Сагынасыңмы, диләр – сагынмыйм!

Сагынасыңмы, диләр – сагынмыйм!

Минем язганнарым белән кемдер килешмәс тә, бәлки. Әмма мин үзем уйлаганны, үзем күргәнне язам. Авылыңны сагынасыңмы, дип, кемнән генә сорасаң да, сагынам, дип җавап бирә. Ә мин менә сагынмыйм.

Безнең авылда гомер-гомергә юллар булмады. Мәктәпкә барганда җимерек басмадан йөрдек. Ул басмадан егылып төшкән чаклар да булды. Күрше малае шуннан егылып, реанимациядә ятты. Эчә торган суны әллә кайдагы чишмәдән ташый идек. Әтием, безгә газ кермәс инде ул, ди торган иде. 10 ел элек кенә безгә газ кермәгән иде әле, әти инде вафат. Әнием 85 яшендә. Ул газны кертү безгә бик зур суммаларга төште. Ә менә суга тилмереп яшәү әле дә дәвам итә. Шуңа да аз гына да авылны сагынмыйм. Әниемне, туганнарымны гына бик нык сагынып кайтам.

Юллар гел шул монда – адәм үтеп йөри алмаслык. Анда машина белән түгел, сәпид белән дә керерлек хәл юк. Елгасы да елга түгел инде. Без үскәндә елга яры яшел чирәмлек иде, хәзер монда су урынына чүп ага. Өске урам кешеләре бөтен чүбен елгага ташлый. Ярлары ишелеп, үзе үләксә базына әверелгән. Андагы үләксә исе! Ялга кайткач, ул искә урамга да чыга алмадым.

Сагынасыңмы, диләр. Ничек сагынасың да, минем туган ягым, дип, кайсы ягын алып мактыйсың? Сасы искә урамга да чыга алмаганнымы? Әнием шушында яшәп, җиде бала үстереп, картлык көнендә суга тилмереп яшәп ята. Булыр икән шул кадәр түзем, сабыр кешеләр! Кайвакыт, әллә телевидение чакыртып төшертәсе инде мондагы хәлләрне, дип тә уйлыйм. Әнием генә каршы килә, кирәкми, балам, барыбер бернинди дә үзгәреш булмаячак, ди.

Авылыбызның татарча исеме – Озын Куак. Әмма анда бер генә агач та, куак та юк. Урысча аны Долгий Остров, диләр. Миңа бу исем күбрәк ошый. Әйе, утрау ул, юлсыз, сусыз бер утрау…

Минем авылдан чыгып киткәнемә 40 ел, классташларны күрмәгәнгә дә шул чама. Инде аларның күбесе исән түгел бугай. Унынчы классны тәмамлау белән, авылдан киттем. Гомерем Чаллы шәһәрендә үтте. Монда минем дусларым, монда яшәү рәхәт. Хәзер үзем лаеклы ялда. Җыр-бию ансамбленә йөрим, ярышларда катнашып, 1-2 урыннар алабыз. Авылдан киткән кешеләр авылларын сагынып яшиләрдер, дип уйлый идем элек. Юк икән, сагындырмый икән мондый ташландык авыл.

Сания ВАХИТОВА,
Чаллы шәһәре

Комментарии