Туктама, йөрәк, тип тагын бер генә!

Урамда тормыш кайный. Кемдер игелек, изгелек кылам дип ашыга-ашыга, яраткан эшенә бара, кемдер хуҗалыкта җитештереп үзеннән арткан продукциясен сатарга базарга ашыга, ә өченчеләр исә, әллә вакыт үткәрергә, әллә ял итәр өчен, әллә инде бу ризыкны яраткангамы, кармакларын тотып, су буена ашкына. Хәер, монысы мөһим түгел. Иң мөһиме – кешенең күңел матурлыгында.

…Кеше кадере булмаган бу тормышта күңел бик тиз уалырга гына тора. Тирә-юньдәгеләрдән җылылык, наз эзлисең. Керсез күңеллеләр файдалы гамәл башкарам дип эшенә бара, ә кемдер исә, киресенчә, янәшәсендәгеләр белән ямьсезләшмәсә, юк-барга аның күңелен рәнҗетмәсә, кәефен төшермәсә, эше – эш, ашы – аш булмый. Ә күңел ул бик нечкә. Күңеле каралыклар белән тулганнар өчен синең йөрәгеңнең менә-менә туктарга торганы берни түгел.

Табигатьнең матурлыгына сокланып эшкә барганда якын дустымны очраттым. Мөлдерәмә аккан күз яшьләреннән нидер булганын аңлаган идем инде. Түзсә дә түзә икән кеше йөрәге. Ахирәтемнең башка хатын белән яши башлаган ире югары уку йортында укыган студент малаеннан 800 мең сум акча сорап хат язган (дустым малае белән уртак салынган йортта яшәп калган иде). Якынымнан бу сүзләрне ишеткәндә, ярсу йөрәгем бер мизгелгә туктап калган кебек булды. Юк, туктама син, йөрәк, тип әле аз гына! Хәер, ата хисен югалткан кешегә акча мөһимрәктер дә. Тормышта дөрес юл табарга ярдәм итәр урында, баланың яшь йөрәген яралау белән шөгыльләнү аның өчен берни түгелдер. Ярый әле андыйлар сирәк. Гомерен, бар назын бала тәрбияләүгә, хәтта ана назы биргән әтиләр күп булуына күңел сөенә. Ә мондый тар күңеллеләр Аллаһы Тәгалә тарафыннан җәзасын алырлар дигән уй белән юлымны дәвам итәм. Каршыма очраган шат йөзле кешеләрне күреп, ярый әле тормышның матурлыгын күреп яши белгән кешеләр бар дип сөенеп куям. Ләкин… озакка түгел. Артымнан куып килгән күптәнге танышым да кәефсез иде. Минем сораулы карашымны күреп, күз яшьләренә буыла-буыла, гөнаһсызга рәнҗетелгәнен сөйләгәч, йөрәгем тагын туктап алгандай итте. Баксаң, танышымны караклыкта гаепләгәннәр икән. Очын-очка ялгап яшәсә дә, күңелле керсез, намусы чиста булганнар өчен, әлбәттә, бу гомерлеккә төзәлмәс яра булып калуын мин аңлыйм. Ләкин, хакыйкать ачылгач, гафу да үтенә алмаган мондый бәлане такканнар аны аңлады микән?! Уйламыйча, аңлашмыйча әйтелгән бер ялгыш сүздән күпме борчу, йөрәк сызлавы?! Мондый начарлыктан күңел тагын көрсенеп куя. Шушы өч көнлек дөньяда ни өчен кешеләрнең күңеле каралык белән тула соң?! Дөньяның балага караганда да көйсезрәк булуыннан тыным кысыла, йөзем агара, йөрәгем тукталгандай итә.

Юк, ашыкма, син, йөрәк! Туктама син вакытсыз. Янәшәмдә керсез күңелле кешеләрнең күбрәк булуын уйлап, тагын яшәргә дә яшәргә иде әле.

Ә йөрәк һаман сызлый, сыкрый. Бер кечкенә генә оешмада бик кечкенә генә вазифаны башкаручы «мин-минлекле» бер ханымның, караучысыз калган каз бәпкәсен алып китәргә килгән козгын тавышы белән, хезмәттәшенә: «Бар, чыгып кит бүлмәдән!» – дип кычкырганын ишеткәч, өнсез катып калдым. Тамагыма җыелган төенне йотып карыйм, әмма йота алмыйм. Кычкыручы ерткыч, ә аның килбәтсез кыланмышыннан куркып калган танышым корбан булып күз алдына килде миңа… Кан сава, кан саркый йөрәгемнән. Хаксыздан, нахактан рәнҗетелгәнгә карап, күңел елый. Начарлыктан күңел тагын көрсенеп куя. Йөрәк тибешем тагын акрынаеп ала. Юк, юк, туктама син, йөрәк! Ярый әле минем тирәмдә андыйлар юк. Тирә ягымда күңеле матур булган кешеләр күплеген уйлыйм да тагын сөенәм мин. Аллага шөкер, йөзе ак, намусы чиста, күңеле керсез кешеләр белән аралашам, алар белән эш итәм. Янәшәмдә бары шатлык-борчуларымны уртаклашырдайлар гына. Ә килбәтсез кыяфәт, дуамал холыклылар сирәк. Килер бер көн, кешелек дөньясы бары игелекле гамәлләрдән генә торыр. Бер-берсенә бары ягымлы караш, җылы сүзләрдән һәркемнең йөрәге иркенләп, рәхәтләнеп, үз көенә тибәр!

Фәндия ГАЙНАНОВА,

Актаныш районы

Комментарии