Кайгы ялгыз йөрми

Алинәнең бар хыялы авылындагы мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, белем алуны югары уку йортында дәвам итү иде. Аның хыяллары чынга ашты: әти-әнисе соңгы тиеннәрен җыеп, кызны укырга урнаштырдылар. Әнисенең кызын үз яныннан җибәрәсе килмәде, шәһәргә китәсе көнне дә:

– Әллә барып йөрмисеңме соң, кызым?! Нигәдер бер дә җибәрәсем килми шул, – диде. Тик кызның үз хыялларын тормышка ашырасы килде, күңеле шәһәргә ашкынды. Тулай торакка урнашмады, әтисенең апаларында фатирда тора башлады. Беренче курсны уңышлы гына тәмамлады. Бар да яхшы гына баргач, әнисе дә бераз тынычланды.

Барлык күңелсезлекләр дә икенче курста укыганда, Алинә сумкасын урлаткач башланды. Сумканы кызның кулыннан көпә- көндез тартып алып киттеләр. Сумкада ай буе тотарга дигән акчасы һәм барлык документлары иде. Алинә шул чакта күзенә чалынган беренче утыргычка барып утырды да, чарасызлыктан битен куллары белән каплап еларга тотынды. Инде нишләргә? Нәрсә хисабына яшәргә? Шулай аптырап утырганда, кыз янына бер егет килеп басты. Үзен Дамир дип таныштырды һәм Алинәне юатырга, ни булганын сорашырга кереште. Кыз аңа бар кайгысын сөйләп бирде. Егет Алинәгә борчылмаска кушты, акчалата ярдәм итәчәген әйтте, апалары яшәгән фатирга кадәр озатып куйды. Шул көннән соң, Дамир белән Алинә бик еш очраша башладылар. Кыз егеткә үлеп гашыйк булды. Шуңадырмы, Дамирның кайчак үзе турында бернинди хәбәр бирмичә югалып торуына да артык игътибар бирмәде, бер теләгенә дә каршы килмәде. Ә көннәрдән бер көнне үзенең бала көткәнлеген белде. Егеткә барын да сөйләп бирергә җыенган көнне генә Дамир очрашуга килмәде. Кыз аптырап калды. Егетнең өенә шылтырату да куанычлы нәтиҗәләр бирмәде, кызга аның инде икенче көн өендә кунмавы турында әйттеләр. Алинә нишләргә дә белмәде. Башында меңәрләгән сорау бөтерелде: «Кайда йөри икән Дамир? Аның белән берәр күңелсезлек килеп чыкканмы? Әллә башка кеше янындамы?..»

Алинә нишләргә дә белмичә фатирына кайтып барганда, караңгы төшеп килә иде. Ул ярдәм сорап кычкырган хатын-кыз тавышына кинәт сискәнеп башын күтәрде. Кинәт аяк астында җир чайкалып киткән кебек булды: аның Дамиры, пычак белән янап, яхшы гына киенгән бер хатыннан акчасын һәм алтын әйберләрен таләп итә иде. Кыз бермәлгә аңсызланып торганнан соң, елый-елый кайтыр юлга йөгерде. Йа, Раббым, аның яраткан кешесе, туачак баласының атасы җинаятьче икән бит! Инде ни хәл итәргә? Әти-әнисе күзенә ничек күренергә? Булган хәлләрне ничек аңлатырга? Кыз фатирга кайтып мендәренә капланды да, бар дөньяны каргый-каргый, үксеп еларга тотынды. Ярый әле, ул бүген берүзе, апалары кунакка киттеләр, бу халәтен аларга аңлатып торасы юк. Шулчак кызны сискәндереп кыңгырау шалтырады. Алинә аны-моны уйлап тормыйча ишекне ачып җибәрде. Анда Дамир иде. Алинә аңа меңәрләгән сорау яудырды, бала хакында әйтте. Әмма егет кызга бермәл текәлеп карап торды да:

– Мин – , Алинә, миңа һәрдаим акча кирәк, шунлыктан әлеге юлга бастым. Мине оныт, миңа бала да, берни дә кирәкми, – дигән сүзләрне әйтеп чыгып китте.

Иртән кыз авылына юл тотты. Озак елаудан шешенгән, бите кәгазь кебек агарган кызларын күргән ата-ана куркып сүзсез калдылар. Булган хәлләрне ишеткәч, әнисенең болай да авыру йөрәге түзә алмады: аны паралич сукты, гомерлеккә хәрәкәтсез калды. Бар хәсрәт берьюлы өелде. Әтисе исә Алинә баланы табарга тиеш дигән карарга килде. Буласы хәл булган, инде бер нәрсәне дә үзгәртергә мөмкин түгел иде.

Алинә сау-сәламәт ир бала тапты. Малайга Нияз дип исем куштылар. Нияз үсә төшкәч, аны балалар бакчасына биреп, Алинә эшкә урнашты. Инде бар да тынычлана, җайлана башлаган кебек иде. Беркөн яшь хатын малаен бакчадан алырга килсә, тәрбияче:

– Ниязны әтисе килеп алды, бергәләп кайта торабыз, диде, – дип аптыратты.

– Әтисе килеп аны эзләп тапканга Нияз да бик куанды, – дип тә өстәде. Алинәнең күзаллары караңгыланып китте: «Дамир баланы эзләп тапкан. Моңа кадәр кирәк булмаган баланы ник эзләп килгән ул? Әти-әнисе Дамирны кабул итәрме? Нишләп башта Алинә янына килмәгән соң ул?»

Хәлләр хатын уйлаганнан да катлаулырак булып чыкты. Өенә кайтса, Дамир да, бала да юк иде. Әтисе оныгының кызы белән бергә кайтмавын күреп аптырап калды. Кыз үзенең хәсрәтен әтисенә сөйләде. Әтисе тиз арада милициягә хәбәр итте. Алар бу минутта, Ниязны инде беркем дә кайтарып бирә алмаячагын белмиләр иде. Ут йотып телефон янында утырганда, Дамир белән бала утырган машинаның һәлакәткә очравын, машиналардагыларның исән түгеллеген хәбәр иттеләр. Алинә өчен яшәүнең мәгънәсе беткән иде инде. Ул хәтта елый да алмады. Авылның икенче башына урнашкан даруханәгә барып күп итеп йокы даруы алды, чыгуга учлап шуларны эчте.

Аны урамнан клубка баручы яшьләр табып алдылар һәм тиз генә хастаханәгә илттеләр. Ләкин соң иде инде…

Алинә хәсрәтен әнисе күтәрә алмады, кызы белән оныгын җирләп берничә көн үткәч, гомер буе бер-берсен аңлап, кадерләп яшәгән ирен дөм ялгыз калдырып, якты дөньядан китеп барды. Ата кеше берничә көн эчендә бик нык картайды, озак елаудан күзләре начарланды. Кайвакыт аңа булган вакыйгалар төш кенәдер кебек тоела башлый. Менә яраткан хатыны чәйгә дәшәр, елмаеп кызы кайтып керер кебек тоела. Тик болар барысы да хыял гына. Үткән гомерне берничек тә кайтарып булмый.

Алмазия ГОБӘЙДУЛЛИНА.

Биектау районы,

Бөреле урта мәктәбе укытучысы.

Комментарии