Бала күңеле кайда?

Бала күңеле кайда?

Халыкта «ана күңеле балада, күңеле далада» дигән бик гыйбрәтле әйтем яшәп килә. Ни хәл итәсең, күп вакыт бу әйтемнең дөрес булуын ишетергә, күрергә туры килә. «Бишектәге бишкә төрләнә» дигән гыйбарә дә күп очракта дөрескә чыга, ни кызганыч. Яшүсмер чакта өф-өф итеп тәрбияләп үстергән балалар үсеп җиткәч, әти-әни кулыннан китеп, мөстәкыйльлеккә омтыла, бәхетле тормыш эзләп, төрле якларга чыгып китә, төрле шаукымга ияреп, олыгайган әти-әнисен караучысыз калдыра, ул гына да түгел, кимсетү, кагу-сугулар ешая. Шулай итеп, үз бәгыреңнән өзелгән балаңның да киләчәктә нинди буласын бер Аллаһ кына белә. Шундый бер гаиләдә булган хәлләрне сезгә дә бәян итәсем килә.

Авылда күп балалы гаиләдә туып үсте Айдар. Ул чактагы авыл балалары кебек, кечкенәдән әти-әни, олылар кул арасына кереп, йорт-хуҗалык эшләрендә булышып, бәбкә көтеп, бозау-бәрән тәрбияләп үсте. Авылда башлангыч белем алгач, күрше авылга (3 чакрым) йөреп, 7 сыйныфны тәмамлады. Казан шәһәренә килеп, һөнәр мәктәбенә укырга керде. Техниканы яраткан, аңа кулы ятып торган үсмер егет кырдыручы, эретеп ябыштыручы, слесарь-көйләүче һөнәрләрен үзләштерде. Хезмәт юлын юллама буенча Казан дары заводында башлап җибәрде. Хезмәткә омтылышын, тырышлыгын тиз күреп алды җитәкчеләр, тиздән аңа җаваплы вазифаларны ышанып тапшырдылар. Заводта җитәкчеләрнең, эшчеләрнең үз кешесенә әйләнде Айдар. Бер чибәр белән танышты. Заводта макталган, сугышта җиңү яулап кайткан оста белгеч, үзенә күрә артист та булган егетне яшь кыз да бик ошатты, үз итте. Тиздән алар аңлашып, бер фикергә килеп, гаилә корып җибәрделәр. Яшь парга бер бүлмә дә бирелде. Зур хыяллар, киләчәккә өмет белән тормыш дәвам итте. Еллар уза торды. Бер-бер артлы дүрт кызлары туды. Ә әти кешенең көткәне малай исә, бишенче бала булып дөньяга килде. Ата кешенең шатлыгы зур: фамилияне, нәселне дәвам итүчесе бар. Гаилә ишәйгәч, уңайлы, зуррак фатирга күчтеләр. Рус мәктәбендә белем алган, ярым татар, ярым урыс малай да үсеп җитте, ул да булмый, урам мохитенә ияреп китеп, тәмәке суыра башлады, хәмергә тартылды. Бер көнне ярым кызмача килеш, бер чуаш кызын ияртеп кайтты. Үзенә күрә матур туй уздырылды. Ярым татар «интернациональ» гаилә булып, дүртәүләшеп яши башладылар. Барысын эчкә сыйдырган ананың гына сәламәтлеге какшады, ул каты авырый башлады. Һәм шушы авырудан савыга алмый, дөнья куйды. Менә шуннан соң башланды да инде хәлләр. Өйдә килен баш була башлады, малай аның ягына авышты, әти кешегә кадер-хөрмәт бетте. Утны-суны, сугышны кичкән, 45 ел хезмәт стажы булган ветеран тоткын хәлендә калды. Кызларның үз хәлләре, үз тормышлары… Ветеранның сәламәтлеге какшады, ул еш авырды. Һәм иң аянычлы нәтиҗә – ул берьялгызы вафат булды. Малай белән килен аның вафатын ике көннән соң гына белделәр.

Нәрсә бу?! Тәрбиядә җибәрелгән ялгышмы?! Яшьләрнең әхлаксызлыгымы?! Әллә интернациональ гаилә, катнаш никах дип макталган сәясәт җимешеме?! Мондый җан өшеткеч хәлләр тормышта һичкайчан кабатланмасын иде. Яшьләр дә, өлкәннәр дә сабыр булып, картлыгыбыз матур, шатлыклы булсын!

.

Балык Бистәсе районы, Олы Солтан авылы.

Бала күңеле кайда? , 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии