- 12.03.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №10 (12 март)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Ринат әфәнденең «Мин кабахәтме?» язмасына («БГ», №8, 26 февраль) укучыларыбыз битараф кала алмаган. Бүгенге сәхифәдә авторның хатына килгән кайтавазларны тәкъдим итәбез.
И, мөэминнәр! Һәммәгез дә берләшкән хәлегездә Коръән эчендә булган тынычлык, хаклык юлына керегез! Әмма Коръән хөкемнәренә, тынычлык юлына каршы булган шайтан юлына кермәгез. Ул сезгә мәгълүм булган ачык дошман («Бакара» сүрәсе 208нче аять, Ногманый тәфсире).
Ринатның бу мәкаләсен укыгач, мин дә аз гына булса да үз фикерләремне язарга булдым. Ул хатында: «Гаиләм, ике балам, фатирым, машинам бар. Бар нәрсәм дә җитеш, Аллага шөкер», – дигән. Димәк, оят пәрдәсе ертылса да, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итүе, Иманы җаныннан чыгып бетмәгән, өметсез түгел дигәнне аңлата.
«Миңа утыз яшь», – дигәнсең. Минем дүртенче балам шушы яшьтә.
Диннең тоткарланып торуы аркасында, әти-әниләр куркуда булып, без намаз ияләре булып үсмәдек. Туган балаларыбызны да намазга бастыра алмадык. Балаларның дөрес юлдан китә алмауларына кемне гаепләргә дә белмәссең. Без ярый әле, кырык яшьтә булса да намазга баса алдык. Ә балалар, оныклар…
Шайтанның иң көчле гамәле бар. Ул начарны яхшы итеп күрсәтә белә. Дөнья – фани, ахирәт – мәңгелек. Бу дөнья – сынау йорты. Кем идең, каян килдең? Кем булдың? Кая барасың? Балаларыңа кара, кем бүләк итте бу җимешләрне?
Кеше безгә бүләк бирсә, без ничек рәхмәт әйтәбез. Аллаһы Тәгаләгә бу мәхәббәт җимешләре өчен ничек рәхмәтебезне белдерәбез. Аларга ничек үрнәк күрсәтәбез.
Без бит берәр әйбер алсак, аны дөрес эшләтер өчен инструкциясен укыйбыз. Кеше дигән катлаулы механизмны дөрес эшләтү өчен инструкция ул – Коръән Кәрим. Безнең ул күрсәткән юлдан чыгарга хакыбыз юк.
Коръәннең «Хиҗер» сурәсендә (158нче аять) «Без азган, чиктән чыккан кяфер халыкны һәлак итәр өчен җибәрелдек», – диеп, фәрештәләр Лут пәйгамбәргә балалары белән шәһәрдән төнлә чыгып китәргә куштылар. Таң атканда бу кавем юкка чыгарга тиеш. Аллаһы Тәгаләнең әмере шундый, чөнки Лут пәйгамбәрнең киңәшен тотмадылар, ир-егетләрдән ләззәт алучылар иде. Шул вакыт шәһәрнең өстен аска әйләндердек һәм җәһәннәмдә кыздырылган ташларны өсләренә яудырдык (Хиҗер сурәсе 74нче аять, Ногманый тәфсире).
Ринат, әле соң түгел. Янәшәңдә сөяргә хатының, балаларың бар икән, тагын бер кат Аллаһы Тәгаләгә шөкер ит, тәүбә кыл, сулга йөрмә. Нәфеснең чиге юк аның. Ул – шайтан гыйлеме. Шайтан үзенә иптәш эзли. Аның урыны җәһәннәмдә, ә безгә җәннәт кирәк.
Бәндә хаталарсыз яши алмый. Барыбыз да хаталанабыз. Тәүбә кылырга гына соңга калмыйк.
Ринат, тәһарәтсез, госелсез йөрмә? Эшләреңне башлар алдыннан кадерле, изге сүзләрне әйтергә онытма. Ул сүз: «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим» һәм дә кабатла. «Аллаһы Тәгаләне күрмәсәм дә, ул минем һәр гамәлемне күрә», – диген.
Җомга көнне мәчеткә барып хәереңне сал да, намаз укучылар артына бас. Алар иелсәләр иел, алар белән сәҗдә кыл. Елый-елый эчеңнән кабатла: «Раббым, гөнаһымны кичер. Мине туры юлдан яздырма», – диген. Сиңа дөнья һәм ахирәт бәхете телим.
Әзһәр кызы Нәгыймә.
Тукай районы, Иске Теләнче авылы.
Аллаһы Тәгаләдән оялыгыз!!!
Язманы укыгач, кулыма каләм алмый булдыра алмадым.
«Безнең гәҗит»не без берничә ел алдырабыз һәм яратып укыйбыз. Ринат әфәнденең бу язмасын укып йөрәкләрем тетрәнде. Аның кебекләргә нинди сүзләр языйм икән, дип уйланып йөрдем.
Адәм баласы рәхәт тормыштан нишләргә белми инде хәзер. Акча күп, ашарга кияргә дисеңме, җаның ни тели, бар да бар. Гөнаһларның ниндие бар, барын да эшләп карады инде кеше дигәнең. Борынгылар әйткәннәр бит: «Адәм баласы рәхәткә чыдамый, михнәткә чыдый». Рәхәткә чыдамый дигәннәре шушыдыр инде. Ирләр ирләр белән, хатын-кыз хатын-кызлар белән якынлык кыла башлады. Ә бу Аллаһы Тәгалә каршысында иң кабахәт гөнаһ.
Пәйгамбәр Сөләйман г-м шайтаннар патшасы Иблистән: «Сиңа кабахәтлекнең кайсы сөеклерәк?» дип сораган. Иблис: «Ирләрнең ирләр белән, хатыннарның хатыннар белән якынлык кылуы», – дип әйтте. Сөләйман г-м: «Ни өчен ул гамәл бик сөекле сиңа?» – диде. Иблис: «Аллаһы Тәгалә ул эшне эшләүчегә бик ачуланыр, Аллаһының каты ачуы төшкән кешене тәүбәдән ерак итәр, тәмугта минем белән бергә булыр», – диде.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. әйтте: «Әгәр ир белән ир якынлык кылса, фәрештәләр ул кешегә ләгънәт укый, хәтта ул кешенең яныннан шайтан үзе дә Аллаһының газабыннан куркып качар», – ди.
Без, кешеләр, бу дөньяда нинди генә гамәлләр кылмыйбыз?! Аллаһының җәзасыннан курыкмыйбыз. Эшләгән гөнаһлы эшләребез белән горурланабыз, башкаларга үрнәк итеп куябыз.
Әй, әфәнделәр, уйланыйк бераз, теге дөньяга барасыбыз турында да, Аллаһы Тәгаләнең ләгънәте үз башыбызга, гаиләбезгә, нәселебезгә төшмәсен. Киләчәк буыннар да бу чир белән чирләмәсен. Тарих битләрен ачып укып карагыз, бу гамәл белән чирләүче кешеләргә нинди җәза килгәнен.
Адәмнән оялмасагыз, Аллаһы Тәгаләдән оялыгыз!!!
Сәлам белән «Безнең гәҗит» укучыгыз.
ГАФУ ИТТЕМ, ЯШӘСЕН ГЕНӘ
Мин Ринатның хатын укыгач бик озак уйланып йөрдем. Аның тормышыннан бик риза булып, үзен бәхетле тоеп яшәвенә ачуым да килде, кызгандым да. Хатка язмаса да, аның да бит башка ирләр кебек буласы, аркасы артында ниләрдер пышылдаганнарын ишетәсе килмидер. Һәрхәлдә, мин шулай уйлыйм. Хатынының йөрәге таш түгелдер. Кочагын җәеп каршылавы аны чын тормышка кайтарырга, ир-хатын мөнәсәбәтләренең дә бик матур икәнен күрсәтергә теләве түгелме икән? Нинди хатын үзенең сөйгәнен башкалар белән бүлешергә теләсен икән. Хәтта ул кеше ир-ат булса да.
Ә хәзер үзем турында. Мин Казаннан ерак түгел районда яшим. Ирем Казанга йөреп эшли, районда эш булганчы, башта үзем дә аның белән йөрдем.
Без ирем белән авылдашлар. Кечкенәдән бергә уйнап үсмәсәк тә, бер-беребезне белә идек. Аның хакында: «Ул кызлар кебек акыллы», – диләр иде. Мин аның малайлар белән сугышып, эчеп, тәмәке тартып йөргәнен ишетмәдем. Кызлар белән йөргәнен дә күргәнем булмады. Бер-ике кызны озаткалаган икән, боларын соңыннан шаяртып кына үзе әйтеп куйды. Без аның тормышта акыллы ир-егет, ышанычлы ир буласына минем белән очраша башлаганчы ук кызлар белән үзара сөйләшә идек. Авылыбызда кызлар күп булса да, ул мине сайлады. Тик бу еллар үтеп, без уку йортларын тәмамлаганда гына булды. Матур гына очрашып йөреп, бер-беребезне сагынып көтеп ала торган идек. Минем башка егетләр белән дә йөргәнем бар иде инде аңа кадәр. Ә ул нигәдер аларга ошамаган кебек иде. Без өйләнештек. Бер-бер-артлы ике улыбыз туды. Мин үземне бәхетле хатынга санап яшәдем. Ул да Ринат кебек безне муллыкта яшәтте, кочагын җәеп кайтып керде. Эшләгән җирендә хатын-кызлар күп булса да, алар белән чуалганын ишетмәдем.
Соңгы елларда мин анда сәер үзгәрешләр сизә башладым. Тышкы кыяфәтенә игътибарлырак була башлады. Гомер булмаганны, мин чәч буяганда үзенекен дә буявымны үтенде. Бу миңа ошамаса да, ул сорагач буяштырам. Кичләрен соңга калып кайта, телефоннан сөйләшми, смслар җибәреп кенә аралаша. Үз-үзен тотышы да үзгәрде. Әллә ничек тупас итеп кочаклый…
Ә беркөнне ул Казанга эшкә киткәндә телефонын калдырып киткән. Телефоны туктаусыз шалтырагач, СМСлар килеп торгач, хатын-кыз кызыксынуы белән телефонын кулыма алдым. Ах, алмаган булсам икән… Аңа кызлар түгел егетләр яза икән һәм ни генә язмаганнар. Дөньямның асты-өскә килде. Ярамаган эш эшләгәнем өчен үземне яңаклап еладым. Нәрсә эшләдем мин, кырык яшькә якынлашып барганда иреңнең башка ир-егетләр белән йоклап йөрүен бел әле.
…Үз-үземне тотышымнан барын да сизәр дип, юк сәбәпне бар итеп авылга кайтып киттем. 1-2 көн үткәч бераз тынычлана төшеп өйгә кайттым. Кем белән уртаклашыйм бу кайгымны?! Эштә хатын-кызлар ирләренең кырыйга йөреп алулары хакында сөйләшкәләп алалар, елап эчләрен дә бушаталар. Ә мин кемгә сөйләп бушаныйм.
Менә 4 ел вакыт үтеп китте. Мин ут белән су арасында яши бирдем. Әгәр ачыктан-ачык сөйләшсәм, алга таба яшәү тагын да кыенракка туры киләчәген тоеп яшәдем. Аны да югалтасым килмәде. Кайвакыт ул очрашуга җыенса, юк сәбәпне бар итеп, авыруга сабышып, яки иркәләп аны алып калгаладым. Ул үзе бик кайгыртучан, минем сәламәтлегем өчен бик борчылып яши.
Минем инде гомеремнең яртысыннан артыгы үтеп бара. Калганына ничек тә түзәр идем, малайларымны уйлап борчылам. Алар икесе дә өйләнде. Әгәр алар да әтиләре кебек булсалар. Гаиләләрендә бераз салкынлык сизсәм дә, сәбәбе ни икән дип котым чыга. Киленнәремне сердәш итсәм дә, ул-бу хәл турында сөйләгәннәре юк. Бәлки алар да минем кебек эчләренә ут йотып яши бирәләрдер?
Ринат, син гаиләм түгәрәк дип ялгышасың. Балаларың үсеп, синең кемнәр белән очрашып йөргәнеңне белсәләр. Ярый да хатының сер капчыгы булса. Ул да гаилә бөтенлеге өчен генә яшәми микән? Хатыңнан аңлашылганча, син бит тормыш терәге булырдай ир-егет.
Менә узган ел тормышымда коточкыч көннәр башланды. Иремнең ирләр янына йөрүе дә онытылды. 50 яшькә дә җитмәгән ирем урын өстенә егылды. Бармаган табибыбыз, ятмаган хастаханәбез калмады. Гомер ышанмаган күрәзәчеләргә кадәр йөрдем. Алар инде «бозык» диделәр. Киңәшләрен тотсам да, алга китеш сизмим. Беркөнне ул мине төнлә уятты да, янына утыруымны сорады. Кулларымнан кысып тотты да: «Әгәр минем белән ул-бу булса, кичер мине. Мин сине гомер буе яраттым. Тик үземдәге азгынлыкны җиңә алмый, сиңа ирләр белән хыянәт итеп йөрдем. Үземә кул салырга җыенган чакларым да булды. Син барын да беләсеңдер, миннән җирәнәсеңдер кебек тоелды. Тик шундый дусларым белән очрашкач, бераз салып та алгач, кабат үз-үземә контроль ясый алмый башлый идем. Сиңа бер генә үтенеч бар, бу хакта улларым белмәсен. Мин дин юлына баскан булсам, мондый гөнаһ юлда йөрмәгән булыр идем. Юкса, синең белән дә рәхәт иде бит миңа. Кичерә алсаң, кичер мине…», – дип үкси-үкси елады. Дөресрәге, икәүләшеп елаштык. Кичердем мин аны, яшәсен генә!
Ринат, сиңа сүзем шул. Дөнья рәхәтләре чиксез ул. Аларны татып бетерергә мөмкин түгел. Мәчетләргә кер, хәдисләрне укы. Вакытында тукталып тәүбәгә килсәң, сине Аллаһы Тәгалә кичерер. Без шулай яратылган, ничек бар шулай кабул итеп алыгыз, дигәнсең. Бу синең өлешеңә тигән зур сынау. Үкенгәндә соң булмасын!!!
Исемемне язмыйм.

Комментарии