Каз өмәсе

Көзен авылларда каз өмәсе гөрли. Сәрияне дә авылда яшәгән Саҗидә апасы өмәгә чакыра. Җитмеш биш яшен тутырган шушы Саҗидә әби әле һаман казлар, кош-корт үстерә, кәҗә асрый. Кәҗәсен сөткә дип тота инде, казларны үстереп балаларына, туганнарына өләшә, ә тавыклары аңа көн дә йомырка салып сөендерәләр. Бу яшенә җитеп, Саҗидә әбинең һәр елны каз бәбкәләре унбиштән дә ким булганы юк. Ата казы бик акыллы Саҗидә әбинең, ничә бәбкә чыкса, барысының да иминлеген саклап үстерә ул. Хуҗабикә әбисе аны яратып «Бүрек баш» дип йөртә, янәсе, ир-ат затыннан.

«Ата каз әйбәт булса, бәбкә гөрләп чыга, үзем белән бер яшьле бит инде минем «Бүрек башым», – дип шаяртып ала Саҗидә әби.

Менә шул уңган казларны йолкырга, Саҗидә әбиләргә күршеләре, балалары, туганнары килә. Кызлар казларны уен-көлке сөйләшеп, җырлар җырлап чистартырга керешә. Хуҗабикә тәмле исләрен чыгарып каз тәбикмәге пешерә. Ул арада өмәчеләр, чистартып бетереп, каз түшкәләрен көянтәләргә элеп, чишмә буена да төшеп китәләр. Ә өйдә аш пешә, мичтә тәмле исләрен чыгарып, өмәчеләрне көтеп, бәлеш пешеп утыра.

Чишмә буенда – каз өмәсе бәйрәме. Каз түшкәләрен чайкап бетергәч, җыр-биюләр дәвам итә, чөнки гармун тотып егетләр дә килеп җиткән чишмә буена. Әйе, авылларда каз өмәсе бик күңелле уза шул. Аннан барысы да җыелышып кайтып, аш, тәмле бәлеш белән сыйланалар. Яренгә казлар уңсын дип, су юлына каурыйлар да сибеп чыгалар.

Ә бит шулай өмә ясарлык казлар үстерү өчен күпме тырышлык куярга кирәк. Саҗидә әби башта казларны йомырка салдыра. Аннан казларны бер ай йомыркалары өстендә утырта. Әле теләсә кайда утыртып та булмый бит аларны, иркенрәк җир, бик якты да, караңгы да булырга тиеш түгел ул урын. Ана каз ояда утырганда кырына беркемне дә якын китерми. Якынрак узып китсәң, хәзер борынын сузып эләктереп ала ул синең йомшак җиреңне. Яңадан беләсең инде ул урыннардан ничек үтәргә икәнен.

Казларын Саҗидә әби көнгә бер тапкыр ашатып ала, аларга фәкать чиста су гына эчерә. Белә Саҗидә әби бала чыгарырга җыенган кошның бар көчен биреп, сусап утыруын. Ә бәбкәләр чыккач, ишек алдында ата казның аларны ничек саклаганын күрсәң!.. Менә чын сакчы, ичмасам! Саҗидә әби юкка гына мактамый инде «Бүрек баш»ны.

Җәүһәрия ШӘРИПОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии