Ике гасырда яшәп карау

Ике гасырда яшәп карау

Аермасы бармы? Бар, бик күп. Узган гасырда халыкка, бигрәк тә татар халкына күп төрле авырлыклар кичерергә туры килә. Искә алыйк 1921нче елгы ачлыкны. Ни өчен татар булган өчен генә кораллы солдатлар белән килеп, ахыргы кабым икмәкләренә кадәр талап алалар? Ни өчен Идел буенда яшәгән татар халкы гына ачлыктан интегә? Урыс авылына барып хәер сорашучы яки ялланып эшләүчеләр ач үлемнән котылып калалар.

Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен татар булганга гына Герой исеме ала алмаган каһарманнарыбыз бихисап булган. Хәзер инде соң булса да язып куялар.

Бүгенгә кайтсак, барыбыз да күреп торабыз. Татар балаларын татарча укытмаска кыл тартыша өлкән агай. Татар халкының бүгенге яшәешен аның үҗәтлелеге, булдыклылыгы белән генә икәнен яхшы аңлыйм мин.

Берәр якка сәфәр чыксагыз, хәтерләп барыгыз әле. Татар авылы нинди дә, урыс авылы ни хәлдә. Автобуста барасың, яп-якты авыл күренә. Барысы да, татар авылы бу, дип тәгаенләп куя. Тагын бер авыл, монысы караңгы, моңсу. Урыс авылы бу, дип тамга куя халкым. Нәкъ менә шулай була да. Бу күренешнең сере тирән түгел. Татар халкы бик тә эшчән, көнче халык. Ак көнләшү белән көнләшә белә ул. Әйтик, күршесе түбәсен ак калай белән япса, бу як күршесе тагын да яхшырагы – буялган калай белән яба. Нәкъ менә шулай булачак, афәрин!

Үткән заманга әйләнеп кайтыйк әле. Халык өчен бик авыр вакыт Ватан сугышын әйтмим дә инде, әле менә бик еракта да калмаган 1964-1965нче елларны гына искә алыйм. Кукмара районының Саба районына кушылган еллары. Саба «Сельхозтехника»сының торф отряды – Оштырма, Юмъя, Кузмес авылларында торф-черемә кертеп, басу ашлап йөрибез. Без Кузмес авылында. Җәй уртасы. Эштән соң халыкка җапрак ташыйбыз. Җапрак – безнеңчә миллек була инде ул. Халык урманда туйраны – яшь куакларны буе белән кисеп әзерләп куя да, без алып төшеп бирәбез. Җапрак-яфрак кыш көннәрендә малларга азык була.

Бер көнне авыл кибетчесе Миша агай, әйдә әле, Миша, җапрак алып төшик әле, дип, миңа эндәште. Алар янында мин дә Миша. Алып төшеп бушаттык. Берәр нәрсә кирәкмиме, ди бу. Карыйм, кибет киштәләре буш. Бер урында 8 литрлы калай банкада алма повидлосы, бер якта тукыма төргәкләре, шырпы, сабын. Һәм дә инде бер киштә тулы аракы. «Ни, нәрсәң бар соң? Бер кирәкле әйбер дә юк бит», – дим кибетчегә. «Бераз песогым бар», – ди. «Күпме бирә аласың?» – «Биш кило бирә алам», – ди. 2 метр ситса сатып алып, песокны шунда төреп, акчасын биреп, шатлыгымнан ни эшләргә белми машинамны кабыздым. Иштуган разъезды аша авылга, әти-әнине сөендерергә кайтып киттем. Беләсезме, әти кабул итмәде. «Кибет баскансың, кайдан алдың, шунда илтеп куй. Алып чыгып кит өйдән песогыңны», – дип мине сүкте. Көч-хәл әтине ышандырып, төн уртасында самавыр кайнатып, баллатып чәй эчтек. Шөкер Аллаһыма, аннан шалтыр-шолтыр тагын Кузмескә. Эш көтә.

Тагын да бер хәл. Шул ук ел. Шәмәрдәннең тимер юл кибетенә сатуга ак май чыккан. 3 кило алып була. Акчам җитми. Фургонда эшли торган Абдулла исемле олпат кешегә акча сорап кердем. Миңа ышанып, сораганымны бирде. Чиксез рәхмәтле мин аңа. Әти-әнинең куанганын күрү минем өчен бик зур шатлык. Яшисе килеп китә.

Менә узган гасырның берничә мизгелен искә төшереп үттек. Үткән белән бүгенгене чагыштырып карыйм да, башларны чайкап куям. Исләр китәрлек хәзерге мул тормышка. И-и Раббым, Аллаһ, саулык-сәламәтлектән аерма. Илләребез, йортларыбыз, елларыбыз тыныч булсын.

Тагын да бер артка борылып карыйк әле. Сугыш беткән. Ашарга-эчәргә кытлык. Миңа 6-7 яшь. Әни миңа дәшә, улым бар әле, болынга төшеп, атлык башларын сыдырып алып мен, ди. Беләм инде, токмач урынына ашка сала ул аны. Киндер букчаны тутырып, атлык башы сыдырып алып мендем.

Ул вакыттагы ипи пешерү серләрен сөйлим әле. Алабутаны җыеп, кояшта киптереп, орлыгын сугып алабыз. Аннан иллегә илле, ягъни яртылаш арыш яки арпа белән кушып, тегермәндә тарттырабыз. Шул онга чи бәрәңгене кыргычтан кырып туглап, ипи итеп пешерәсең. Бик тәмле ипи була торган иде. Хәзер генә ул алабутаны чүп үлән диләр. Үләннәр безне ачлыктан коткарды. Шул үләннәрдәге витаминнар аркасындадыр инде бүгенгәчә яшәвебез.

Ул чорда халыкның хезмәтен хезмәт көне белән бәялиләр иде. 1 көн эшләгәнгә бер хезмәт көне. Еллык хезмәтне санаганда бер хезмәт көненә бер кило икмәк бирсәләр, галәмәт була инде. Юк шул, 200-300 граммнан хисап ясыйлар. Хәтеремдә, әти, әни, абый – өч кеше ел буе эшләп, өч капчык арыш тигән иде. Аларның чарасыз калып, шул өч капчык арыш янына утырып, алга таба ничек тамак туйдыру турында сөйләшүләре әле дә күз алдымда сыман. Уйларсың да, без җиде бала идек бит. 9 тамак дигән сүз.

Гаепләмәгез, искә алуның гөнаһы юк аның. Бу язмаларны яшьләр дә укымый шул. И-и, укысыннар иде. Үткәнне белү кирәкле шәйдер ул.

Бүгенге көнебез муллыкта, туклыкта, шөкер Аллаһыма. Еллар гына тыныч булсын.

Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии