Гармунлы еллар бар иде бит ә!

Гармунлы еллар… Гармун моңы, гармун тавышы белән тулган татар авылы… Ә хәзер авылда уйнарлык гармуны да, шул гармун моңнарына кушылып җырларлык кешесе дә калмады диярлек. Югыйсә аның моңы сине үзенә буйсындырып, сихри дөньяга алып кереп китә, тормыш ваклыкларын, көндәлек мәшәкатьләрне оныттыра.

Шәхсән мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм. Без – гармун моңнарын тыңлап, гармунга кушылып, җырлап-биеп үскән буын. Үземне белгәннән бирле, авылыбызда бик матур гореф-гадәтләрнең берсе яшәп килде. Ул да булса – яулык җыю. Авылны яңгыратып, егет кеше гармун уйный, башкалар рәхәтләнеп җырлый. Һәр йортның капка төбенә килеп җитүгә, гармунчы егет бию көен сыздырып җибәрә, сөлгеләрен, бүләкләрен тотып чыккан хуҗабикә, күрше-тирә шул көй агымына кушылып, рәхәтләнеп бии. Ялындыручы да, гаеп итүче дә юк, чөнки йоласы шул. Ә безгә, җиде-сигез яшьлек бала-чагаларга, бигрәк тә кызык. «Абый, тагын бер көй генә уйна инде», – диеп, гармунчы егетнең каршысында бөтереләбез. Авылдан армиягә китүче егетләр булганда да, кичтән иртә таңга кадәр авылда гармун тавышы тынмады.

Мәктәп елларында музыка укытучыбыз Марсель абый Җәләловның дәресләрендә утыру җан рәхәтенә тиң иде. Берәр авыррак дәрестән соң җыр дәресенә килеп керәсең дә, Марсель абыйның гармун моңнарына уралып, бар дөньяңны онытып, рәхәтләнеп җырлап җибәрәсең. Без җырламаган җыр, танышмаган композитор калмагандыр, мөгаен. Әле ул гына да түгел, сигез-тугыз кешене туплап, Марсель абый гармун түгәрәге дә оештырып җибәргән иде ул елларда. Дәресләр бетеп, укучылар таралышкач, мәктәпнең зур бер коридорына безне тезеп утыртып, гармун телләренә басарга, көйләр чыгарырга өйрәтә иде. Шуның хәтле кешегә кайлардан гармун табып бетергәндер, анысы хәтердә калмаган, ә менә «Әпипә»не, миңа калса, ярыйсы гына уйнарга өйрәнгән идем бугай.

Ә бүген инде без гармун тавышына кушылып җырлап урам әйләнү бәхетеннән чын мәгънәсендә мәхрүм. Беренчедән, бүген авылда гармунчылар саны, ни кызганыч, бармак белән генә санарлык. Икенчедән, урамны яңгыратып җырлап узсаң, синнән йә исерек, йә юләр дип, бармак төртеп көләчәкләр. Кайбер акыллы башы әле, тынычлык турындагы федераль законның барлыгын искәртеп, борының төбендә йодрыгын болгап, кирәкле җиргә, тиешле кешеләргә зарланырга да тайчынып тормаска мөмкин.

Күпчелек яшьләребез дә бүген гармун моңын түгел, әлеге дә баягы япон тактасыннан чыккан дөбер-шатырларны хуп күрә. Шәхсән мин үзем мәдәният йорты мөдире буларак, һәрбер бәйрәм-концертларда гармун моңы, гармун тавышы яңгырарга тиеш, дип саныйм. Мин «бәйрәм күрке – гармун» дигән принциптан чыгып эш итеп, концертларда гармунга кушылып башкарылган чыгышлар әзерләргә тырышам. Нәкъ менә төрле бәйрәм чараларына әзерләнгән вакытта иң мөһим проблемаларның берсе белән күзгә-күз очрашасың да инде: җырчылары да, җырлары да бар, тик гармунчы юк. Шырдый-бырдый гармун шыгырдатучысы чәчләрең үрә торырлык бәя сорап маташса, ә инде чын профессионал гармунчының синең өчен вакыты табылмый.

Тормышыбызга техника үтеп кергән заманда, гармунчылар турындагы матур истәлекләр тарих битләрендә, ә гармун, баян, тальяннар музейларда XX гасырның бер кайтавазы кебек экспонат булып кына сакланып калмаслармы дигән уйлар борчый мине. Ләкин ни генә булмасын, үзәк өзгеч моңны, сүнгән күңелләрне дә җилкендерерлек дәртне, кайгыларны оныттырырлык шаянлыкны, тәндәге ару-талуны куып чыгара алырлык сихри көчне бары тик татар гармуны гына бирә ала торгандыр, мөгаен. Ни кызганыч, әлеге шигъри юллар бүгенге яшәешебезнең кайтавазы булып яңгырый:

Тирә-як тын. Яшьлек чәчәкләрен

Вакыты җитми йомган шикелле.

Нидер җитми җанга. Авыл йоклый,

Сандугачсыз урман шикелле.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,

Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы

Комментарии