Ялган игъланнар яки кемгә ышанырга?!

Ялган игъланнар яки кемгә ышанырга?!

«Фәлән кешегә ярдәм кирәк. Фәлән төрле авырудан интегә. Дәва күпмедер сумманы тәшкил итә. Ярдәм итәсегез килсә, шунда (ниндидер адрес, телефон күрсәтелә) акча күчерегез». Түбәндәге төр игъланны кемнең кайда гына күргәне юк икән. Телевидение, радио, газета, интернет, кибет ишеге өчен алар бер дә ят нәрсә түгел. Хәтта кәрәзле телефонга да шундый хәбәр җибәрергә онытмыйлар.

Ярдәм кирәк булса, бар чараны да кулланырсың, Алла саклый күрсен. Мондый очракта һәрберебез «Амин» дияр, хәтта каты бәгырьлеләр дә уйланып куяр. Авыру алдында барыбыз да көчсез шул. Юктан да «аһ» итеп, коелып йөргән көннәр бар. Юкны бар дип уйлап, дөньяның ямен югалткан төннәр бар. Шундый чакларда мәрхүм карт әбием: «Авырыйм дип урын өстендә ятма. Чирне иркәләп ятарга ярамый», – дип әйтә иде. Ул үзе гомере буе аяктан калмыйча, соңгы ике көнендә генә урын өстендә ятты. Урыны оҗмахта булсын!..

Сүзем игълан турында иде бит, ерак китмим әле. Чирнең үзеннән түгел, сүзеннән дә ерак йөрү хәерле. Түбәндәге игъланнар сатам-алам, эзлим һәм башка шундый ишеләрдән сирәгрәк очрый. Шулай да, бөтенләй үк юк түгел. Радио һәм кәрәзле телефоннан башка урында авыруның карточкасы да бирелә. Игътибар итсәгез, ул игъланнарда күпчелекне балалар тәшкил итә. Иң беренче, аларның күз карашлары күзгә ташлана. Ярдәм итмәсәң, зур гөнаһ эшләгән кеше кебек, көне буе күңелеңдә таш күтәреп йөрисең. Мин дә шулай телевизор экраныннан күреп, бер балага ярдәм итәргә булдым. Күрсәтелгән номерны җыеп, «ярдәм» дигән смс җибәрдем. Минем счетта 30 сум акча кимеде. Аның артыннан ук «рәхмәт» дигән хат та килде. Имтихан вакытлары булганга, мин: «Бер рәхмәт мең бәладән коткара ул», – дип сөенеп куйдым. Имтихан биреп чыккач, берара үз алдыма сикергәләп тә йөрдем. Ләкин иң зур шатлыгым кечкенә генә җан иясенә ярдәм итә алуым иде. Шулай да, ул баланың язмышы миңа гына түгел, күпләр өчен караңгы булып калды. Савыктымы икән ул сабый?! Бу сорау күпләр өчен җавапсыз иде. Ярар, без булыша алганча булыштык, калганы Ходай һәм табиблар кулында.

Андый авыру балалар турында күп ишеткәнгә, әнигә көне буе тагылып, акча җибәрик инде, дип борчып йөргән көннәрем күп булды. Ул вакытларда дөньяга күбрәк ышана идем әле. Бигрәк яшь идем шул, акны күрсәм, ак дия идем. Тора-бара, ак дип күргәнем дә, кара булып чыга башлады. Бер кечкенә генә аша, дөньяга ачыграк күз белән карый башладым.

Бервакыт шулай күз буявы алырга булдым. Кайсын сайларга белмим, баш әйләнә. Берсе аеруча да күзгә ташлана, артык каты ялтырый. Безгә шул ялтыравык кирәк бит инде, башкаларыннан кыйммәт дип тормадым, алдым тегене. Ут яктысында бигрәк кызыктыра. Кайттым да, ачып та җибәрдем. Аның белән бергә авыз да ачылды. Ачуым булды, әллә мин өрдем, әллә җил исте, кыскасы, аңламый да калдым, теге ялтырый торган нәрсәләр очты да таралды. Алар идәнгә шундый матур итеп төште ки, мин хәтта авызны да ябып тормадым. Артык түләнгән акчам да ялтыравыклар белән идәнгә очты. Соңыннан гына аңладым, ул күз буявы ялтыравык белән катышмаган, ә өстенә әз генә сипкәннәр икән. Бу исә сатып алучыны кызыктыру өчен генә эшләнгән нәрсә икән. Менә бит хикмәт нидә! Бу мисалны китерүем юкка түгел, хәзер аңларсыз.

Ялгышмасам, шул елларда бугай, бер малайга бар халык акча җыйды. Исеме Богдан идеме соң, монысы да онытылган. Ярар, Богдан булсын. Аңа карап кына нәрсәдер үзгәрми. Газета, телевидение генә түгел, хәтта безнең авыл кибете ишегендә дә шул баланың фотосы шактый озак эленеп торды. Бу бала һәркемнән ярдәм көтә иде. Ап-ак чәчле, сөйкемле сабыйга бик начар чир – яман шеш диагнозы куйганнар. Бик күпләр шуннан вафат була бит хәзер, и Аллам, үзең саклый күр! Бу малайга да халык булдыра алганча ярдәм итте. Хәтта безнең төркем студентлары да ярдәмгә ашыкты. Тәнәфесләрдә гел аның турында сөйләшеп, дәрестә шуны уйлап утыра идек. Шулай итеп, безнең арадан бер төркемдәшебез аерылып чыгып, һәрберебездән акча җыеп алды. Кем күпме булдыра ала, шуның кадәр бирде. Аз биргәннәргә азрак шелтә дә белдерелде. Янәсе, ник син авыру кешегә акчаңны жәллисең?! Шуннан без Богдан өчен барыбыз да җан ата башладык, ләкин күпмедер вакыттан соң, онытылды ул.

Шулай бер дәрестә бу тема яңадан кемнеңдер исенә төшеп, куерып китте бит. Ярдәм турында сөйләшәбез. Шунда теге акча җыйган кыз барыбызны шаккаттырырлык бер сүз әйтеп куйды. Янәсе, теге авыру Богдан уйдырма гына булган. Кемдер акча эшләүнең яңа төрен уйлап тапкан. Авыру бала исеменә акча җыеп баерга уйлаган. Димәк, безнең булышуыбыз юк булган. Ярар, безнең булышырга теләвебезне Ходай күрде. Ә теге ялган вакыйга хуҗасы безнең акчалар белән нишләде икән?! Өй сатып алгандыр, бәлки, машинадыр… Ә бәлки, ял итеп кайткандыр… Әйе, акча белән күп нәрсәне сатып алып була, тик сәламәтлекне генә түгел. Шул авыру белән ул үзе чирләмәс дип кем әйтер дә, шул чакта кем генә аңа ярдәмгә килер?! Бәлки, ул үзе тагын бер кат шундый игълан бирердәй көнгә калыр, чын-чынлап авырыр?!

Менә шушы вакыйгадан соң, һәрбер игъланга сагаеп карый башладык. Бу чыннан да дөрес нәрсәме икән?! Без уйлаган минутларда, бәлки, кемдер соңгы өметен көтеп ятадыр. Ялган нәрсәләр башны бутый башлый шул. Икеләнүгә китерә. Кайвакыт ачу да килеп куя.

Беренче телеканалда бара торган «Кемнең миллионер буласы килә?» уенын барыбыз да карый. Исеме шәп! Кызык бит, башың яхшы эшләсә, дуслар-танышлар тугры булса, андагы аудитория акыллы башлардан торса, кыек атып туры да китерә алсаң, син – миллионер. Белмим, минем миллионнар откан кеше белән сөйләшкәнем юк, шулай да, анда да берәр хикмәт бардыр. Безнең авылда бер гаилә ярыйсы гына акча откан иде. Монысы – башка лотереядан. Шулай итеп, болар моны ишетүгә, ярты авылны кунак иттеләр. Барсалар, теге акчаны әллә ничә кешегә бүлеп, процентларын чутлап, авылдашларга отыш бик аз чыккан. Халыкны сыйлаган кадәр дә акча чыкмаган, ди. Тавышланып йөреп булмый инде, биргән кадәрен тотып кайтканнар. Эшкә ашмаган шундый төр уеннарга, ниндидер спорт ярышларына миллионлаган сумнар тотканчы, сәламәтләндерү үзәкләрен җиһазландырсалар, авыру сабыйлар көтеп яткан операцияләргә түләсәләр, мең өлеш файдалырак булыр иде. Дәүләтнең Универсиада кебек чараларга акчасы табыла бит!..

Беренче каналга яңадан әйләнеп кайтыйм әле. Малаховның «Пусть говорят» тапшыруында нинди генә проблеманы чишәргә омтылмыйлар. Тапшыруның 5 минуты проблеманың эчтәлеген ачса, соңгы 55 минуты «бака туе»ннан тора диярсең. Кем ничек булдыра ала, шулай кычкыра. Хәтта бер тапшыруда сугышып китеп, 15 минут эш тә тукталып торган. Бу кычкырышның бер дә нәтиҗәсе булыр кебек түгел. Шулай да, тапшыруның соңгы 5 минутында кунакка килгән депутат, судья, табиб һәм тагын әллә кемнәр төп геройга ярдәм итәчәкбез дип ышандыралар. Ярдәм дә итәләр бугай, чөнки 10 еллык юбилейларында рәхмәт сүзләре бик күп булды. Менә шул тапшыруларның берсендә, исерек ананың яшь баласын өендә калдырып, көне буе каядыр йөрүе; нәтиҗәдә өендә янгын чыгып, баланың ятагы белән бергә аякларының януы сөйләнелде. Сабыйның керфекләренә кадәр үз урынында, ә аяклары янып, кисәү таягына әйләнгән. Табиблар аларны кисеп алырга мәҗбүр булганнар. Халык бу балага акча җыйган булган икән. Тапшыру дәвамында акчаларның бөтенләй тотылмавы, ягъни аларның юкка чыгуы билгеле булды. Аның уенчыклары да 5-6 гына, хәтта эчерергә сироп та юк икән. Тагын шул гауга башланды. Минем дә авыру баланы күреп, җитмәсә, ачыкланган бу җинаятьне ишетеп, психикам тагын да бозылды. Көчсезлегемне тоеп, берни дә эшли алмавыма эчем пошып, телевизорны сүндереп куйдым.

Әле беркөнне автобуста барганда, бер тукталыштан кечкенә бала күтәргән бер ир килеп керде. Баланың авыру икәнен, дәвалау өчен акча кирәк булуын аңлатты. Кулында белешмә да бар. Әби-бабайлар акча кыштырдата башлады. Шулвакыт кондуктор бу иргә: «Өч ел йөрисең инде акча җыеп, оят түгелме?! Эшләргә кирәк!» – дип кычкырды. Шулай итеп, алар керем алмыйча, төшеп калдылар. Шул ук көнне икенче автобуста кайтып барганда, тагын шул ир баласын күтәреп керде. Бу юлы каршы әйтүче булмады, бераз гына акча да җыелды…

Кемгә ышанырга да белгән юк! Ялган белән очрашкан халык, мохтаҗларга да шикләнеп карый.

Бу язмамда беребез өчен дә яңалык ачмадым. Барыбыз да күреп, аңлап йөри. Ходай гына ташламасын дип әйтәсе кала. Кеше авырмыйча тормый, шуңа күрә узгынчы чирләр булсын. Андый авыр эчтәлектәге игъланнар да бүтән язылмасын. Язылган очракта, бернигә дә карамыйча, әллә бу чын, әллә ялган, барыбер ярдәмгә ашыгыйк. Бәлки, син кеше гомерен саклап калуга үз өлешеңне кертерсең… Авырулар да юк түгел бит, кызганычка каршы.

Барыгызга сәламәтлек теләп,

Гүзәл ГАБДРАХМАНОВА.

Саба районы, Сатыш авылы.

Комментарии