчы килеп чыгып, биленнән балтасын тартып чыгарган да, шул тәгәрмәчләрне ватып бетергән. Үкереп елый-елый кайтып кергәндә, әнинең йөзен танырлык түгел иде.

Шул кадәр салкыннарда, ачлыкта, ялангачлыкта үсеп, ничек исән калдык та, ничек югары белем алганбыз икән, дим. Боларның барысы өчен дә әни белән әбигә бурычлы без. Чөнки өч ирнең берсе дә сугыштан әйләнеп кайтмады.

Әби – өйдәге, ә әни хуҗалыкта бар эшне үзләре башкарды. Җиргә баткан иске өйне дә яңарта алды бит мескенкәем. Акча җитәрлек булмагач, өй саласы елның кышында кул чанасына икешәр сарык түшкәсе салып, ике тапкыр 200 чакрымны җәяү үтеп, Ижауның әле хәзер дә эшли торган «сенной базар»ына барып сатып кайтты. Иң үзәгенә үткәне Красный Бор тавын менү булган. Авылдан Минзәләгә 30 чакрым, аннан Ижауга – юлы шул булган. «Кул-аякларның егәре калмый, җелекләрне суыра шул юллар», – дип, елый-елый сөйли иде кайткач.

Колхозда «Сталин» исемен йөртүче комбайн бар, аны трактор тартып йөри. Мин күрше кызына ияреп, аның комбайнчы әтисенә төшке аш илтешәм. Яланаяк камыл ерып, берәр чакрым бара идек. Бункерга кереп, башта ашлыкка күмелеп уйныйбыз, аны өреп ашыйбыз. Кесәләремә бөртек салган булам. Исән-сау кайтсам, әбием кул яргычында ярып, аш пешерә (ул елларда бер кесә ашлык белән тотсалар, биш елга төрмәгә утырталар иде).

Ачлык гел искә төшеп торгач, яшел борчак өлгергән чорда басуга борчак ашарга бара идек. Аннан да Кәбир кушаматлы каравылчы безне атка атланып куа. Үзе басуны ныграк та таптый югыйсә. Имеш, борчакка корт төшә. Хәтергә уелып калганы шул: бер малайның аягына ат басты, ә мине сүтелгән чәчемнән урап тотты да, песи баласы шикелле, читкә атты.

1953нче ел. Мин бишенче сыйныфта. Дүрт чакрымдагы күрше авылга йөреп укыйбыз. Иртән дәрескә килсәк, безне укытучы апаларыбыз күз яшьләре белән каршы алды. Сталин үлгән көн иде ул. Кайгы көне игълан иттеләр, укулар булмады. Без кире кайтып киттек, ару сизелмәде дә. Хуҗалык эшләрен башкарырга вакыт бар бит, шуңа сөенәбез.

Сугыш еллары авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән ул хатын-кызларга һәйкәл куярга иде дип сөйләнәләр. Мин шул авырлыкларны күреп үскәч, хәзерге тормышны оҗмахка тиңлим. Андый авырлыкларны башка күрергә язмасын инде.

Дания БОРҺАНОВА,

Ижау шәһәре

Комментарии