Адашкан шәҗәрә

Чистай төрмәсенең дүрт кешелек камерасында без өчәү утыра идек. Изге урын буш тормый, диләр бит, безнең янга тагын берәүне керттеләр. Өстендә шактый яңа озын пәлтә, бер кулында – төенчек, икенчесендә – таяк.

Ул миңа ничектер татар кешесе кебек күренде. Мин ике яруслы караватның икенче катында ята идем, сикереп төштем дә, татарчалап түргә чакырдым. Ә ул: «Я русский», – дип җавап кайтарды. Хәзер кешенең тышкы кыяфәтенә генә карап, милләтен билгели алмыйсың. Соңыннан белдем: моның фамилиясе Мамаев икән. Чистай төрмәсендә озак тотмадылар аны, этап белән зонага озаттылар. Аннары мине дә «Свияга» зонасына күчерделәр. Мин килгәндә теге Мамаев та шунда иде.

Зонада элемтә яхшы эшли: тоткыннарның кайдан килүләре, кем булуы, ни өчен утырганы шунда ук мәгълүм була. Мамаев Биектау кешесе икән. Гаилә әгъзалары белән килешә алмыйча өеннән чыгып китеп, Чистайның картлар йортында яшәгән. Шунда бер иптәше белән гауга чыгып, тегене пычак белән чәнчеп үтергән. Исерек булгандыр инде…

Шулай бервакыт сөйләшеп утырганда: «Мамаев, синең фамилия татарныкы бит!» – дип әйтеп куйдым. Шунда калганнар, каршы төшеп, «обыкновенная русская фамилия», диеште. «Дөрес әйтә ул», – диде Мамаев. Бабасы элек сөйли торган булган: «Безнең фамилия Мәскәүне алырга килгән Мамайдан ук килә», – диләр иде.

Бераздан миңа «Свияга» зонасының санчастенә ятарга туры килде. Берничә көннән Мамаев та монда эләкте. Берсендә бәдрәфкә барган җиреннән нәҗесенә буялып пычранып кайтты. Санитаркалар моны душта юындырып, чиста киемнәр кидереп, урынга салдылар. Шул ятудан бер атна ашамый-эчми, кузгалмыйча ятты. Беркемне, хәтта табибларны да тыңламый. Аларның биргән таблеткаларын да эчми, уколлар да кадатмый. Бар сүзе: «Мине Казанга җибәрегез». Киреләнә торгач, тәки үз дигәненә иреште, юлда үлмәсен өчен бер укол кадап, Казанга җибәрергә мәҗбүр булдылар.

Мин аны беренче күрүдән, әле фамилиясен дә белмәгән килеш, татарга охшаткан идем. Ә ул татар гына түгел, нәсел җебе Мамай морзага барып тоташкан кеше булып чыкты. Мамай морза да Алтын Урда ханы белән килешә алмыйча, Мәскәүне яуларга чыгып китеп, җиңелеп кайта. Бу Мамаев та гаиләсе белән килешә алмыйча, картлар йортына барып, җинаять кыла. Мамай морзаны 1380нче елда, гаскәрен югалтып кайткач, үтерәләр дип беләм.

Әгәр дә Мамайның шәҗәрәсен төзеп карасаң, 1380нче елдан соң 6 гасырдан артык вакыт үткән. 1 гасырда дүрт буын алышынган дип карасаң, бик күп була. 1 гасырга 3 буын алышынган дип кенә карасаң да, Мамаев аның 18-19нчы буыны була. Гаҗәп бит, никадәр буыннар алышынган, татарлыгы гына түгел, мамайлыгы да сакланып калган. Шәҗәрә әнә шундый гаҗәп әйбер инде ул.

Минем үземнең иң беренче бабам Нәзир исемле булган. Аннары килгән Зөбәер бабам 1746нчы елда яшәгән. Уфадагы архив документларында ул «полковый азанчы» дип теркәлгән. Димәк, ул вакытта мөселман полклары булган. Патша заманында солдат хезмәте 25 елга барган. Солдатка алынганда Зөбәер бабама 23 яшь булса, кайтканда 47 яшь була. Әнә шул 25 ел солдат хезмәте бетерелгәч, бер гасырга 3 буын үрчү дә булгандыр, бәлки.

Әти 1888нче елгы иде. 1911нче елны аны да солдатка алалар. 1914нче елда сугыш башлана. Әти пленга эләгеп, 1919нчы елда качып кайта. Кайтканының икенче көнендә үк, «мулла хезмәтчесе», дип, тагын ябып куялар. Аннан да качып, башка җиргә китәргә мөмкин була. 1920нче елда өйләнә. Олы апам 1921нче елгы иде. Ә мин – шәҗәрәне дәвам итәргә тиешле кеше – 1930нчы елгы. Ул вакытта әтигә 42 яшь була инде. Барыбер 1 гасырга ике буын туры килә.

Мамаев белән минем нәселемнең бер-берсенә бернинди бәйләнеше булмаса да, ике арада охшашлык та күрәм. Мамаев: «Я русский», – ди, ә мин үземне татар дип беләм. Шулай булса да, Мамаевтагы кирелек, үзсүзлеллек, тәвәккәллек миндә дә бар.

М.СӘХАБЕТДИНОВ,

Яшел Үзән районы, Түбән Карамалы авылы

Комментарии