- 11.03.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №10 (7 март)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
ХVIIIнче гасыр азагында нигезләнгән Мәндәй авылы табигатьнең иң матур җирләренең берсенә урнашкан. Бер ягында таулар, тауларга күтәрелгәч, ерак түгел күгелҗем-яшел урман булса, икенче ягында бормаланып аккан тирән сулы Мәллә елгасы.
Мәндәй – Габделмәннән исеменең диалекталь варианты диләр. Балалары белән килеп урнашкан Мәндәй (Мәннән – нигъмәт бирүче, олы шәфкатьле) бабайга балык белән тулы елга һәм җиләк-җимешле әрәмәсе, киек-кошка бай урманнары – тормыш корып җибәрү өчен яхшы шартлар тудырган. Урманны кисеп, чәчүлек җирләр ясаганнар. Эш сөюче, тырыш гаилә әкренләп арта, авыл үсә.
Илдә барган тарихи үзгәрешләр җиле Мәндәй авылын да урап үтми. Революция, ачлык елларында бик күпләр бәхет эзләп Үзбәкстан, Оренбург якларына чыгып китә. Авылдагылар элек-электән бакыр рудасы, таш чыгарганнар. Тимерчелек белән шөгыльләнгәннәр (бакыр базлары бүгенге көндә дә тау өстендә, басу уртасында бар.) Мәндәй авылы Азнакай районының төньяк- көнбатышында, үзәктән 43 километр ераклыкта урнашкан. Авыл халкы кырчылык, бакчачылык, эре мөгезле терлек һәм сарыкчылык тармакларында хезмәт куйган. Күп еллар буе колхозда тавык фермасы да эшләп килгән. Сугыш елларында, «өстән» килгән фәрман нигезендә, Мамдуха, Гыйльникамал апалар дуңгыз да караганнар.
«Текә тау»», Кара тау», «Шөгән тау» һ. б. – авылны сакларга калыккан баһадирлар кебек тезелгән. Түбәләрендә «чал чәчле» кылганнар җилферди. Күп еллар буе авыл тарихына шаһит бу таулар. Үзләре дә картайганнар, тәбәнәкләнеп калганнар. Картлар сөйләве буенча, тауларда казылган мәгарә-юллар буенча Мөслимгә барып җитеп була имеш.
«Һәр нәселнең үткәне китап язарлык», – ди иде әбием. Хәтимә әбиемнең истәлекләреннән: «Беренче Бөтендөнья сугышына 2 улымны алдылар, чирләп, газга агуланып, Салихҗаным гына кайтты. 4 сыерыбыз бар иде, шуларны 11 яшьлек Хәдичәм гөбердәтеп савып керер иде, сөт өсте аертыр иде дә, абыйсына җылы килеш эчерер иде. Катык оетыр иде… Кызамык авыруыннан китеп барды балакаем… Патшаны төшергәннән соң, авылларда мәчет манараларын кисеп йөри башладылар. Гарәп телендәге бар китапларны җыеп утка ягулар башлангач, авыл картлары караңгы көздә зиратта кабер казып, китапларны күмделәр. Гарифетдин бабаңның (1883нче елгы) нык чагы, хәвеф-хәтәр үткәч, казып алырмын, диде. Каберлеккә күмелгән китапларны җәй аенда гына казып ала алдылар. Бик күпләре суланып чергән, исәннәре бик аз иде, бабаң алып кайтып, күчереп язгалады. Менә сезгә укый торган җәннәт бакчалары, җәһәннәм, сират күперләре турында һәм «Йосыф вә Зөләйха» хикәяте бабаң кулы белән язылган… 1931нче елның зәһәр кышкы төнендә коммунарлар кереп, өйдә булган бар әйберне алып чыгып киттеләр, игезәкләрем Шарифҗан белән Гөлчирәм – яңа туган балалар, шуларның баш астындагы мендәргә хәтле талап алдылар. Безне өйдән мунчага кудылар. Иртә таңнан сөргенгә куарга диделәр. Рәхмәт авыл халкына: «Гарифетдин абыйны алып китсәләр без тимерчесез дә, балта остасыз да, итекчесез дә, сугымчысыз да калабыз», – дип яклап калдылар. Кулыннан килмәгән эш юк иде бабагызның…»
Әбиемнең 8 баласы була: Галимҗан, Салихҗан, Хәдичә, Фатыйма, Фәтхелбаян, Шарифҗан, Гөлчирә, Таһира. Бүгенге көндә әнием Гөлчирә (1931нче елгы) һәм Таһира апалар исән (1934нче елгы). Авылда Ризатдиновлар, Бакировлар нәсел-ыруыннан булган әнием Гөлчирәгә бүген 87 яшь. Балаларына, онык-тураннарына үрнәк әби булып, тагын да яшәргә язсын иде. Амин.
Авылым тарихына кушып, быел 91 яшен тутырган әтием Гарипов Әхмаделхак Зәки улы турында да язарга телим. Сугыш чоры баласы, колхозда эшләгән, 14 яшьтә ат белән җир сөргән, тәгәрмәч ясаган… 1945нче елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. (Әтисе Зәки Гариф улы сугышка 1941нче елда китә. Башта Суслонгерга эләгә, аннан Мәскәүне сакларга җибәрәләр. Бабай турында «Хәтер» китабында бары бер юл: «д. Мяндей. моб. Тумутукским РВК, кр-ц. погиб 12. 1941.»
Әти исә 7 ел армия сафларында хезмәт итә. Башта – десантчы, сугыш беткәч, поездда озатып йөрүче була ул. 1945нче елда җимерек Германиядә дә булырга, хезмәттәшләрен дә югалтырга туры килә аңа. Илнең күп кенә төбәкләрендә була ул. 1946нчы елда «ХХХ летие Советской Армии», «Знак отличия» медальләре, «За отличие в службе» күкрәк билгесе белән бүләкләнә, ефрейтор дәрәҗәсендә хезмәтен тәмамлый. Армиядән соң Үзбәкстанда, Таҗикстанда шахтада эшли. Сагынып, туган ягына кайта һәм авылда төпләнеп кала. Авыл кызы Ризатдинова Гөлчирә белән тормыш корып җибәрәләр. 2 малай, 3 кыз тәрбияләп үстерәләр. Гомер буе колхозда эшлиләр. Әти шофер, бригадир, балта остасы, төзүче … Әни Бөгелмәдә курсларда укып кайткач, «Коммунар», «Сталинец» тракторында, комбайнда эшли. 1956нчы елда колхозда сарык йонын кыркуда 1нче урын алып (130 баш) «ВДНХ» көмеш медале һәм тегү машинасы белән бүләкләнә (без үскәндә дә тегә иде әле ул машина).
1960нчы елда ике балалары – Рәшит һәм Рәфис абыйлар белән Себергә «вербовка» белән эшкә чыгып китәләр. Иркутск өлкәсенең Бохан районы, Нововоскресеньск авылында яши башлыйлар. Яңа авыл (колхоз) төзелә. Шунда әни бозаулар карый, җәен-көзен авыл халкы белән җиләк, дару үләне, чикләвек җыеп, колхозга тапшыралар, әти исә тайгада агач кисә, аучылык белән шөгыльләнә. Авылны яңарталар, яңа хуҗалыклар төзиләр. Фәридә апа 1961нче елны Нововоскресеньск авылында дөньяга килә. 1962нче елларда дөньяда барган сәяси тынгысызлык аркасында кабат туган авыллары Мәндәйгә кайтып төпләнәләр. Гомер буе колхозда эшлиләр. Әни колхозчы, кая кушсалар шунда – кышын фермада мичләр яга, җәен исә басуда, яшелчә бакчасында, соңрак тавык фермасында эшләде. Шикәр чөгендере басуларында эшләүләр хәзер дә төшләргә кереп йөдәтә. 5нче бала булып сеңлем Фәйрүзә тугач (бүгенге көндә Буралы авылында яши, Җәлил поселогында медсестра булып эшли), әнигә «Ана даны» медале тапшырыла. Әти исә хезмәте өчен «Знак почета» ордены, «За доблестный труд» һ. б. медальләр белән бүләкләнә, «Хезмәт батыры» исеменә лаек була, бик күп «Мактау кәгазьләре» бар, колхозның «Почет китабына» да кертелә. Эш өчен янып-көеп яшиләр. «Бөек Җиңүнең 50 (55, 65, 70) еллыгы» медальләренә дә ия алар.
Авылда әтине «Ашыгыч» Әхмаделхак дип йөртәләр. Кушаматы үзенә туры килә. Бүгенге көндә дә аның гадәтләрен анекдот итеп сөйлиләр: «Чәчү вакыты, бөртек салу өчен чәчкечне туктаталар. «Әхмаделхак абый, перекур ясыйк инде», – ди берсе. «Уттай эш вакытында нинди ял ди ул» – дип ачулана әти. «Алайса кече йомышны гына йомышлыйм әле, кузгалмый торыгыз!» «Әйдә, әйдә, бара-бара сиярсең…» – ди әти, туктап та тормыйча».
Үзем исә Чалпы авылында туганмын. Урак өстендә «вакытлы-вакытсыз бала тапкан» өчен әнигә дә «эләккән». «Эш калдырып, килеп йөри торган вакытмыни, иген, печән җыярга кирәк», – дип, табибларны да көлдергән «Ашыгыч» Әхмаделхак. Ашыгыч булса да туры сүзле, тырыш кеше әти. Эшне җиренә җиткереп, булсынга эшли. Бездән дә шуны таләп итә. Авылда әти кулы тимәгән йорт калмагандыр. Кемгә бура, кемгә мунча, тәрәзә рамы, капка-койма… һ.б. Кайчан ял иткәннәрдер ул чор кешеләре? Әти җәен балык тота, кышын исә чаңгыга басып, урман-кырларны урап кайта иде. Район күләм чаңгычылар эстафетасында 62 яшендә 2нче урынны алып кайтканы истә (үзеннән күпкә яшьләр арасында). Бүгенге көндә без, балалары, башлы-күзле булып, әти-әниләрнең йөзен кызартмыйча тормыш итәбез, Аллага шөкер. Мин ирем Зиннур белән Азнакай шәһәрендә яшим. Әти-әниемне, тырыш авылдашларымны, туганнарымны сагынып, туган төбәгемә еш кайтам. Мәндәй картның оныклары авылны киләчәктә дә сакларлар. Амин.
Фәүзия ИСЛАМОВА (ГАРИПОВА),
Азнакай шәһәре
Комментарии