- 12.01.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №1 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Мин өйдә, дини әбием кулында туганмын. 1 яшь булганда авылдан әнинең сеңлесе кунакка килгән, миңа чәй дип бер бал кашыгы нашатырь спирты биргән, ул ясап куйган чәй белән бергә торган икән.
Инде үлде дигәндә, табиблар килеп терелткәннәр, «Исән калды, сәламәтлеге бик яхшы булыр», – дигәннәр.
Икенче очрак. Элек авылда машиналар юк иде. Алай да, бабам гел авылдан килә дә җәй көне мине авылга алып кайта иде. Миңа 7 яшь, мичкәләр төягән машинага утырып кайтканда, мичкә өстеннән төшеп калганмын. Ярый бер җирем имгәнмәгән, алай да, курыктым.
Өченче хәл миңа 11 яшьтә булды. Әти янына вокзалга төшкәндә машина астында калдым. Шофер кычкыртып килә, мин тавышка машинадан качам дип йөгерәм, ә үзем аның астында калдым. Көпчәк күкрәкне яралады, бер бармагым сынган иде, шуның авыртуы әле дә истә.
4 операция кичердем: берсе сукыр эчәгесенә, икенчесе хатын-кыз авыруы буенча, өченчесе зоб дигән авыру, дүртенчесе иң катлаулысы булды – 6 сәгать ясаганнар, 2 ай ятып чыктым.
Гомер бетмәгән булган инде, Аллага шөкер. Ул операциядән соң менә 25 ел яшим инде. Урыс әйтмешли, «живучая» мин. Хәзер үзем бөтен эшне эшлим, бакчам бар, казыйм, утыртам. Дөрес, әзрәк баш кына начарланды.
Сәламәтлек, күңел тынычлыгы теләп, Фәүзия апагыз.
Комментарии