- 11.07.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №27 (6 июль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Вәсилә Арсланованың «Бар ул күз тию…» дигән язмасын укыгач («Безнең гәҗит», №14, 6 апрель, 2016), үземнең дә башымнан кичкән күз тию вакыйгасын язмакчы булам.
1963нче елның 12нче февраль иртәсе. Киез-итек фабрикасы клубында рәссам-бизәүче штатында эшләгән чагым. Күңелем сизгәндәй, никтер бу көнне эшемнән иртәрәк кайттым. Зөһрә әбием сеңлесе Һәдия апа белән сөйләшеп утыралар иде.
Бу елларда җылы абзар булмаганлыктан, кәҗә, сарык бәрәннәрен, бераз үскәнче, мич аралыгында йә булмаса ишек катында бүлеп, бер почмакта тоттык. Бәхетебезгә, үскәннәрен абзарга әнкәләре янына чыгарып бетергән идек. Ә менә озын, ак, ефәктәй йонлы, йомры гәүдәле сарык бәрәнебезне, бераз үссен дип, мич аралыгында калдырган идек.
Кем уйлаган, кунагыбызның андый каты күзлелеген, бәрәннең мич арасында озын йонлы койрыгын болгап, яланып яткан вакытын күреп: «Бигрәк матур, ак мамык шәлдәй йоннары», – дип әйтүенә, мескен хайваныбыз, борын тишекләрен киңәйтеп, яткан урыныннан ике мәртәбә талпынды да, телен аркылы тешләп, күзләрен мәңгегә йомды. Бу хәлне күреп торган апабыз: «Әйтәсем калмаган, күзләрем каты икән», – дип үзен әрләп, бик тә читенсенде.
Еллар үтә торды, гаилә корып, бер-бер артлы балаларыбыз туды. Әмма Һәдия апабызны бәби ашларына да, исем кушканда да чакырмадык. Ул моңа үпкәләмәде дә, гаеп тә итмәде. Элеккечә күрешеп, аралашып тордык.
Күз тию – чынбарлык ул. Бу турыда онытмагыз, нарасыйларның киемнәренә миләш агачыннан бөтиләр тегеп куегыз – ул уңай нәтиҗә бирер.
Нурислам ГАЛИЕВ,
Кукмара районы
Комментарии