«Чирен яшергән үлгән»

«Чирен яшергән үлгән»

Дәүләтнең иң мөһим бурычы – халкына хезмәт итү, аның мәнфәгатьләрен исәпкә алып, ихтыяр, теләкләрен үтәү максатын куеп эш итү. Халык ихтыяры – закон ул дип юкка гына әйтелми. Хакимият, кешеләрнең фикеренә колак салып, аларны кайгыртуны, ихтыяҗларын канәгатьләндерүне төп вазыйфасы итеп санаган илләрдә халыкның бәхетле-шат яшәве очраклы хәл түгел.

Хакимият ияләре, җитәкчеләр халык ихтыярын һәм теләкләрен канәгатьләндереп торсын өчен, алардан хәбәрдар булу кирәк. Мондый мәгълүмат алуның борынгы заманнардан бирле бүгенге көнгәчә гамәлдә булган нәтиҗәле формалары бар. Русларда тормышның әһәмиятле мәсьәләләрен күмәк рәвештә фикер алышып хәл итүнең иң кулай төре – сход дип аталган җыелышлары булган, татарларда исә мөһим бурычлар җыеннарда хәл ителеп килгән. Кешеләр күбрәк яшәгән урыннарда һәм дәүләт күләмендә халык ихтыяры, теләк-таләпләре аның демократик юл белән сайлап куелган вәкилләреннән торган төрле формадагы оешмаларда – совет, парламент, сенат, сеймнарда һ.б. игълан ителгән һәм аларны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән тиешле карарлар кабул ителгән.

Хакимият органнары гадел юл белән сайланган халык вәкилләреннән торган, кешеләрнең фикерләрен исәпкә ала белгән чын демократик дәүләтләрдә, гадәттә, иминлек, җитешлелек мохите хөкем сөрә. Сайлау демократик юл белән үткәрелми торган илләрдә исә хакимият органнарын, нигездә, беренче чиратта үзләренең һәм идарәче җитәкчеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү белән шөгыльләнгән затлар тәшкил итә. Хакимияте шундый кешеләрдән торган, парламентында демократик, гадел юл белән сайланмаган депутатлар утырган илдә халык бәхетле яши алмый, җәмгыять прогресска бармый.

Аяныч, безнең ил парламенты депутатларының да күбесен халык ихтыярын гамәлгә ашырырга, сайлаучыларның теләкләрен үтәргә тырышып йөрүче кешеләр дип әйтеп булмый. Мондый хәлнең төп сәбәпләре бездәге сайлау системасының камил булмавында һәм сайлау кампанияләрен оештыручыларның, сайлау комиссиясе әгъзаларының еш кына хакимият вәкилләре кушканны артык күндәм булып үтәп баруларында, һәм шуның аркасында сайлау тәртибе, нәтиҗәләре бозылуда.

Бу уңайдан безнең республикадагы сайлау системасы торышының һәм сайлау кампанияләрендә килеп чыга торган проблемалар турында да әйтеп китү урынлы булыр. Минем үзем өчен шул нәрсә бәхәссез: әгәр без матди яктан муллыкта, рухыбыз канәгатьләнерлек булып, рәхәт яшәргә телибез икән, парламентыбыз әгъзалары әзерлекле, гадел, республикабыз, милләтебез өчен җан атып йөри торган кешеләр булырга тиеш. Чын халык депутатлары парламентта тормышның иң әһәмиятле мәсьәләләрен объектив, принципиаль, кыю хәл итә торган кешеләр була. Дәүләт Советында кирәк чакта тәнкыйть рухы хөкем сөрергә тиеш. Узган чакырылыш парламентларында андый атмосфера булды дип әйтә алмыйбыз. Республикабыз, халкыбыз өчен ифрат әһәмиятле мәсьәләләрнең депутатлар тарафыннан ашык-пошык кына (бер көндә көн тәртибендәге уннарча мәсьәләләр каралып), иркенләп тикшерелмичә генә хәл ителү очраклары да булганлыгы мәгълүм. Моңа Дәүләт Советында мәктәпләрдә татар телен укыту вакытын атнасына ике сәгать кенә калдыру турындагы карарны фикер алышмыйча гына бердәм рәвештә кабул итү эпизодын мисал итеп китерергә мөмкин. Милли мәгариф системасындагы башка төрле чикләүләр кертү мәсьәләләрен хәл иткәндә үзәк хакимият белән җиңел генә килешеп кую хәлләрен дә искә төшереп китү мәгъкуль. Шулай төптән уйламыйча гына кабул ителгән карарларның аеруча аянычлылары: дәүләтнең мәгариф стандартларыннан милли компонентларның төшереп калдырылуы; татар мәктәпләрендә чыгарылыш имтиханнарын (БДИ) русча тапшыру; татар теле һәм әдәбиятын 10нчы класска кадәр генә укыту; республика мәгариф министрлыгын милли телләр һәм әдәбиятлар укытуны оештыру мәсьәләләрен мөстәкыйль хәл итү хокукыннан һәм хәтта бу предметлардан дәреслекләрне үзләре генә бастырып чыгару мөмкинлегеннән мәхрүм итү турындагы һәм кайбер башка карарлар. Мәгълүм ки, соңгы елларда җирле хакимиятләрнең дәшмичә генә риза булып торулары җирлегендә милли мәгариф көннән көн түбәнгә тәгәри бара.

Язмабызның башында сүз кузгаткан темага әйләнеп кайтып, Дәүләт Советында да, хөкүмәттә дә халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләү зарурлыгы турында әйтергә кирәк. Хәлбуки алар бүгенге көндә һәрвакыт шулай эш итәләр дип әйтеп булмый. Хакыйкать шул: югарыда язылганча, дәүләт барыннан да бигрәк, халык фикере белән исәпләшеп, аның ихтыяҗларын, теләкләрен канәгатьләндерү белән шөгыльләнергә тиеш. Безнең карашыбызча, хакимият соңгы елларда халыктан шактый ерагайды, еш кына аның ихтыярына битараф, күп кенә әһәмиятле мәсьәләләрне аның фикерен һәм теләкләрен санга сукмыйча хәл итә. Андый стиль белән эш итү уңыш китерми, әлбәттә. Безнең хакимият ияләренә чит илләрдәге тормышның җитди мәсьәләләрен халыкның референдум үткәрү юлы белән ачыкланган фикерен исәпкә алып хәл итү тәҗрибәсен кабул итәргә иде. Бездә мондый әһәмиятле чаралар үткәрү практикасы юк.

Халыкның, җәмәгатьчелекнең фикере белән исәпләшү зарурлыгы турында сөйләү уңаеннан, хакимиятнең кайбер вәкилләрен безнең илнең идарә итү системасындагы күптән, ихтимал, патша заманнарыннан ук килгән бер җитди проблема турында искәртү кирәктер. Сүз киң таралган күренеш – җитәкчеләрнең хезмәттә биләгән урыннары буенча үзләреннән түбәнрәк баскычта торган хезмәткәрләрнең тәнкыйтьле фикерләренә карата түземсезлек, канәгатьсезлек мөнәсәбәттә булуы турында. Бу бигрәк тә хакимиятнең югары эшелоннарында һәм башка төрле дәүләт хезмәткәрләрендә электән үк сакланып килгән иске, зыянлы күренеш.

Русиядә җитәкчеләрне җитди сәбәпләр булганда да тәнкыйтьләү гадәте юк диярлек, булса да бик сирәк була. Бу тәртипне бозган кешеләрне күп очракта тынычлыкта калдырмыйлар. Югарыда торган хезмәткәрләрнең түбәндәгеләргә мондый мөнәсәбәте коллектив эшенең нәтиҗәләренә тискәре йогынты ясамый калмый. Тәнкыйть булмау һәм, җитешсезлекләр турында дәшми калып, аларны яшереп килү илнең алга баруына зур зыян китерә. Бу хакта татар халкының «Чирен яшергән үлгән» дигән акыллы сүзләре бар.

Файдалы тәнкыйтьне күтәрә алмау хәлләре Татарстанның 1990-95нче еллардагы чакырылыш Югары Советында республикабызның бердәнбер диярлек демократик юл белән сайланган һәм уңышлы эшләп килгән парламентында да булды. Гомумән алганда ул чакырылыш парламенты депутатларының күбесе принциплы, кыю һәм актив кешеләр иде. Аларның тырышып эшләүләре нәтиҗәсендә Татарстанның дәүләт суверенитеты турында декларация, республиканың яңа Конституциясе, Татарстан халыклары телләре турындагы һәм башка әһәмиятле законнар кабул ителде.

Бу парламентның актив депутатлары, республика халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып, Татарстан хакимиятенең кайбер җитәкчеләрен тормыш өчен әһәмиятле законнарны, бигрәк тә республиканың дәүләт суверенитеты турындагы декларациясен, гамәлгә ашыруда бик әкрен, пассив эш итүләре өчен тәнкыйтьләп килделәр. Әмма ул чактагы, җитди тәнкыйть күрмичә, тыныч кына яшәргә һәм эшләргә күнеккән җитәкчеләр Югары Совет депутатларының фикерләрен, эшлекле тәкъдимнәрен кабул итә алмадылар гына түгел, киресенчә, бу хәлдән билгеле бер нәтиҗәләр ясап, үзләре өчен уңайлы чаралар күрүгә керештеләр: киләсе чакырылыш Дәүләт Советына җитәкчеләрне тәнкыйтьләргә җөрьәт иткән 1990-95нче еллар чакырылыш депутатларын сайлатмау әмәлен табарга дигән карарга килделәр һәм бу карарны гамәлгә ашырдылар да. Хәер, бездәге сайлау системасының камил булмавы шартларында һәм сайлау комиссияләрендә башлыкларның күрсәтмәләрен берсүзсез үтәүчеләр эшләп торганда, моңа ирешү авыр булмагандыр. Бик гыйбрәтле хәл: Татарстанның Дәүләт Советына 1990-95нче еллар чакырылышы парламенты депутатларыннан, үз районыннан бик авырлык белән генә узган Ф.Ш.Сафиуллиннан кала, беркем дә сайлана алмады. Хәлбуки алар демократик юл белән сайланган һәм актив эшләгән, принципиаль карашлы һәм тәҗрибәле кешеләр иде. Ул чакырылыш парламентының үз фикерләрен кыю әйтә торган актив депутатларын моннан соңгы чакырылыш Дәүләт Советларына да сайлатмауга ирештеләр. Менә шулай сайлауларның гадел үткәрелмәве, комиссия әгъзаларының артык күндәмлеге, принципиаль булмавы һәм сайлаучыларның да күбесенең сәяси культурасы түбән булуы һәм пассивлыгы нәтиҗәсендә хәзерге парламентлар кайберәүләр өчен бик уңайлы, чөнки андагы депутатларның иң зур күпчелеге – нигездә исемлек белән сайлана торган хакимият партиясе әгъзалары. Әмма аларның халык ихтыяры белән исәпләшеп, аның мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләячәге шикле.

Татарстан халкының һәм гомумән бөтен Русия халкының да бәхет-шатлык белән, муллыкта яшәвенә ирешүгә юнәлтелгән мәсьәләләрне уңышлы хәл итү хакимият халыкка кешелекле, шәфкатьле мөнәсәбәттә булганда, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр һәм чиновниклар, гражданнарның фикеренә колак салып, хезмәт ияләренең ихтыяҗларын канәгатьләндерергә омтылып, үзләренең гражданлык бурычлары халык тормышын яхшыртырга тырышудан гыйбарәт икәнлеген һәрвакыт истә тотып эшләгәндә һәм яшәгәндә генә мөмкин.

Академик Рүзәл ЮСУПОВ

Комментарии