Әни куллары

Аның хезмәт белән тупасланган кулларына карыйм да, гаҗәпләнәм: бу куллар никадәр күп һәм төрледән-төрле эш башкарганнар бит, һәм барлык эшне дә оста итеп үти белгәннәр. Болар – безнең әни куллары…

Әниебез Миңнеруй Хәбибулла кызы Мостафина тормышта бер генә төрле эштән дә тайчанмаган. Тормыш аны үзе чыныктырган, аңардан шәхес ясаган. Сугыш башланганда аңа 8 генә яшь булган. Хезмәт сөючән гаиләдә үскән кыз кул кушырып утырырга өйрәнмәгән шул – яшьтәшләре белән колхозда эшли башлаган. Хәлләреннән килгәнчә, алар җиңүне якынайтырга тырышканнар. Ачлыгына да, кыенлыкларына да түзгәннәр һәм бер дә зарланмаганнар. Бөтен кешегә дә шулай авыр икәнлеген күргәннәр, аңлаганнар шул алар. Кыенлыкларга да карамастан, әниебез 4 ел укыган, шул ук вакытта гарәп графикасын да өйрәнгән. Сугыштан соң колхоз кушуы буенча үзенең дус кызлары белән урман кисәргә киткән.

Чирмешән районының матур табигать почмагында урнашкан Яшәүче авылыннан Юхмалчы районының Тумба авылына 150 чакрымны җәяү йөргәннәр. Әниебез үзенең туган авылын, дус кызларын, авыр, әмма күңелгә бик тә якын булган яшьлеген сагынып һәм җиңелчә юксыну белән искә ала. Кияүгә чыккач, яшь гаилә бәхет эзләп Кемерово өлкәсенә юл тота. Әтиебез Фатыйх Мортаза улы Мостафин күмер шахтасында эшли.

1959нчы елда гаиләләре белән туган якларына кайтырга карар кылалар. Бу вакытта инде аларның 4 балалары үсеп килә торган була. Ул чакта алган фатирларын утын ягып җылытканнар. Хәзерге газ плитәсе урынына керосинкадан файдаланганнар.

Мәшәкатьләре җитәрлек булган. Барысына да өлгерергә – иреңне буровойга озатырга да, каенанаңа да ярарга, балаларны да карарга кирәк. Ләкин әнием беркайчан да зарланмаган, һәрвакытта да ачык һәм игелекле булган, күршеләре белән дә бик тату яшәгән. Балалары үсә төшкәч, район элемтә узелына эшкә чыккан. Ул елларда почтаны – посылкаларны да, бандерольләрне да, хатларны да җигүле атларда ташыганнар. Һава торышына, төннең һәм көннең кайсы вакыты булуга карамастан, алар поездларны каршы алганнар, капчыкларны һәм посылкаларны бушатып, ат йөгенә төягәннәр һәм почта бүлегенә илткәннәр. Бераз соңрак ул «Нурлатнефть» оешмасында эшли, лаеклы ялга шуннан китә. Кайда гына эшләсә дә, аның хезмәте һәрвакыт мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бәяләнгән. Әтиебез белән тигезлектә яшәгән, әбиебез – каенанасы Хәдичәнең җан җылысын тоеп гомер иткән иң матур еллары агымсу кебек үткән дә киткән әнинең… Без дә үсеп җитеп, югары белем алалдык, инде үзебез әти-әни. Бүгенге көндә әниебезнең 7 оныгы бар, һәрбер оныгының да баласын күрергә насыйп булды аңа.

Әниебез әле дә балаларының мәшәкатьләрен уртаклашып яши, һәркайсына кирәкле һәм җылы сүзен таба белә, берәүне дә аерып яратмый – һәммәбезне тигез күрә. Февральдә аңа 82 яшь тулды. Башка бәйрәмнәрдәгечә үк, сый тулы өстәл артына балалары, оныклары җыелды.

Кайвакыт саксыз гына әйтелгән сүзебез белән хәтереңне калдырган булсак, җаныңа яра салсак, кичерә күр безне, әни. Синең догаларың – алар шул кадәр гадиләр һәм шул кадәр кадерлеләр – күңел тирәнлегеннән чыгулары белән гаҗәп эчкерсезләр. Җиргә, тормышка иминлек, якыннарыңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы сорап кылган бу догаларыңның гамәлгә ашмый калуы мөмкин түгел. Рәхмәт сиңа, газизебез, озак яшә, син һәммәбез өчен дә бик кадерле!

Рәзидә ХАЛИУЛЛИНА,

Чирмешән районы

Комментарии