Кыскача әйткәндә

«Безнең гәҗит»нең 18нче гыйнвар санындагы (№2, 2023 ел) һәр язманы кызыксынып укып чыктым. Кайберләре буенча үземнең кыскача фикерләремне дә белдерәсем килеп китте. Әйтик, Габдулла Вафинның «Мондый ук пычраклыкны көтмәгән идем» дигән язмасында хәзерге чор өчен актуаль булган проблемаларның берсе тасвирлана. Башкортстанда яшәгән татарларны башкортлаштыру соңгы елларда гына башланган процесс түгел, ул күптәннән бара инде. Узган гасырның 70нче елларында безнең Актаныш районына чиктәш Илеш, Бакалы районнарыннан эшкә киләләр иде. Аларның паспортларында милләте башкорт дип язылуга гаҗәпләнә идек. Әле әлеге районнардан килгән ике бертуганның берсе татар, икенчесе башкорт булып йөрер иде. Гомер бакый татар булып яшәгән Илеш, Бакалы, Краснокама, Янаул районы кешеләре гаҗәпкә калдылар ул чорда. Кемнәрдер башкортлаштыру сәясәтенә каршы да килгән, менә шуңа күрә дә бер үк гаиләдә хакимият бик кысканда – башкорт, аңкы-миңке килеп торганда татарлар туган да инде.

Мин үзем Татарстанның Актаныш районында туган кеше. Безнең район халкы күрше Башкортстан авыллары белән тыгыз аралашып яшәде. Каядыр барырга кирәк булса Янаулга тимер юл станциясенә чыктык. Юл йөргәндә бер генә башкортны да очраткан булмады. Агыйделнең каршы ягында безнең яктан күчкән авыллар да шактый. Үзебезнең татарлар инде, каян башкорт булсын?! Хәер, Башкортстан безнең Актаныш, Минзәлә районнары халкын да уптым илаһи гына башкорт кавеменә кертеп маташа. Әкият, әлбәттә, кайчандыр Уфа губернасына керү башкорт дигән сүз түгел бит ул. Габдулла Вафин дөрес әйтә, Татарстан җитәкчеләре дә тешлерәк булырга тиешләр. Югыйсә, ишетүемчә, Башкортстанның ниндидер акыллы башлары безнең Актаныш районына килеп, үз мәнфәгатьләрен үткәрергә тырышып йөриләр икән.

Кайчандыр берничә гаилә безнең авылдан аерылып китеп, Агыйделнең каршы ягында үзләренә авыл корганнар. Бер елны радиодан шул авыл кешеләренең берсеннән: «Без кайчандыр башкорт булганбыз, соңрак татарлашканбыз инде», – дип әйттерделәр. Бар, күчерерсең бер башкорт булган кешене татарга, алар бит элек-электән үк олы туганнар яклавы астында булганнар, аларга ирекле кушылулары белән горурланганнар.

«Коръән – бизәк түгел, аны укырга кирәк» дигән язмага тукталып тормыйм, дин четерекле тема. Ә һәр мулла аны үзенчә боргалый.

Рафыйк Әхмәдиевнең «Дөрес яшик» язмасы да бик тә актуаль темага багышланган. Әмма телебезне саклау проблемасы – хәзер заманның иң авыр проблемаларының берсе. Дөресен әйтик, татар теле элек тә, ягъни зур мөмкинлекләр ачылган 90нчы елларда да югарыдагы җитәкчеләргә кирәк булмады. Исем өчен генә ачылган татар сыйныфлары да, оешма-предприятиеләрдә оештырылган татар телен өйрәнү курслары да тиз арада юкка чыктылар. Мин дә татар теле укытучысы табып, үзебезнең оешмада оештырып җибәргән идем ул укуларны. Кызыксынып йөри башлаганнар иде хезмәттәшләр укуларга, әмма тиздән кемнәрнеңдер теләге белән дәресләр тукталды. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә тел өйрәнү буенча ун еллык игълан ителде. Шуның белән татар телен тормышка кертеп җибәрү дә төгәлләнде шикелле.

Соңгы елларда телне гаиләдә саклау турында еш сөйләнелә. Әмма чор үзгәрде. Менә үземнең кыз да, кияү дә, без әби-бабайлар да татарча гына сөйләшәбез, ә ике онык татарча аңласалар да, һич тә татарча сөйләшергә теләмиләр. Ә бит телләре татарча ачылган иде. Мин тегеләй итеп карыйм, болай итеп карыйм, оныкларның сөйләмен татарчага күчерәлмим. Милли патриотлыкны әлегә аңлатып булмый аларга. Әнә 5 яшьлек онык та минем агитациягә бирешми әлегә: «Син нәрсә, бабай, – ди, – мин бит татарча беләм». «Ә нигә сөйләшмисең? – дигәч, – татарча только старые люди разговаривают», – ди. Тырышам инде аңлатырга. Әле татарча сөйләгән һәр шигыренә 50 сум акча түләргә вәгъдә иттем. Беренче 100 сумны «эшләде» инде, ни хәл итәсең – эшмәкәрлек чоры хәзер.

Тел кулланышта түгел икән, аның саклануы икеле. Безнең республикада әнә шәһәр, район башлыклары да, депутатлар да урысча гына сиптерәләр. Мин көн саен интернеттан татар телле Актаныш районы яңалыкларын карап барам, туып-үскән, ничәдер ел хезмәт куйган район бит. Гаҗәп, комментарийларны күбесенчә урысча язарга яраталар. Ул урысча комментарийларда әле шыр хата, фикер ярлылыгы. Урысчага өйрәнәбез диюләре микән, әллә менә без урысчаны ничек шәп беләбез дип мактануларымы? Ник рәхәтләнеп үз телеңдә язмаска?! Хәер, Актанышта да урысча укытуга зур игътибар бирәләр кебек. Димәк, татар телен саклауда мәктәпләргә дә әллә ни ышаныч юк.

Рәшит Галләмнең «Казан ханлыгында дәүләт идарәсе системасы» исеме астындагы язмасы да миндә кызыксыну тудырды. Чөнки үземнең дә ачыклап бетерәсе соравым бар. Менә ачыкланганча, архив документларында 1700-1800нче елларда яшәгән борынгы бабаларымның берсенең йорт старшинасы, икенчесенең йорт есаулы булуы турында күрсәтелгән икән. Тик аларның нинди вазыйфа булулары турында әлегә кадәр мәгълүмат тапканым юк.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии