Уйнап әйтсәң дә уйлап әйт

Әй кызык та инде бу тормыш дигәннәре! Юк кына сүздән астын өскә китерә дә куя. Ире белән 22 ел бергә гомер иткән танышым сөйләгәннәрне сезгә дә языйм әле. Берсен берсе су урынына эчкән, өтеренә кадәр белеп бетергән якыннар арасында да төрле хәлләр булып куя шул. Ике ел элек Наилә (исемнәр үзгәртелде. Авт.) ире Рәфис белән мәҗбүри медицина тикшеренүе үтеп йөрде. Үзенә түгел, иренең эшеннән кушканнар. Ел да үткәреп, тикшереп торган булалар бит. Үз районнарында үтәргә булса бер хәл, чит район үзәгенә барып үтәргә кирәк. Имештер, иренең эшеннән шул шәһәр сырхауханәсе белән генә килешү төзелгән. Авылда яшәгән кеше өчен әллә кая 70 чакрым ераклыкка барып тикшеренү узу бер дә җиңел түгел анысы. Ярый әле Наиләнең ял көннәренә туры килде. Таң беленгәнче чыгып китәләр дә караңгылангач кына кайтып керәләр. Ул сырхауханәләргә сәламәт булсаң да йөрергә язмасын, диген син. Хәле начар кешегә нишләргә кирәк? Аның авырлыкларын әйтәсеңме?! Өч көн йөрелде. Шулай бер көнне иртән чыгып киттеләр. Төне буе буран дулаганлыктан, капка төпләрен көрәп чыксалар да, олы юлга алай салмаган иде. Шәһәргә барып җитәрәк, кул күтәреп бер хатын-кыз туктатты үзләрен. Машинасының бензины бетеп сүнүен аңлатты. Үзе юка гына пәлтәдән. Озак торган булган, ахры. Тәне шулкадәр туңган. Иреннәре зәңгәрләнеп бетеп, тешләре тешкә бәрелеп калтырый иде. Рәфис үз машинасына әлеге хатын-кызның машинасын тагып, әйткән җиргә илтеп куйды. Тикшеренү сәяхәтенең башы менә шундый маҗарадан башланып китте. Аларның сырхауханәләре дә шушы төштә булып чыкты. Дөрес, бу беренче көн генә барулары иде. Кассага акча түләгәч, кайсы бүлмәләргә керәсе язылган исемлек тоттырдылар. Бүлмә саен су буе чират. Анда кеше өстендә кеше! Ул чират дигәннәре бармый азаплады. Бу сырхауханәдә күп оешмалардан шулай тикшерүләр узалар икән. Бер көнгә көчкә дүрт-биш бүлмәне узып чыга алдылар.

Әмма икенче көнне баргач, Рәфиснең анализлары начар икәне мәгълүм булды. Яңадан анализлар биреп, калган бүлмәләрне үттеләр. Соңгы бүлмәгә терапевтка кергәч, канда спирт табылуы бөтенләй башка сыймаслык хәл булды. Күзен шар итеп карап утырган табибка Рәфис үзенең инде 5 еллап спиртлы эчемлекләрне авызына да алмаганын, кичә сәгать алтыдан соң берни дә ашамаганлыгын аңлатты. Әмма табиб дигәннәре әллә шаярды, әллә кеше язмышы белән уйнады. Аның: «Алайса, хатының берәр нәрсә кушып эчертә инде», – дигән сүзеннән Рәфис егылып китә язды. Әлбәттә инде, бу анализларны табиб үткәрмәде. Медицина тикшерелүе үтте дигәнгә имзасын да, тамгасын да куймады. Хәзер нишләргә, дип чыгып барганда, каршыларына үзләре юлда ярдәм иткән кыз очрады. Ак халаттан, ягымлы гына итеп нишләп йөргәннәрен сорашты. Әлбәттә инде, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр. Кыз кәгазьләрне алып, китеп югалды. Бер унбиш- егерме минуттан соң тагын пәйда булды. «Эшегез бетте», – диде ул, елмаеп. Шулай итеп, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына тагын бер кат ышанып, яхшылыкның җирдә ятмаганына инанып, кайтыр юлга чыкты алар. Ләкин Рәфиснең күңелен шик уты кимерә башлаган иде инде. Аңа анализларында күп күләмдә спирт булуы тынгылык бирмәде. Нәрсә ди әле табиб? Хатының нидер эчертә, диме? 22 ел яшәгән ир белән хатынның арасыннан кара мәче үтте. Шул көннән Рәфис Наиләсенең пешергән ризыгын, ясаган чәен эчә алмаска әйләнде. Ашаганда, эчкәндә дә күңеленә ятмый иде. Юкка тавыш чыгара башлады. Әллә бу хәл сәбәп кенә булды, әллә вакыты җитте – Рәфис гомер буе яшәгән хатынын, балаларын ташлап өйдән үк чыгып китте. Әмма бер елдан ялгышын аңлап кире әйләнеп кайтты. Уйнап әйтелгән сүзнең тәэсире кеше тормышын җимерергә, хәтта кеше язмышын хәл итәргә, кеше гомеренә дә кул салырга мөмкин бит. Уйнап әйтсәң дә уйлап әйт, дип, тикмәгә әйтмәгәннәр шул борынгылар.

Айгөл ВӘЛИУЛЛИНА

Комментарии