Хуҗаларның саранлыгы аркасында эшчеләрнең гомере өзелә

Фаҗигале яңалыклардан иң аянычы, минемчә, Кемерово өлкәсендә шахтада кырыктан артык кешенең һәлак булуы. Хуҗаларның саранлыгында түгел микән фаҗиганең сәбәбе?

Яшь чагым, 1960-66нчы еллар, мин «подземный рабочий», ягъни шахтёр идем. Эшли башлаганда газның күплеген «шахтёрский» атамалы лампа фитиле очында эленгән утның озынлыгы «әйтә» иде. Гадәттәгедән озынаеп китте икән, газ күп, тукта, эшләмә. Лампа хуҗасы, инспектор дип аталды микән, катгый, аның да яшисе килә бит.

Ә комплекс атамалылары керә башлагач, лампалылар юк булды, датчик атамалы җайланмалар килде алмашка. 1962нче ел иде бугай, мин авылга ялга кайткан вакытта булган хәл, бер шахтада сменалар алмашкан вакытта газ шартлаган. Үлүчеләр санын төгәл хәтерләмим, сиксәннәр тирәсе булган ахры. Сәбәбе, имеш, барабан әйләнеп торган, ә күмерне өскә чыгаручы лента әйләнмәгән, янып киткән. Шахтёр буларак, шуны әйтә алам. Кызып-кызып эшләгәндә көтмәгәндә датчик «улый», искәртә, метан ике проценттан арткан, тукта! Туктар идең, акчасыз каласың, түләү бары тик казыган күмерең хисабына гына. Нишләргә, янәшәдә хәзер лампалы юк, датчикның кулы юк, «улау»ны туктаталар төрле ысуллар белән. Ут өзелмәгән, комбайнны, механизмнарны эшләтергә була, эшкә чыкканың бушка китми, эшлиләр. Шул арада, җилләнеп, газ азайса, ярыйсы. Азаймаса, Аллаһтан.

Хәзер дә гаҗәпләнәм. Газның артуы-артмавына эш кешесе сәбәпче булмаса да, тариф күләмендә булса да түләү каралмаган. Хәзер дә шул ук хәл булса кирәк. Ипотекага да бәйле булса, хуҗаларның саранлыгы артканнан арта барса, шартлаулар туктамас, минемчә.

Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии