Койма башларында йөргәндә

Койма башларында йөргәндә

Мин өч тапкыр үлемнән калдым. 1954 ел иде, миңа 7-8 яшьләр булгандыр, энем белән бакча ягында уйнадык та койма аркылы гына (утыртма читән иде ул чакта) сикереп чыгарга булдык. Энем чыкты, аның артыннан мин сикердем. Әмма күлмәк итәгеннән эләгеп калдым. Әнкәй ниндидер ертылмый торган материалдан тегеп кидергән иде. Баш түбән асылынып торам. Элек сәдәфне муенга кадәр төймәли идек, кычкырып та булмый, тыным кысылган. Энем Наилнең көче җитми. Шулвакыт Факил абыем кайтып килә иде, мине тиз генә күтәреп алды.

Ә икенче вакыйга шуннан озак та үтми булды. Әлеге дә баягы тагын энем белән олы аркылы чыкмакчы булдык. Минем менүем булды, ауды да китте. Элек капканың төп ягы көрчек дип аталган, йомры итеп чокылган имән шакмакка утыртыла иде. көрчектән чыккан. авып китте, ә мин астында калдым. шакмак рәвешендәге тар гына рамнар белән аркылыга кагылып эшләнгән. Шул аркылы тактаның берсе минем муеныма туры килгән. Сулый да алмыйм, гырылдыйм гына. Энем, елап, өйгә кереп, абыйны алып чыккан. Факил абый капканы күтәреп, мине коткарган. Аңыма килгәндә, әнкәй елый, үзе әрли: «Ир бала булып тусаң, ичмасам», – ди.

Ә өченчесе 25 яшьләрдә «Минск» мотоциклында колхоз идарәсеннән кайтканда булды. 5 авылны бергә кушып, бер колхоз ясагач, идарә бездән 10 чакрымлап еракта иде. Юл өстендә Җәнәле исемле елганың биек тавын төшәсе бар. Шул тауны төшкәндә, бормалы җирендәге комы йомшарган һәм мотоцикл салулап китте. «Әллә ничә тапкыр әйләндең, бетте бу бала, дип уйлаган идем», – диде соңыннан көтүче Бәдретдин абзый. Мин һушыма килгәндә, үзем бер җирдә, мотоцикл түбәндәрәк бик каты «тырылдап» ята иде. Тиз генә барып сүндердем дә, шаккатып, үземне тикшерергә керештем: аяклар исән, куллар да, хәтта борыным да җимерелмәгән, башта каска. Мотоциклны кабызып карадым, эшли. Утырдым да кайтып киттем. Кайткач, сул як иңсәмнең бик каты авыртуын сиздем. Әле хәзер дә катырак эшләсәм авырта. Менә шулай өч үлемнән калгач, тиз генә үләргә тиеш түгел дип яшим һәм иҗат итәм. «Агыйдел дулкыннары» әдәби иҗат берләшмәсендә әгъза булып торам.

Зәйнәп ЗӘКИЕВА.

Актаныш районы,Мерәс авылы.

Койма башларында йөргәндә , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии