Үз героебыз

Үз героебыз

2007нче елның 9нчы декабрендә без тагын бер бәйрәмне билгеләп үтә башладык. Ул – Ватаныбыз геройларын барлау, искә алу көне ул. Безнең Арча районы, Яңа Кенәр авылы бу яктан бәхетле, чөнки безнең үз героебыз бар.

Узган ел Стелла Зәкиевна үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан үзешчән язучы Рузалия Насибуллина («Безнең гәҗит»нең даими авторы, газетабыздагы язмалары Рузалия Ибраһим тәхәллүсе белән басыла. Ред.иск.) «Акланган өметләр» дигән китап бастырып чыгарды. Бу китап яшь буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә озак еллар армый-талмый эшләгән Стелла Зәки кызы Габдрахмановага багышлана. Яңа Кенәр урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыткан Стелла апа Татарстан укытучылары арасында беренчеләрдән булып Социалистик Хезмәт Герое исеме алган кеше. Әлеге китапта аның балачак һәм мәктәп еллары, гаиләсе һәм педагогик эшчәнлеге турындагы язмалар, фоторәсемнәр урын алган.

Стелла Зәкиевна 1933нче елда Әтнә районы, Кышлау авылында туа. Аның өлешенә аянычлы язмыш туры килә. 4 яшендә дөм ятим кала ул. 1937нче елда әтисе Зәки Мөхсиновны советка каршы эшчәнлек алып баруда гаепләп, «Черек Күл»гә ябалар. 1938нче елның 9нчы маенда ул атып үтерелә. Тагын бер атнадан – 16нчы май төнендә әнисе Зәйнәпне дә «кара машина» алып китә.

Стелла Зәкиевна 1950нче елда Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә. Биш елдан институтны уңышлы тәмамлап, рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алып чыга. Яшь укытучыны юллама белән Яңа Кенәр мәктәбенә җибәрәләр. Ул елларда бу авыл район үзәге була әле.

1978нче елда Стелла Зәкиевнаны Мәскәүгә Бөтенсоюз укытучылар съездына чакыралар. Ул съездда дәүләт җитәкчесе Леонид Брежнев үзе чыгыш ясый. Мәгариф өлкәсендә озак еллар куйган тырышлыгы өчен Стелла Зәкиевнага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Ленин ордены һәм алтын «Урак һәм Чүкеч» медале тапшырыла.

Яшь белгеч Хәбир Фәйзрахман улы Габдрахманов та Яңа Кенәр мәктәбенә Стелла апа кебек юллама белән җибәрелә. 1959нчы елны алар гаилә корып, 40 елдан артык пар канатлы булып гомер иттеләр. Бер ул, бер кыз үстерделәр. Хәбир Фәйзрахманович укучыларга физика, астрономия фәннәреннән белем бирде.

Әлеге көннәрдә безнең якларда Рузалия Насибуллинаның «Акланган өметләр» китабын тәкъдим итү кичәләре бара. Башта Яңа Кенәр мәктәбендә, аннары Яңа Кенәрнең зурлар китапханәсендә, Ташкичү авылы мәдәният йортында һәм Стелла Зәкиевнаның туган авылы – Әтнә районы, Кышлау авылында узды ул. Анда аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләре, укучылары, авыл халкы һәм килгән кунаклар катнашты. Истәлекләр, хатирәләр барланды, җырлар җырланды. Күңелле кичә булды ул. 3 сәгатьтән артык барса да, һич ялыктырмады.

Китапның авторы, үзе дә 42 ел мәгариф системасында эшләгән Рузалия Насибуллинага да бик күп рәхмәт сүзләрен ирештерделәр. Китап 300 данәдән артыграк басылган. Аның 50 данәсен автор мәктәпләргә тарату өчен Арча РОНОсына бирде. Китапны укып чыкканнан соң, Стелла Зәкиевна белән бергә эшләгән хезмәттәшләре дә, без аның турында бик аз белгәнбез икән дип шаккатты. Элеккеге укучылары һаман да хатлар язып, хәлен белешеп тора икән. «Югары уку йортларына укырга кергәч, безне татар мәктәбен тәмамлаган дип белмиләр дә иде», – диләр. Бу – укытучы апаларының хезмәтенә иң зур бәя бит. Алар тормышта дөрес юл сайларга булышканы өчен, укытучыларына гомер буе рәхмәтлеләр.

Авылыбызның күп санлы ветераннары арасында Стелла Зәкиевна иң хөрмәтлесе һәм иң кадерлесе.

Ветеран укытучы белән очрашу, аның турындагы китап белән танышу кичәсенең чираттагысы 15нче мартта Арча районының Түбән Оры клубында узачак. Стелла Габдрахманова шушы авыл килене – аның ире Хәбир Габдрахманов шушы авылдан иде. Кичә көндез 14 сәгатьтә башлана.

Габделбәр САБИРОВ,

Яңа Кенәр авылы ветераннар советы рәисе

Арча ягы – данлыклы Казан артының үзәге, татар халкының тарихын, әдәбиятын, мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән, бөек Тукайны, Мәрҗанине, Курсавины, Күлтәсине һәм башка олы, зыялы шәхесләрне биргән төбәк. Безнең як кешеләре мәгърифәтлелеге, миллилеге белән аерылып тора. Аларда ата-бабаларның зирәклеге буыннан-буынга күчә, гомуми мираска әйләнә.

Арча төбәге алтмышлап мәгърифәтче, җитмештән артык профессиональ язучы, йөзләп фән әһеле, мәдәният-сәнгать эшлеклеләре, дүрт Советлар Союзы Герое, алты Социалистик Хезмәт Герое тәрбияләгән. Шулар арасында Социалистик Хезмәт Герое – Габдрахманова Стелла Зәки кызы аерым абруйлы урын алып тора. Үзенең бар тормышын балалар укытуга, киләчәк өчен лаеклы алмаш тәрбияләүгә багышлаган әлеге шәхесне һәркем зур хөрмәт белән телгә ала.

Стелла Зәкиевна дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, тыйнаклык, балаларга мәхәббәт, намуслылык, сабырлык… Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше ясый, ди халык мәкале. Нәкъ менә әлеге сүзләр дә Стелла Зәкиевнага туры килә. Хезмәт юлында чагылган асыл сыйфатлары халык күңелендә яңгыраш тапты. Тынгысыз иҗади эзләнү, үз эшенә бирелгәнлек бездә соклану хисләре уята, һәрнәрсәдән хәбәрдар булу, кешелеккә, дөньяга булган олы хисләр, пакъ күңел һәркем өчен үрнәк.

Хөрмәт белән, Арча районы башлыгы И. Г. Нуриев

Фаҗигале язмыш та сындыра алмаган акланган өметләр…

«Красная Татария» газетасында 1935нче елның 18нче гыйнвар санында «Замечательные люди» дигән мәкалә басылып чыга. Мәкаләгә эпиграф итеп И.Сталинның түбәндәге сүзләре куелган: «Людей надо заботливо и внимательно выращивать, как садовник выращивает облюбованное плодовое дерево». Әлеге мәкаләдә автор М.Бубеннов шул чорның гади эшчедән җитәкче дәрәҗәсенә кадәр үз тырышлыгы белән күтәрелгән гаҗәеп берничә кешесе турында яза. Шул мәкаләдә искә алынган кешеләр арасында Зәки Мөхсинов та бар. Ул «Акланган өметләр» дип аталган китап герое Стелла Габдрахманованың әтисе. Мәкаләдә аның гади кешедән партия ярдәмендә зур шәхескә әверелүе, артта калган киез итек фабрикасын алдынгы иткән җитәкче булып үсүе турында сүз бара.

Тик әлеге мәкалә басылып күп тә үтми, макталган ир-егетләрнең күбесе репрессия дип аталучы иттарткычның корбанына әйләнә. Кызганычка каршы, шулар арасында Зәки Мөхсинов та бар.

1937нче елларда Мөхсинов Зәки Мөхәммәтҗан улы (1898нче елгы) Татгосиздат җитәкчесе булып эшли. Бик тырыш, тирән белемле, сәләтле, үз эшен намус белән башкаручыны һәркайда хөрмәт итәләр. Ихтирамга лаек кеше була ул. Шул ук елның 10нчы июлендә НКВД тарафыннан кулга алына. Аны уң-троцкийчыларның террорчы оешмасында торып, советка каршы эшчәнлек алып баруда гаеплиләр. «Халык дошманнары»ның атаклы төрмәсе «Черек күлгә» ябалар.

Стелланың әнисе Зәйнәп Черек күл төрмәсенә иренең хәлен белергә килеп йөри. Үз авызыннан өзеп, иренә ризыклар ташый. Зәки Зәйнәпкә хат язып чыгара: «Минем бер гаебем дә юк. Озак тотмаслар, 3-4 айдан чыгарырлар. Көт мине».

Ләкин бу бәхет аңа тәтеми. Ни өчен утыртканнарын да белмичә, нахак бәлаләр тагып, җәфалы һәм газаплы допрослардан, кимсетелүләрдән, мыскыллаулардан тәмам рухы сындырылган Зәки 1938нче елның 9нчы маенда атып үтерелә.

Зәки Мөхсинов башка репрессияләнүчеләр белән бергә Казанның Архангель зиратына күмелә. Хәзерге вакытта анда истәлек плитәләре куелган. Плитәләргә атып үтерелгән репрессия корбаннарының фамилияләре чокып язылган. Мөхсинов Зәки исеме дә шулар арасында…

СССР Югары Судының хәрби Коллегиясе карары белән Зәки Мөхсинов 1958нче елның 13нче февралендә реабилитацияләнә.

ӘНИСЕЗ ДӘ, ӘНИЛЕ ДӘ ТОРМЫШ

Бу нәсел өстенә төшкән фаҗигаләр, нахакка түгелгән кан, күз яшьләре белән сугарылган тулы бер чорны күз алдына китереп бастырды. Стелла апаның әнисе Зәйнәп Сөләйманова – НКВД ялчылары алдында тез чүкмичә, иренә хыянәт итүгә караганда, «халык дошманы хатыны» дигән кара исемне күтәреп яшәүне артык күргән меңәрләгән хатыннарның берсе.

Сөләйманова Зәйнәп Лотфулла кызы 1904нче елда Арча районы Кышлау авылында туган, ВЛКСМ члены, югары белемле педагог-физик, Казан шәһәрендә яшәп, Ленин исемендәге заводта эшләгән, әлеге заводта техниклар курсында физика дәресләре алып барган.

Зәйнәп Сөләйманова ирен югалту ачысын татып та өлгерми, 1938нче елда 16нчы майның караңгы төнендә кара машина белән аны да алып китәләр. Нәрсә булганны абайламыйча калган бала караучы хатын: «Была в одной рубашке, не дали даже одеться, встала, поцеловала дочку и ее увезли», – дип сөйләгән.

Зәйнәпне һәм аның кебек күп укымышлы хатыннарны, юк гаепләр тагып, Мордовия лагерьларына илтеп тыгалар. Мордовия лагере урман эченә урнашкан. Биек коймалар белән әйләндереп алынган. Әсирләр мастерскойда солдат киемнәре теккәннәр. Еш кына төннәр буе да эшләргә туры килгән. Хатыннар эш урыннарында авыр эштән, ару-талчыгудан егылып та калганнар. Зәйнәп тә берничә тапкыр аңын җуеп егылган.

Лагерь эчендә клуб шикелле ял итү урыны да була. Зәйнәп анда яшәүчеләрнең ялын оештыра, газаплы тормышларын аз гына булса да җиңеләйтергә тели. Ул әнисенә лагерьдан фотосурәт җибәрә: анда ул украин кызлары киеменнән, ә кулында – мандолина.

Елга бер мәртәбә передача җибәрергә рөхсәт ителгән. Әнисе Гыйльмибаян, әйберләр туплап, Казанга авырлык белән барып, кызына посылка илтә.

Зәйнәп Сөләйманова биш ел чәчәктәй гомерен Мордовиядә тоткынлыкта уздыра. Кечкенә кызчыгын, әнисен сагыну хисләре үзәкләрен өзә, тизрәк моннан кайтып китү теләге белән яши. Тик вакыт авырлык белән генә бара. 1956нчы елның 20нче сентябрендә ул бөтенләй реабилитацияләнә.

Әнисен кулга алганда, Стеллага бары 4 кенә яшь тулган була. Бала караучы сөйләгәннәрдән: «Баланы да алып киттеләр. Кара машинадан өч ир-ат чыкты да миңа аны киендерергә куштылар. Мин ак якалы бәрхет күлмәген, уйнап йөргән уенчыкларыннан бары курчагын гына чемоданга тыгып җибәрдем». Машинада барганда чит абыйлар аңа: «К папе едем», – диләр. «Юлда барганда тәрәзәдән карап бардым, качу турында уйлап утырганымны хәтерлим», – ди Стелла апа. Озак баргач, бер зур пыяла ишек төбендә калдыралар. Бу – ятимнәр йорты булган. «Мине, ишектән чыгып, бик күп бала чорнап алды», – дип хәтерендә яңарта ул көннәрне. Берничә ай яшәгәч, балалар «өйгә кайтабыз» дип, чабыша-чабыша әйберләрен җыйныйлар. Стелла да чемоданга әйберләрен тутыра һәм зур машинага таба балалар артыннан чаба. Ләкин Стелланы тотып зур залга алып керәләр. Ә анда кояштай балкып, күз яшьләре аша елмаеп, дәү әнисе Гыйльмибаян басып тора. Ул оныгын күкрәгенә кысып кочаклый, тиз генә сумкасыннан ак калач алып Стеллага тоттыра. Стелла, куркып: «Здесь нельзя», – дип, калачка кагылмаган.

Шулай итеп, Гыйльмибаян дүрт яшьлек оныгы Стелланы Казандагы балалар йортыннан эзләп табып, хәзерге Әтнә районындагы Кышлау авылына алып кайта. Стелла аны «дәү әни» дип йөртә. «Дүрт яшемдә әтисез дә, әнисез дә калдым. Тора-бара әти хәтеремнән югалды. Ә әнине көттем, чөнки дәү әнием һәрвакыт «менә тиздән әниең кайтыр» дип мине өметләндерә иде. Дәү әни мине бик яратты, гел күтәреп йөрде. Без бер-беребезгә иптәш булып яшәдек. Эшкә киткәндә, өйдә берүзем кала идем. Кечкенәдән дәү әниемә булышып үстем: идәннәр, савыт-сабалар юдым. Шунда әкренләп эшкә өйрәндем. Әле дә хәтерлим: безнең өчаяклы таба бар иде. Шуның астына ут ягып бәрәңге пешереп куя идем. Дәү әни мактый-мактый ашый иде.

Әнисез яшәгән елларымда аны дәү әнием алыштырды».

Тоткынлыктагы авыр газаплы биш елын үткәреп, Зәйнәп тә Кышлау авылына кайтып егыла.

«Ул көнне мин иске күлмәк кигән килеш катыкка оеткылык алырга күршеләргә киткән идем. Кайтсам, өйдә өч чит кеше утыра: бер әби белән бабай һәм бик матур хатын. Дәү әни мине алдына алып: «Кызым, бу апаны таныйсыңмы?» – дип сорады. Без бер-беребезгә карашып озак кына басып тордык. Бу хатын ничектер минем күңелемнең яшерен почмагында сакланып калган кечкенә генә бер өмет чаткысы чагылышы иде: аны кайчандыр күргән кебек, ләкин һич кенә исемә төшерә алмыйм. Якын да кебек ул, әмма шул ук вакытта бик тә ерак та. Дәү әнинең соравына: «Юк, мин аны белмим», – дип җавап бирдем. Аннан дәү әни: «Бу – синең әниең бит!» – дигәч, әни белән кочаклашып елаштык. Шунда мин әнинең никадәр якын, кадерле, газиз кеше булуын аңладым. Бик рәхәт иде аның кочагында басып торуы. Әни минем битләремнән үпте, чәчләремнән сыйпады. Без, бер-беребезне җибәрмичә, бик озак басып тордык. Әни миңа мулинадан бик матур курчак ясап алып кайткан. Ул курчактан мин бер дә аерылмадым».

Ирен югалту ачысын татыган Зәйнәп, авылда икмәккә кытлык еллар булса да, бераз җиңел сулап куя. Әмма күңел ярасы эзсез калмый, барыбер калкып чыга.

Зәйнәпне Кышлау мәктәбенә мөдир итеп куялар. Рус телен яхшы белүе аны туган мәктәбенә алып килә. Ул монда байтак еллар балаларга рус телен укыта.

Зәйнәпне бик яраталар. Ул дәрескә керү белән укучыларны авызына карата. Дәресләрне шулкадәр оста итеп үткәрә, һәрнәрсәне җиренә җиткереп аңлата, һәр баланың күңел җылысын таба белә. Бер яктан, бу аның тирән белеменә, икенче яктан, чибәрлегенә, сыгылмалы зифа буена, өздереп матур итеп җырлавына, скрипкада һәм мандолинада уйнавына, төрле халыклар биюен башкаруына таң калып, укучылар аңа сокланып туймыйлар иде. Яңа укытучы укучыларга белем-тәрбия белән беррәттән, аларны төрле кул эшләренә өйрәтә: бәйләү, тегү, чигү күнекмәләрен бирә. Кулъяулыклар, сөлгеләр чиккәндә, күңел җылысын салып, болын чәчәкләрен тукымага төшерә, шул матурлыкны тоя белүне балалар күңеленә дә сала. Ыргак белән челтәрләрне бик оста бәйли. «Клубның пәрдәсе юк иде, әни гимнастерка материалыннан ике зур пәрдә текте, уртасына урак-чүкеч рәсеме ясап куйды», – дип сөйли Стелла апа.

Кызганычка каршы, ирен югалту кайгысы, лагерьларда күргән газаплары Зәйнәпнең психикасын тәмам какшата. Ул 1953нче елдан, җитди авырып китү сәбәпле, хезмәт эшчәнлеген дәвам итә алмый. 48 яшьлек Зәйнәпкә табиблар «изменение личности» дигән диагноз куялар. Зәйнәп, күп тапкырлар больницаларда дәваланса да, кабат үз хәленә кайта алмый.

Социалистик Хезмәт Герое – Габдрахманова Стелла Зәки кызының балачагы әнә шулай үтә. Ярый әле әтисен дә, әнисен дә алыштыра алган, олы йөрәкле дәү әнисе Гыйльмибаян әбисе булган.

Әлеге тарих газетабызның актив авторы, Арча төбәгендә яшәп иҗат итүче, ветеран укытучы, халык мәгарифе отличнигы Рузалия Ибраһимның әле яңа гына нәшер ителгән «Акланган өметләр» дигән китап ярдәмендә әзерләнде.

Стелла апа минем дә укытучым иде. Кызганыч, ул 9нчы, 10нчы сыйныфларда гына рус теленнән белем бирде. Әгәр аның дәресләрендә элегрәк белем алырга туры килгән булса, мин һичшиксез урыс телен камил дәрәҗәдә белеп, өйрәнеп чыккан булыр идем. Укытучы нинди булырга тиеш, дигән сорауга, гомерем буе Стелла Зәкиевна кебек булырга тиеш, дия идем. Аның беркайчан да тавыш күтәргәнен, балаларга авыр сүз әйткәнен хәтерләмим. Һәрчак ягымлы иде ул апабыз. Хәтеремдә, әле яңа гына танышкан беренче дәресләр. Ул миннән нидер сөйләтергә тырышты да, «Әй, энем, сиңа бик авыр булыр. Урыс телен бөтенләй дә белмисең, бит. Тырышырга кирәк бик нык», – дип әйтеп куйды. Ул хаклы булды, Миңа тырышырга туры килде. Мәктәптә алып бетерә алмаган белемне институтта, тормыш юлымда җыярга мәҗбүр булдым.

Ихтирам белән, Стелла Зәкиевнаның укучысы

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии