Үткәннәр сагындыра

Һәркем туган авылын яратадыр инде ул. Әгәр дә синең авылыңны башкалар да матур, дисә, күңел тагын да үсеп китә. Безнең авыл – Исергәп авылы. Аның атамасы турында озак еллар укытучы, мәктәп директоры булып эшләгән Исхак Миңлебаев район газетасына да язып чыккан иде. Иң элек бу якка Гәп исемле кеше килеп утырган. Аны, имештер, исәр Гәп дип йөрткәннәр. Шуннан инде авылның исеме Исергәпкә әйләнгән. Исергәпне ике яклап Урал тау сыртлары кысып китергән, Ык елгасы үзәненә урнашкан. Авылны икегә бүлеп, Томбырлы елгасы ага. Безнең авылга каршы – Ыкның Башкортстан ягында өч татар авылы күренеп тора. Кичен Башкортстанның Октябрьский шәһәре утлары җемелдәшкәне дә күренә.

Исергәп бай тарихлы авыл. Әле Октябрьский шәһәренә күпер булмаган вакытта аны «Оренбург капкасы» дип тә атаганнар. 1917нче елда авыл аркылы башта Бөгелмәгә таба, аннары кирегә Чапаев дивизиясе дә узган. Ык елгасының уң ягында аклар торган, ә сул якта, ягъни Исергәптә – кызыллар. Акларның пушкадан аткан туп чокырлары әле дә саклана. Революциядән соң монда «сәнәк сугышлары» да булып узган. Аклар укытучы Камәрне өй түбәсе астына яшеренгән җиреннән сәнәккә элеп төшергәннәр. Аны кызыл Камәр дип атаганнар. Әти исән вакытта ныклап сорап кала белмәгәнмен, хәзер үкенәм. Әти Баулы районының партия оешмасы секретаре, боларны белә иде.

Бабам – авыл старостасы, бик таза гәүдәле, сәламәт кеше булган. Урамда берәр исерек бәндәне очратса, берүзе якасыннан тотып, таш кладовойга яба торган булган. 1917нче елда аны Бөгелмәгә чакыртып алалар. Ул елны кыш бик суык була. Бөгелмәдән кайтышлый Кече Бөгелмәдә туктап, чәй эчәргә булалар. Алда тагын 50 чакрым кайтасы бар. Чәй эчәргә кергән җирдә аларга агу эчертәләр. Икенче көнне бабам – Әхмәтнәби тимерче Гали углы әбиемә бер генә җөмлә әйтергә өлгерә: «Халык кайсы якта булса, шул якта бул!»

Әбием Бибишәмсия укымышлы карчык иде. Вакытында мәдрәсә тәмамлаган, авылда бик күпләрнең кендек әбисе булды, күп кенә чирләрне дә дәвалый белә. Кодабыз – язучы Миргазиян Юныс та читтән кайткач, иң элек әбиемнең хәлен белә иде. Әбиемне Нәби әби дип йөрттеләр.

Мин үзем 1940нчы елның 12нче маенда туганмын. Әтием Нургали исемле иде, әнием Кәнифә. Әти белән әнинең миңа кадәр туган балалары озын гомерле булмаганнар. Ике кызлары туган булган, алар кызамыктан дөнья куйган. Мин тугач, әни мине бишеккә салып, үзе белән басуга эшкә алып йөрткән. Ләкин мин, өченче балалары да, әҗәл кочагыннан чак ычкынганмын. Бишектә ятканда энцефалитлы талпан кадалган миңа. «Параличланыр, үләр», – дигәннәр. Илдә сугыш бара, әти сугышта. «Алдагы гомере ничек булыр», – дип, әни мине күрәзәче карчыкка алып барган. «Балаңны алда биш куркыныч хәл көтә, шуларны чыкса, яшәр», – дигән ул. Әгәр дә саный китсәң, ул куркыныч хәлләр бишәү генә булды микән әле?

Беренче класста укыганда Яңа ел бәйрәмендә миңа бер дәфтәр белән бер ручка бүләк иттеләр. Беренче мәкаләләремне мин инде беренчедә укыганда ук яза башлаган идем. Районда чыгып килүче «Байрак» газетасында еш басыла иде алар. Минем кебек язарга яратучыларны журналистлар конференцияләренә дә чакыралар. Соңыннан ашханәдә ашап чыгу өчен бушлай талон бирә торганнар иде. Без – иң яшь хәбәрчеләр – өчәү: мин, булачак журналист Фатих Сәлимгәрәев (без аның белән туганнар да әле) һәм булачак шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов. Кәрәкәшле авылыннан фронтовик шагыйрь Сирин Батыршин килә.

Миңа башта авылда хат ташучы, аннары төрле эшләрдә эшләргә туры килде. Әни үзе дә озын гомерле булмады, 1951нче елның башында вафат булды. Яңа әни килгәч, гаиләбез ишәйде. Өлкән бала булганлыктан, миңа паспорт алуы бер проблема иде. Бары тик 1961нче елда, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына имтиханнар тапшырып кайткач кына мин үземне ирекле хис иттем. Минзәләдә укыганда шагыйрь Рәшит Гәрәй, Федор Ермаков, Фәнзаман Батталлар белән дуслашып киттем.

Инде хәзер мин дә 80 яшенә җиттем. Хатыным Миңлебәдәрнең бакыйлыкка күчкәненә дә 1 ел тулып китте. Кече улым Рамил белән икәү генә яшәп ятабыз. Миңа 1973нче елда Бөгелмә терлек симертү совхозының зоотехнигы булып урнашып, Вязовка дигән урыс авылында яшәп калырга туры килде. Урыс авылы дисәләр дә, бу авылда урыслар үзләре юк дәрәҗәсендә.

Ә менә безнең Исергәп – зур авыл. Ул сугыштан соңгы чорда да 500 хуҗалыклы, 3 мәчетле, 3 зиратлы авыл иде. 1950нче елда Балтач урамы башындагы калкулык астында карьер ачканнар иде, аннан бик күп кеше сөякләре чыкты. Шуннан аны яптылар. Калкулык өстендәге изгеләр каберлеге әле дә бар. Авылга кергәндә зур мәчет әллә кайлардан күренеп тора. Аннан аста ике катлы мәктәп. Тик шулай да үзебез укыган агач мәктәп сагындыра мине. Шул партага утырып, үзебезнең классташларны, укытучыларны искә аласы килә. Ни кызганыч, ул күптән сүтелде шул инде. Исергәп татарлары өчкә бүленгән: типтәрләр, Казан татарлары урамы, башкорт ягы. Элек авылда ике колхоз булган. Тумбарлының бер ягындагысы – «Урак», икенче ягындагысы «Урал» колхозы дип йөртелгән. Аннары алар сугышка кадәр үк кушылып, «Урал» колхозы гына булып калганнар. Колхозда 6 бригада иде. Илленче елларда колхоз киндерчелектән зур керем алып, республикада беренче тапкыр миллионер колхоз исемен алды. Ул вакытта колхозны Зиннур Бәкеров җитәкләде.

Камил НӘБИЕВ,

Бөгелмә районы, Вязовка авылы

Комментарии