Минем кадерлеләрем

Минем кадерлеләрем

1938 елның караңгы көзе. Күк йөзен каплап алган авыр кара болытлар, әйтерсең лә, менә-менә җиргә килеп төшәрләр сыман. Буранлап яуган карлы яңгырның вак тамчылары кием аша үтеп, тәнне генә түгел, җанны өшетә… Ябышкак сазлы юлдан авыр гына атлап, әлсерәгән җигүле ат атлый. Арбада әнисенең мәетенә сыенып, арык кына гәүдәле бәләкәй бер кыз бала утыра. Аның елый-елый шешенеп беткән йөзендә әрнү-сагыш та, гаҗәпләнү билгеләре дә чагыла… «Нишләп әнисе ташлап китте соң аны? Ул бит аны бик ярата иде. Бәлки, әнисе үлмәгәндер, арып кына киткәндер?» Бала мәетнең битен каплаган чүпрәкнең бер читен ача да өмет тулы күзләре белән әнисенә карый. Бәлки, ул күзләрен ачар да: «Кызым, балам, түкмә күз яшеңне, мин бит исән», – дип әйтер кебек. Аның күз яшьләре әнисенең битенә тама да салкын яңаклары буйлап агып төшә… Озак итеп карап торгач та, әнисенең йөзендә җан әсәре күренмәгәч, бәләкәй куллары белән чәчләрен, битен сыйпый, күзләрен ачтырырга тырышып, күз кабакларын тарткалап карый. Аннан соң аның күкрәгенә капланып, үксеп елап җибәрә. Сабый бала елавы гына түгел бу, ә йөрәк түреннән чыккан әрнүле сыкрау авазы…

Әле моннан берничә көн элек кенә аларны, әнисе белән икесен, Котыш больницасына алып киттеләр. «Тиф авыруы эләккән», – диделәр. Больницада берничә көн кунганнан соң, әнисенең хәле тагын да начарланып китте, бөтенләй сөйләшми башлады. Шуннан соң аны «бүтән палатага күчерәбез», дип, алып чыгып киттеләр. Елый-елый әнисе артыннан йөгергән кызчыкны көчле куллар эләктереп алдылар да яңадан палатага кертеп куйдылар… Күпме генә ялынса-ялварса да, әнисе янына кертмәделәр аны. Сабыйның чир һәм үлем исе сеңгән каты мендәргә капланып үксегәнен берәү дә ишетмәде…

…Бер кулы белән дилбегә тоткан әтисе, икенче кулы белән кызының башыннан сыйпап юатырга тырыша: «Кызым, елама, син зур бит инде…» Зурмы соң инде… Туйганчы әнисенең назын тоеп, иркәләнеп калырга да өлгермәде бит ул. Алты яше дә ике ай элек кенә тулды бит әле…

Чирмешән районының Яңа Кади авылы кешесе – минем бабам Ризванов Гали гаиләсе, шулай итеп, сыңар канатын – Гайнелхәят әбиемне югалта…

Авыр еллар. Адәм баласы көч-хәл белән җан асрый. Кияр киеме – туңып үлмәстән, ризык юнәтә алса – ачтан үлмәслек кенә… Хәер, ачлыктан үлүчеләре дә шактый була. Кешеләр гаиләләре белән тәгәрәшеп кырыла… Ярый әле, бабай – данлыклы балта остасы. Ул ясаган арба тәгәрмәчләрен күрше Аксубай районының халык телендә Чәтрән дип йөртелүче Яңа Ибрай авылы базарында көтеп кенә торалар. Анда барып җитү үзе бер газап – куе урман эченнән өч чакрым юл үтәсе бар. Тик нишлисең, тамак тәмугка кертә диләр, ашказаны сулыгып-сулыгып ашарга сораганда, курку турында уйларга рәт калмый. Арба тәгәрмәчләрен көч-хәл белән базарга алып барып җиткерәләр дә онга алыштыралар. Гали бабайның алтын куллары өч баласын ач үлемнән саклап кала.

Ачлыгы, ятимлеге генә җитмәгәнмени – бөтен ил халкын тетрәндереп, сугыш башлану турында хәбәр килә! Озак та үтми, әниемнең авыл мәктәбендә укытучы булып эшләүче абыйсы Барый сугышка китә. Гражданнар сугышыннан имгәнеп кайткан Гали бабайның сугышка барырлык саулыгы булмый. Әнинең үсмер апасы – яшүсмер кыз Мөкатдисә колхозда ат урынына җигелеп дигәндәй, хезмәт куя. Яшьтәшләре белән җитмеш чакрым ераклыктан – Норлаттан арба белән орлык ташый. Әнигә дә дөнья йөген бик яшьли тартырга туры килә. Ун яшендә ул сыер җигәргә өйрәнә. Язгы кыр эшләре башлану белән, кара көзгә кадәр һәркөнне сыер җигеп, биш чакрым ераклыктагы колхоз басуына азык-төлек илтә. Шулай нужа белән дөнья көткәндә, кызларын шыр ятим итеп, әтиләре дә үлеп китә. Ятимлек. Ачлык. Ялангачлык. Адәм баласының бәгырен телгәләргә, кимсетелү һәм нужага дучар итәргә сәләтле өч зәхмәт бу.

Ачлык үзәкләргә төшеп, түзәр чама калмагач, кардан да арынып бетмәгән бакчада ялангач куллар белән черек бәрәңге эзләү, кышкы суыкта туңып, эреп, череп, сыер тизәгенә охшап калган черек бәрәңге табып, шуңа сөенә-сөенә кәлҗемә пешереп ашаулар; зәмһәрир суыкларда 15 чакрым ераклыктагы Лашман авылына йөреп укулар, тишек киемнәрдән суыкның үзәккә үтүләре, өйгә кайтып җиткәч, чабатага боз булып туңып ябышкан аякларны учакта эретеп утырулар…

Чыдаса да чыдар икән адәм баласы нужа-михнәткә! Сугыш чоры балаларының хәтеренә мәңге онытылмаслык булып уелып калган әрнүле мизгелләр бу!

Ниһаять, 1946 елда Барый абый кайта. Сугыш тәмамланганнан соң, Төньяк Украинада балалар укыткан егетне тагын авыл мәктәбенә укытучы итеп билгелиләр. Әни аның солдат кителе белән бүреген, галифе чалбарын киеп укырга йөри. Яшьтәш малайлар: «Әминә, кайсы фронтта хезмәт иттең?» – дип көлә… Берчак район үзәгенә киткән абыйсы әнигә бер пальто алып кайтып бирә. «Урман аша чыкканда, карасам, юлда пальто ята. Узып баручы да, каршыга килүче дә күренми. Алыргамы, юкмы, дип уйлап тордым-тордым да, алырга булдым. Сиңа кыскартып кияргә ярар. Хуҗасы килеп чыкса, бирербез», – ди. Нишлисең, юклык! Зәмһәрир суыкта киндер күлмәктән йөреп булмый бит. Ике үлчәмгә зур булса да, пальто җылы, матур анысы, ләкин кигән саен, хуҗасы килеп чыгып салдырып алмаса гына ярар иде, дип коты оча торган була әнинең…

Адәм баласына түгел, эт өлешенә дә тиеш булмаган авырлыкларны кичерергә туры килсә дә, белем алуга омтылышы көчле була әнинең – Лашманда урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга китәргә карар кыла. Шыр ятим кыз бала үзенә һәм булган белеменә ышанып, башкалага юл тота. Билгеле, Казан аны кочак җәеп каршы алмый. Ләкин тырышлык һәм максатка омтылыш үзенекен итә – җиде фәннән имтихан тапшырып, данлыклы Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Ярдәм итүче кешесе булмагач, тормышка теш-тырнагы белән үзенә ябышырга туры килә: читтән торып уку бүлегендә укый, төзелештә йөк ташучы булып эшли. Белемле булу теләге 17 яшьлек кыз баладан иллешәр килограммлы капчыклар да күтәреп ташыта… Атаклы галимнәр – Мирфатыйх Зәкиев, Зәет Мәҗитов, Нил Юзеев, Ибраһим Нуруллин, Мирза Мәхмүтовлардан белем ала; язучы Җәвит Рәхимов, филология фәннәре кандидаты Казбек Гыйззәтов, диктор Иркә Сакаевалар белән бергә укый ул.

…1961 елда әнине, әтиебез бәхетенәдер инде, юллама белән, Чирмешән районы, Түбән Кәминкә авылы мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Әни бик тә чибәр, зәңгәр күзле, сылу кыз була. Әтиебез – куе бөдрә чәчле, төз буйлы егет асылы, клуб мөдире. Бергә спектакльләр, концертлар оештыралар. Бер ел дуслашып йөргәннән соң, өйләнешергә булалар.

Әти белән әни 1962 елда гаилә корып, бергә 47 ел гомер кичерделәр. Әни мәктәптә 30 ел укытучы булып эшләде. Сабыр, акыллы булды. Әтине бик хөрмәт итеп, олылап яшәде. Әниебез – бөтен гамәле, холкы-фигыле белән аристократларча зыялы, тәрбияле, ипле кеше. Без беркайчан да аның кеше турында начар сөйләгәнен, кем беләндер ачуланышканын ишетмәдек. Яратып кабатлый торган сүзләре «таш белән атканга – аш белән атыгыз» булды. Хәзер дә шулай. Үзе дә шул принципка тугры калды.

Яшьли язмыш кочагына ташланып, таянычсыз калганга, ятимлекнең бөтен әрнүен үз йөрәге аша үткәргәнгәме, әниебез әтине ире дә, туганы да, әти-әнисе дә итеп тә күрде, аңа иң изге затка караган кебек карады.

Әтиебез Әсгать Җамалетдинов, чын мәгънәсендә, хөрмәткә лаек зат иде. Беркайчан да сүз йөртмәде, кеше өлешенә керүдән, хәрәм малдан уттан курыккандай курыкты, кешегә ярдәмчел булуны үзенең изге бурычы итеп санады.

Сугыш чоры балаларына тигән бөтен авырлыкны да үз җилкәсендә татый, сабый чагыннан дөнья йөген төптән җигелеп тарта башлый. Гомуми эш стажы гына да 52 елга җыела.

Бабабыз Юныс белән әбиебез Агиян сигез бала – биш малай, өч кыз тәрбияләп үстерә. Юныс бабай – гражданнар сугышы мәхшәренең үзәген – Перекопны, Сиваш сазлыкларын узган, Бөек Ватан сугышында да катнашып, уң аягын яралап кайткан фронтовик, утлар-сулар кичкән легендар ил сакчысы. Юныс бабайның Фрунзе, Орджоникидзе һәм Гамарник кул куйган мактау кәгазе була. Октябрь революциясенең 50 еллыгы уңаеннан ул бүләкне Кызыл Йолдыз орденына алыштыралар. Әтинең бабасы – Минһаҗетдин бабай Кышкы Сарайда Семенов полкында патша сагында 8 ел хезмәт иткән.

Әтиебез үзе солдат хезмәтен Балтыйк буенда башлап, Польша, Чехословакия, Көнбатыш Германиягә кадәр барып чыга. «Польшаның Болеславец шәһәре аша узганда, фельдмаршал Кутузовның йөрәге күмелгән урында озак басып тордым. Һәйкәлгә язылган «Тело увезите в Россию, сердце остается с солдатами» дигән юлларны укып, тетрәнгән идем. Ә геройның гәүдәсе Петербургка алып кайтып күмелгән. Згеж шәһәре янындагы туганнар каберлегендә – язучы Гадел Кутуй каберен, Старгард шәһәрендә Советлар Союзы Герое, подполковник Зәки Хәбибуллин каберен зыярәт кылдым», – дип сөйләгәне хәтердә.

Әти-әни йорты әтинең туганнары өчен туган йорт, төп нигез ролен үтәде. Туганлык җылысына, туган як һавасына сусаган туганнар безнең йортта сыену тапты, шөкер. Әти белән әни бакыйлыкка күчкән туганнарны да шушы йорттан мәңгелеккә озатты, аларның рухларына Коръән ашлары биредә үткәрелде. Инде сигезеннән әтинең безнең өчен бик кадерле булган бер сеңлесе генә калды. Разыя апабыз 18 яшеннән алып Мәскәүдә яшәсә дә, елга бер кайтып, әти-әнисенең, туганнарының каберен зыярәт итеп китә.

Бик зирәк, феноменаль хәтергә ия иде безнең әти. Ферма мөдире, экономист, бухгалтер, бригадир вазифаларын башкарырга 10 класс белеме җитте аның.

Әтиебез гомергә чиста күңелле, үз кыйбласына тугры кеше булды. Коммунистлар заманында партиягә кермәде, ләкин бер көн калмыйча хөкүмәткә эшләде. Заманалар үзгәреп, элек дингә каршы агитация алып барган коммунистлар мәчет юлында йөргәндә дә, әтиебез модага ияреп, дин дип аһ ормады – аның иманы күңелендә иде. Кеше хакына кермәү, рәнҗеш алмау, гадел, туры сүзле булу, балалар, оныклар дип яшәү – аның кыйбласы шул булды.

Әтиебездән безгә мирас булып, берни белән дә бәяләп булмаслык байлык – туган нигезебез һәм җәннәтнең үзе белән тиңләрлек гүзәл гөлбакча калды. Утыз яше дә тулмаган була, әти үз нигезен булдыра – яңа йорт җиткезә. Кайчандыр тыкрык булган урынга туфрак ташып, авылда беренче булып җиләк-җимеш бакчасы утырта. Болар барысы да – ил тоткасы булырдай чын ирләр гамәле. Өебезне миләш, кара миләш, балан, алмагач, шомырт һәм башка куаклар уратып алган. Яз җиткәч, тирә-якны хуш искә күмеп, бакчабыз шау чәчәккә күмелә, көзен мул уңышы белән сөендерә. Яшелчә орлыклары әзерләгәндә, үсентеләр утыртканда да, авылдашлар өчен, «запас» белән әзерли иде әти. Үсентеләрне таратканда исә, аларның сортлары турында тәфсилләп сөйләп бирә, ничек тәрбияләргә икәнлеген аңлата. Мул уңышлы бакчабызның рәхәтен без генә түгел, авыл халкы да күрде. Әтиебез исә, кешегә яхшылык эшли алуына, хезмәтенең нәтиҗәсенә сөенеп туя алмады. Шуңа да, әтине халык «Мичурин», дип йөртте. «Синоптик», «авыл тарихчысы», «аяклы энциклопедия» дигән кушаматлары бар.

Әтинең үләренә 5 айлап калгач, «Татарстан яшьләре» газетасында аның турында «Кәминкә Штирлицы» дигән мәкаләсе басылып чыкты. «Үзенчәлекле мишәр төбәгенең горурлыгына, хөрмәт иясенә әверелгән, кабатланмас шәхес дәрәҗәсенә күтәрелгән Әсгать абый белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырдым. Кызыклы кеше белән гәп кору – җан рәхәте», – дип яза ул. Чыннан да, әтиебез бик акыллы, зиһенле кеше иде шул. Теләсә кем белән теләсә нинди темага әңгәмә кора ала, үзенең акыллы фикерләре белән торган саен шаккатыра иде. Хәтердә, хәтта лаеклы ялга чыккач та, колхоз идарәсеннән шалтыратып киңәшләшәләр, аның ярдәмен сорыйлар иде… Үзенең зиһенен җәмгыять өчен файдалы юнәлешкә – эшкә җикте әти – туган авылыбызның шәҗәрәсен төзеде. Юныс бабай да шәҗәрә төзегән булган, тик кулдан-кулга йөри торгач, ул югалган. Әти аның хатирәләренә таянып, тарихны торгызды. Бикмәт ыруын (ягъни җиде буынны) – Бикмөхәммәт нәселен барлап, 550 кардәшебезне теркәде. Нәселебез һәм авылыбызның үсү тарихын язып, оныгына васыять итте. Әтинең әлеге китабына бик күпләр рәхмәтле. Шәҗәрәне сорап килүчеләр, кызыксынучылар күп булды, кардәшлекне олылаучылар артты. Авыл тарихына кагылышлы нинди мәгълүмат кирәксә дә, олысы-кечесе әти янына килә иде.

Әтиебез гомер буе укыды. Белгән саен беләсе килә иде. Авыл китапханәсендә укымаган китабы калмады. Хәрби һәм тарихи китаплар сериясен өйгә яздырып алдырды, Сталинның 13 томлыгына кадәр укып чыкты.

Гомер буе җаваплы урыннарда эшләде, тик халыкка карата каты куллы, бәгырьсез булмады әтиебез. Колхоз малыннан файдаланырга мөмкинлекләре күп булганын да беләбез, тик йортыбызга хәрәм мал кертмәде. Һәркем белән уртак тел табып эшләгәнгә, ярдәмчел, кешелекле булганга, авылдашларның хөрмәтен, ихтирамын тоеп яшәде.

…Безнең әти кебек көчле, матур, акыллы кешенең үлеме берничек тә башка сыймый торган хәл. 71 яше тулганда әтиебез авырып китте. Шифаханә юлларын таптауның файдасы юк иде инде. Соңга калганбыз. Әтиебезнең күңеле бездә, балаларында булса да, дөнья куып, газизебезнең сәламәтлеге турында кайгыртырга гамебез җитмәгән шул! Озак ятмады әтиебез. Гомер юлын матур, намуслы үткән, бакыйлыкка да матур итеп китеп барды… Үлемне «матур» дип әйтү, бәлки, бернинди дә кысаларга сыймыйдыр, ләкин безнең әтиебез үлгәндә дә үзенең акыллы һәм кешелекле булуын тагын бер кат раслады. Гомеренең санаулы көннәре генә калганлыгын белсә дә, «үләм» дип безне борчымады, барысын да салкын акыл белән уйлап, җайлап кына җирләү тәртибен аңлатты. Әниебез исә… Беркатлы, самими күңелле әниебез, әти үлем түшәгенә яткач та, аның үләсенә ышанмады. Шуңа күрә, әти аның белән бигрәк тә сак булырга тырышты. Үләр алдыннан гына әни белән бәхилләшкән ул…

– Ир кешегә йөкләнгән бурычларның барысын да эшләдем – йортлар төзедем, агачлар утырттым, балалар тәрбияләп үстердек. Бергә 47 ел гомер иттек. Син безнең тормыштан канәгатьме? – дип сораган ул әнидән.

– Үз көчебез белән көн иттек, гомер буе намуслы яшәдек. Биш балабызны тәрбияләп, аякка бастырдык. Тамагыбыз тук, өстебез бөтен булды. Мин шуннан артык бәхеткә өмет итмәдем, – дигән әни.

– Мин синең белән бәхетле булдым. Әти-әниемнең яраткан килене идең, мине хөрмәт итеп яшәдең. Мин сиңа бик рәхмәтле!

Бу аның «мин синнән бәхил» дигән сүзләре булган…

Шуннан соң әтинең хәле авыраеп киткән. Әни догалар укып, әтинең аркасын сыйпаган. Әти аның саен, «укы әле, тагын укы», дигән. Әни укыган. Шулай итеп, әти әнинең итәгенә башын куеп җан биргән.

…Әтине бик терелтәсебез килде. Китаплардан укыган, кешеләрдән ишеткән ысуллар белән дәваларга тырыштык. «Булмый инде, балалар. Сез кулыгыздан килгәннең барысын да эшләдегез, мин сездән канәгать…» «Канәгать» диюенең, «мин сездән бәхил», дип әйтергә теләп тә, әлеге сүзне безне борчуга салмас өчен, аермачык әйтергә базмавы аңлашыла иде…

Якын кешеңне мәңгелеккә югалткач, йөрәккә берьюлы кырык энә кадала, ди. Кырык көн дәвамында алар берәм-берәм төшә бара, ә берсе – соңгысы мәңгегә йөрәктә кала икән. Җанга чи яра салып, гомер буена йөрәкне тырнап, сызлатып-сыкратып торырга аның шул берсе дә җитә икән…

Лилия ЯРУЛЛИНА.

Чирмешән районы, Түбән Кәминкә авылы – Яр Чаллы шәһәре.

Минем кадерлеләрем , 2.3 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии