- 12.02.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №6 (11 февраль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
1нче декабрь. Төн. Чабаксар – Казан юлы. Танышым Динараның гомере шунда өзелергә булган икән. Язмыш диген инде: балаларыннан аерып, кая илтеп ташлаган. Мин аның фаҗигале рәвештә үлүен бер елга якын белмәгәнмен. Балам тугач, аңа хәбәр җибәрдем, шуннан соң ул мине котлап шалтыратты. Инде аннары безнең элемтә юкка чыкты. Күпме генә шалтыратып карасам да, йә телефонны алмады, йә абонентны тоташтырып булмый, ди. Ә беркөнне исә бер ир-ат алды. Ул: «Номерыгызны дөрес җыймагансыз», – диде дә телефонны куйды. Әһә, йә телефонын югалткан, йә алыштырган, йә номеры башка дип уйлап куйдым. Кызганычка, мин Динараның кайда яшәгәнен белмим. Ул безгә берничә тапкыр килгән булса да, мин аның өен күрергә һич кенә дә вакыт таба алмадым. Шунлыктан ул эшләгән бакчаны эзләргә булдым. Таптым һәм шунда миңа танышымның авариягә эләгеп һәлак булуын җиткерделәр.
КИРЕ КАЙТАРЫП БУЛМЫЙ УЛ КӨННӘРНЕ
Без Динара белән 4 ел элек «Гагарин» лагерында таныштык. 3 атна буена бергә кухняда эшләдек. Беренче көнне үк уртак тел таптык. Аның сабыр, ягымлы, аралашырга яратуы һәм киң күңелле булуы мине үзенә җәлеп итте. Шул вакыт аралыгында нинди генә вакыйгаларга тап булмадык. Үз күзләрең белән күрмәсәң, ышанырлык та түгел.
Шул лагерьга Динара кызын да алып килгән иде, берничә көннән соң Азалияне әтисе белән өйләренә кайтарып җибәрде. Тик аңа кадәр булган кайбер вакыйгаларны язасым килә.
Килгәннең икенче көнендә Азалия лагерьда кадакка басып, аягын канатты. Урамда кухня ишеге төбендә өчәү – мин, Динара, Азалия, нишләргә дә белмичә, баланың авырткан аягына карап утырабыз. Шәфкать туташы үз урынында юк. Аны эзләп тә карадык, тик таба алмадык. Шулвакыт карыйбыз: шеф-повар тыз-быз килеп улының машинасына өенә җибәрергә продуктлар ташый, кухня эчендә тагын бер хәл: кайсыдыр чәйнеккә сода салып кайнатырга куйган, аны-моны сорамыйча, икенчесе шунда чәй китереп салган. Кичке аш вакыты җитте. Бөтен поварлар ах-вах килә, шефы әйбер урлый, юл уртасында торганыбызны игътибарга да алмый, ә без шул спектакльне карап, шаккатып торабыз. Хәтта Азалия дә аягының авыртуын онытып, шул кызларны күзәтә. Шәфкать туташының үз бүлмәсендә икәнлеген хәбәр иткәннән соң, Динара кызы белән шунда китте. Ул шәфкать туташы өлкән яшьтәге кеше иде (исем-фамилиясен әйтмим). Динара сөйләгәннәрне язарга булдым:
– Бүлмәгә килеп кергән идек, ул чебен куып йөри. Көч-хәл белән атлый инде, үзе һаман чебен артыннан җилпенә. Шуннан соң миңа: «Ишекне шуннан ач әле, акыллым, чыгып китсен», – ди. Бергәләп башта чебеннең чыгып китүен көттек, шуннан соң гына кызымның аягын карарга булды, – дип көлдергән иде Динара. Шул вакыйгаларны күрешкән саен искә алып көлешә идек. Балалар лагерында уздырган күңелле вакыйгаларны, моң-зарларыбызны, шатлык-куанычларыбызны төннәр буе бер-беребезгә сөйләгән чаклар хәзер сагынып сөйләргә генә калды. Кире кайтарып булмый шул инде хәзер ул көннәрне…
«КҮПМЕ ВАКЫТ УЗДЫ, ИНДЕ ХӘТЕРЛӘМИМ ДӘ…»
Динарадан бернинди дә хәбәр ала алмагач, аның эшләгән урынын эзләп карарга булдым. Ул аның кайда урнашуын аңлаткан иде миңа, хәтта бакчаның номерын да әйткән иде. Тик номеры бөтенләй истә калмаган. Шулай Динараның сөйләгәннәрен искә төшерә-төшерә таптым мин ул балалар бакчасын. Казанның 392нче бакча балалар поликлиникасының нәкъ артында урнашкан икән. Капкадан бер хатынның кереп баруын ерактан гына күреп калдым. Ул шушы бакчада эшләгәнгә охшаган дип уйладым, чөнки тирә-юньне күзәтә, капкага ябыштырылган ниндидер кәгазьне ертып ташлады. Шунда ук адымымны кызулаттым да аңа эндәшергә булдым:
– Гафу итегез, сез монда эшлисезме?
Теге хатын миңа таба борылды да:
– Нәрсә кирәк? – диде.
– Исәнмесез! Сез мөдир мәллә?
– Мин сезгә кабатлыйм, нәрсә кирәк? – дип, үзе монда эшләгәнне аңлатып, башын кага, ә үзе шундый дорфа гына сөйләшә.
– Динара монда эшлиме?
Мөдир күзләрен зур итеп ачып, миңа тутырып карады да:
– Нинди Динара? Динара авариягә эләгеп, һәлак булды. Ә сезгә нинди Динара кирәклеген мин белмим, – диде.
Мин тораташ булып катып калдым.
– Ничек? Кайчан? Ни булды? – дип, бер-бер артлы сораулар бирә башладым.
– Ой, күпме вакыт узды инде. Мин белмим нинди Динара кирәк сезгә, – дип кабатлады мөдир.
– Аның өч баласы, кечкенәсе бу бакчага йөрде, Азалия исемле. Динара әле монда «Бәләкәч» программасы буенча ачылган яңа группада эшлим дип сөйләгән иде. Фамилиясе Шәрәфетдинова, – дип, теге хатын киткәнче, бөтенесен әйтеп каласым килде. Алайса мөдир ишеккә таба бара да бара, кереп китмәкче була, ә мин аның артыннан сөйләнә-сөйләнә киләм.
– Юк, сез мине ишетәсезме? Күпме вакыт узды, инде бөтенесен дә хәтерләп тә бетермим. Сез, узган әйберләрне искә төшерттереп, минем башымны катырасыз. Мин белмим аның ничә баласы икәнне дә, кызын да хәтерләмим.
– Туктагыз, зинһар, ул көдрә чәчле иде, үлгән Динара няня булып эшли идеме?
–Уф, әйе, – диде дә, мөдир нервысын чәчә-чәчә кереп китте.
Мин нишләргә дә белмичә бер урында таптанып тордым. Ничек инде Динара исән түгел? Юк, бәлки ул ялгышкандыр, башка Динарадыр, дигән сораулар башымны бутый иде. Озак кына басып торганнан соң, бина эченә керергә, кемнән дә булса сорашырга булдым. Ишектә кыңгырау төймәсенә басканнан соң, бер хатын ишекне ачты. Аңа белгәннәремне сөйләп биргәч, шул Динара икәнлегенә ышандым.
– Аның ничек һәлак булганын, берәр туганының телефон-адресын кемнән белешергә була?
– Әнә шул-шул группада аның белән эшләгән тәрбиячеләр бар, алардан сорагыз, – ди таныш булмаган хатын.
– Тик минем бала йоклый, колясканы урамда калдырам, баланы үзем белән алам.
– Кирәкми, менә шушы өйалдына кертегез дә, шунда йокласын. Беркем тими. Ишек бикләнгән.
– Ничек инде, кулга алам мин аны. Ишекнең ачкычы бит күпме кешедә бар, куркыныч монда калдыруы, урламасыннар тагын, ә сез монда буласызмы соң?
– Нинди урлау турында сүз бара? Бала урлау судебный эш бит ул, барыгыз, менеп төшегез шунда, – ди.
Тиз-тиз генә менеп, тәрбиячеләрдән сораштым. Динара иренең телефон номерын алдым. Йөрәгем бер яктан дустымның һәлак булганы өчен янса, икенче яктан бакча хезмәткәрләренең (бигрәк тә мөдирнең) җансыз һәм кансыз булуы җанымны битәрләде…
ЯЗМЫШЛАРДАН УЗМЫШ ЮК
Урамга чыккач, тиз-тиз, калтырана-калтырана, тәрбиячеләр биргән Динараның ире Радикның телефон номерын җыйдым.
– Алло, исәнмесез! Мин – Динараның танышы Ләйсән. Радик, сезме бу?
– Әйе.
– Мин бүген генә Динараның үлеме турында ишеттем. Гафу итегез, бу хәлнең ничек, кайда булуы турында беләсем килә. Мин Динараны бик хөрмәт итә идем. Аның үлеме минем өчен көтелмәгән хәл булды, шуңа күрә бөтен төгәллекләре белән ишетәсем килә.
Радик хәтта телефон номерын кайдан алуым турында да сорашмый, бернинди каршылыксыз сөйли башлады:
– Әйе, 1нче декабрь көнне инде бер ел була. Ул көнне шундый карлы, ябалак-ябалак яуган карлы, җепшек көн иде. Динара үзенең машинасында Чабаксарга бер танышыбызны илтә китте. Кире кайткан вакытта үзе генә булган. Караңгы, җитмәсә кар ява. Трассада фураны узам дигәндә генә, каршыга машина килеп чыга, тормозга гына басып өлгерә, машина читкә тәгәри. Гомумән, анда исән калу түгел, машина да танымаслык хәлгә килә. Миңа ГАИ хәбәр итте. Телефонын карагач, Динара иң күбе кемгә шалтыраткан, ГАИлар да шул номерны җыйганнар. Ә ул минем белән еш сөйләшә иде. Менә шулай Динараның үлеме турында белдем мин.
– Кайда җирләдегез?
– Кадышта. Аның әтисе дә шунда.
– Ә балалар, алар кайда, ничек?
– Олы улыбыз үзе генә, Динара белән кайда яшәделәр, шунда калды. Без анда косметик ремонт ясап алдык. Ә Ильяс белән Азалия минем белән. Без минем йортта өчәү яшибез.
– Алар ничек кабул иттеләр мондый вакыйганы?
– Әлбәттә. Бик авыр. Инде бераз булса да тынычланып киләләр бугай. Икесе дә укып йөри. Гомумән, бу бик озак сөйләнелә торган вакыйга, ул эмоцияләрне телефон аша гына сөйләп тә, аңлатып та бетереп булмый.
– Аннары сездән шәхси тормышыгыз турында сорар идем. Динара белән тагын бергә яшәү турында уйламаган идегезме?
– Мин 3 ел буена үпкәләрне онытып, бергә яшәп карау турында янып йөрдем. Тик Динара һәрвакыт кире кага килде. Киләчәктә бәлки бергә булган да булыр идек, чөнки мөнәсәбәтләр әзрәк җылына башлаган иде инде. Ни кызганыч, язмышлардан узмыш юк. Тормышның нинди борылышлары көтеп торган безне…
Мин Радиктан Динара әнисе Гөлзифа апаның телефон номерын алдым. Шуннан соң аңа шалтыратырга булдым.
«БАЛАЛАР ДИП КЕНӘ ЯШИМ»
Гөлзифа апа да кызының юклыгына һаман да ышанмый. Балаларны кызгана.
– Хәзер мин балалар дип кенә яшим. Атнасына ике тапкыр алар янына барам. Балаларның өс-киемнәрен карыйм, Азалиянең чәчен үрәм. Кайвакытта Азалияне үземә алам. Ә аннары иртә белән мәктәп автобусына утыртып, укырга озатам. Ильяс инде үзе генә дә йөри. Балалар әниләрен бик сагыналар. Башта әтиләре әниләрен больницада ята дип әйтте. Аннары, башка моны яшереп булмый, дип, әниләренең икенче дөньяга күчүе турында мин сөйләдем. «Нишләп миңа әнигә соңгы тапкыр карарга рөхсәт итмәдегез, нигә күрсәтмәдегез аны», – дип, Азалия ачыргаланып елады. Йөрәкләрендә гомерлек яра калмасын, дип, аларга күрсәттерәсем килмәде шул. Кайвакыт Азалия: «Инде мин әнинең нинди икәнен дә оныттым», – ди. Урамда очраса, танымас идеңмени, дип сораган идем, «Очраса, таныячакмын мин аны», – дип кычкырып җибәрде. Ә Ильяс үз-үзенә бикләнде. Берьюлы, син дә әниең кыяфәтен оныттыңмы, дип сорагач, «Ю-ю-юк», – дип кенә җавап бирде. Яшисе дә яшисе иде бит әле аңа…
Динара үлгәч, Радик балаларны үзенә алды. Шул вакытта ул икенче хатыны белән яши иде әле. Ул хатын янына барып, балаларга алар белән яшәргә рөхсәт сорадым – ризалашты. Тик 7-8 ай түзде-түзде дә ташлап чыгып китте. Соң аның үзенең читтә инде зур баласы бар, монда тагын чит ике баланы карарга түземлеге җитмәгәндер. Аннары Динараның олы улы Равил дә килгәли. Шулай да балалар аны хөрмәт иттеләр, һәрвакыт апа дип кенә тордылар.
Балаларны үз яныма аласым килмәде. Мин инде яшь кеше түгел – бүген бар, иртәгә юк. Мин дә көтмәгәндә генә үлеп китсәм, балаларга икеләтә авыр булыр иде. Ә аларга әтиләре янында рәхәт, алар аны яраталар. Әтиләре дә балаларны кыерсытмый, үзенеке ич барыбер.
Ә Динараның болай юл һәлакәтенә очравы турында җинаять эше ачмадык, чөнки Чабаксар ягы. Анда кем бара да, кем ул якларда эш майтара. Шулай эш ябылды. Әгәр дә кузгалткан булсак, бәлки, башкачарак мәгълүмат алган булыр идек.
***
Кеше гомере бигрәк кыска инде, шушы аз гына вакыт эчендә дә күпме борчу, кайгы-хәсрәт… Якты дөньяларда бер-беребезнең кадерләрен белеп гомер итсәк иде дә бит. Юк шул, әллә нәрсә генә шунда…
Ләйсән ЯРУЛЛИНА.
Казан шәһәре.

Комментарии