650 сумлык посылка…

«Дождь» телеканалы башлангычы белән Русиягә җәелгән «Үлемсез полк» маршына яшьләр өчен хәтер, гыйбрәт чарасы итеп карыйм. Үзем чыкмыйм. Мин бу гамәлне күптән һәм башкача эшлим.

90нчы еллар уртасы. Ничек уема килгәндер, 9нчы майда башлангыч класста укучы улым белән, базардан 1 кг күрәгә һәм бер кап «Чемпион» чәе алып, Чаллының икенче башында урнашкан «Йолдыз» мәдрәсәсе шәкертләренә бәйрәм сәдакасы илтә киттек. Кизү торучы шәкерт: «Кемгә дога кылырга?» – дип сорады.

– Исхак кызы Наиләдән сугышларда һәлак булган, исән кайткан туганнарым рухына. Үзем ниятләдем. Чәй эчкәч дога кылсагыз иде, – дидем.

Кайтырга чыккач, улыма аңлатам, туганнарны саныйм:

– Телдән әйтмичә, эчтән генә санасам да Аллаһ Тәгалә минем уйларымны белә. Әйдә, алай да әйтеп чыгыйк: Вилдан улы Исхак – дәү әтиең, Вилдан улы Ибраһим – аның абыйсы, әсирлектә дә булган; Ибраһим улы Фәрит, син аны белә идең, үлгән хәбәре килгәч, исән кайткан; дәү әтиеңнең сугышта түгел, ә мулла улы булган өчен репрессияләнеп, өйгә кайтып, каты авырып, 24 яшендә вафат булган Хафизулла исемле абыйсын да әйтик; сугыш чорында колхозда эшләгән, бер генә апа-сеңелләре бар, сугышта катнашмаса да үзен генә калдырмыйк – Вилдан кызы Фатыйма…

Бераз юл үткәч, кылт итеп кайнатамның – улымның Госмангали бабасының ике сугышта да катнашуы искә төште. Ике тукталыш арасын, кайберләрен үзем дә ишетеп кенә белгән бабалары турында сөйләшә-сөйләшә, дога кылгач аларның ничек шатланачакларына, минем улымның Аллаһка ышанганына бик сөенәчәкләренә куана-куана бардык.

Мәчет белән мәдрәсәгә биргән сәдака кабул булмый калмас, дигәнне ишетеп үскән кеше буларак, миңа икенче көнне төш керде.

…Уртача зурлыкта бүлмә эчен күрәм, үзем – бусаганың тышында. Уң якта тактадан 5-6 баскыч өскә менгәч, сәкедә сул яктагы тәрәзәдән төшкән яктыда әти, 26 яшендә сугышта хәбәрсез югалган Касыйм бабай һәм мин танымый торган яшь егет (Хафизулла бабай дип уйлыйм хәзер, башкаларны таныйм бит, аның фотосы юк) утыра. Өлкәнрәк ир-ат, үрмәләп, 3нче баскычка менеп бара. Сул якта голланд миче күләгәсендә йөзләре миңа ачык күренмәүче ике ир кеше. Барысы да элек әтиләр киеп йөри торган аслы-өсле ак кольсоннан. Шунда югарыдан, баш очыннан (әти утырган яктан түгел) әтиемнең шундый матур тавышы ишетелде: «Наилә безгә 650 сумлык посылка җибәргән…»

Күп булса, 4-5 секунд барган төшем өзелеп, уянып китем. Күземне ачмыйча, аптырап ятам: 60 сумлык күрәгә, 40 сумлык чәй – ничек 650 сум булсын? «Шәкертләрнең догалары барып ирешкән!» – дигән уй бала чактагы кебек, җитез генә урынымнан торгызды.

– Улым, кайсынадыр, 7нче әрвахка дога әзрәк барган ахры, соңрак искә төшердек, бабаңа микән?

– Юк, әни, Тугани апагадыр, ул бит сугышта катнашмаган. Ә сәдаканы 9нчы Майга дип бирдек.

Менә сиңа бала-чага!

Ул вакыйгалардан соң күп еллар үтте. Мәчет-мәдрәсәгә илткән сәдаканың кабуллыгын сиздереп, ачык төшләр аннан соң да кергәли. Шәҗәрәбезне өйрәнә башлагач, сугышта катнашучы туганнар саны да артты. Быел үзебезнең «взвод» рухына дога кылдырырга Чаллының Сидоровка бистәсенең «Ихлас» мәчете мәдрәсәсенә бардык. Аллаһ Тәгалә әрвахларның рухын шат итсен.

«Үлемсез полк» йөрешенә барганда яисә кайтканда сез дә юлыгызда очраган мәчет-мәдрәсәгә кереп, сәдака салып чыгыгыз әле, милләттәшләр. Бала-оныкларыгызны да алыгыз. Гомерләр тиз уза, үзебезгә дә догачылар калдырыйк.

Наилә ВИЛДАНОВА,

Чаллы шәһәре

Комментарии