- 11.01.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №1 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Һәр кеше үз гомерендә куркыныч хәлләргә очрый инде ул. Бераз шок хәлендә йөрибез дә тынычланабыз, онытылабыз.
Ярларына сыеша алмый аккан, атлар коендырган Ашыт елгабыз хәзер бик кызганыч хәлдә калды. Аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утырган авылым болыннары турында яраткан газетама бер генә язмадым. 6-7 яшьләрдә идем, йөзәргә өйрәнеп килә торган вакыт, аягым җирдән аерылып, чәбәләнә-чәбәләнә, су астына киткәнемне сизми дә калдым. Сулыш алып булмый, һава бетте, чарасызлыктан су астында ятканда, Мәрьям исемле бер зуррак кыз чәчләремнән өстерәп чыгарды да, яхшы гына селкеткәннән соң, күзләремне ачып җибәргәнем әле дә хәтеремдә.
Безнең Ашыт елгасында кечкенә генә балыклар йөзеп йөриләр, без аларны себен дип атый идек. Шуларны яулыгыбыз белән сөзеп алып, балык кебек йөзәбез дип, тере килеш йота идек. Вакыт үтү белән мин дә чыннан да балык кебек йөзәргә өйрәндем.
Бишенче сыйныфларда укыганда, әнием Бәксәр дигән урыс авылына җәйге лагерьга юллама алып бирде. Тирә-юнь авыллардан шул авылларга балалар җыела. Беркөнне суда йөзү буенча ярышлар уздырдылар. Бөтенесе җыелып бастылар, мине олырак кызлар үз яннарыннан «Бар әле моннан, чуалып йөрмә, башың яшь», – дип куып җибәрделәр. Бер тамчы да урысча белмәгәнлектән, иң артка барып бастым да, «Внимание, марш»ны да аңламыйча, бөтенесе йөзеп киткәч, йөзәргә кирәк икән дип, суның өстеннән дә, астына да чумып, беренче урынны алдым бит. Бүләккә тимер кружка белән грамота да эләккәч, зур кызлар: «Кара әле бу кәтәнәне», – дип мактап та куйгач, башлар күккә тиде инде.
Авылдан китеп, училищега укырга кергән генә чак. Иптәш кызым Равия белән авылга кайтырга чыктык. Дөбъяз белән Битаман арасы ун чакрым, без аның белән җәяүләп киттек. Барабыз, барабыз, шундый салкын көн, берәр чакрым юл киткәнбездерме, җелекләргә үтеп керә торган әче җил исә, без үзәк өзгеч төшенкелеккә бирелдек. Артта калган бер чакрымны да кире кайта алмавыбызны аңлагач, алдагы тугыз чакрымны кайту турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде. Юлдан ерак түгел бер эскерт янына барып утырдык, әкрен генә йомыла башлаган күзләребезне арба шыгырдаган тавыш ачарга мәҗбүр итте. Юлдан яхшы чаналы ат белән авылдаш бер абый кайтып килә иде. Кычкырып карасак та, безне күрмәмешкә салышып, йөгертеп китеп барды. Без, елап, кабат эскерт янына чүгәләдек тә, оеп, тагын черем итә башладык. Берзаман Равия, җилкәмнән селки-селки: «Әнә ат», – дип кычкыра башламасынмы. Без, өстерәлеп барып, күрше Курамас авылының мари абзыеның атына утырып, көчкә авылга төшеп җиттек. Дустымның иңбашлары, минем тезләр өшеп, бер ай буе хастаханәләрдә йөрдек. Хәзерге көнгә кадәр бармак буе череп кергән яра аягымны бизи.
Әллә нигә бер яхшы фильм карарга яратам. Азрак вакыт тисә, оныгым белән җыенабыз да кинотеатрга китәбез. Бу юлы барган «Покорители волн» дигән фильм бөтен күңелемнең астын-өскә китерде. 1978 елларда гаиләбез белән Сочи якларына ял итәргә бардык. Без килгәннән бирле коеп яңгыр ява, ник бер кояш әсәре булсын. Санаулы көннәребез дә бер-бер артлы акрын гына үтеп тора.
Иремнең кулы алтын, без торган өйнең түбәсен дә ябып бирде. Рәхмәт йөзеннән өй хуҗалары безне әллә нинди грузин ашлары, шашлыклар белән сыйлады. Бәйрәм ашы кара-каршы, без дә боларны үзебезнең өчпочмакларны пешереп шаккатырыйк әле дип, сарык ите алып кайттык. Аны әйтүе генә ансат икән, моңа кадәр төче камырдан гына пешереп караганым бар иде. Чынлап торып, чүпрәләр белән камырны кабартып ясаганым юк иде. Чүпрә белән күпме торасын да белмим, өч сәгать торгандыр. Ире эштән кайтты моның, өчпочмак көтә. Мин өчпочмакны пешереп бетергәндә, йокы вакыты якынлаша иде инде. Грузин абый ашап туйгач: «Бик тәмле бу ризык, тик бик мәшәкатьле», – дип куйды. Белми ул минем беренче тапкыр өчпочмак пешергәнне.
Беркөнне иртән тордык та: «Бүген ничек булса да коенырга кирәк, кайтыр вакыт җитә», – дип, диңгезгә киттек. Берәр метрлы дулкыннар котырынып ярга килеп бәрелә дә, юлларында булган бөтен нәрсәне юып, артка чигенә.
Ап-ак күбекле, дәһшәтле диңгезгә озак кына карап утырдык. Мин яшь, көчле, яхшы йөзәм… Дулкыннар артка чигенгәндә, чабып кереп киттем дә, дулкыннар өстендә тибрәлә-тибрәлә рәхәтләнеп йөздем. Анда йөзүнең рәхәтлеген белсәгез иде. Иң беренче дулкыннарның өстендә, аннан соң астында чайкаласың. Егерме минутлап йөзгәч, чыгу ягын уйлый башладым. Яр янына йөзеп киләм дә, аягыма басып йөгереп чыгам дисәм, икенче дулкын аяктан егып, өстән каплап, вак ташлардан өстерәп, тагын диңгезгә алып кереп китә. Башка нинди генә уйлар килми, ярда утырган балам белән иремне жәлләп, «Мин үлгәч, болар мине ничек алып кайтырлар икән?» – дим. Бик күп тапкыр тырышып карагач та килеп чыкмагач, бетте, башка булдыра алмыйм, соңгы тапкыр дип бөтен көчемне җыеп йөгергән идем, ничектер, көчкә өстерәлеп ярга чыгып егылдым. Суелып канаган аяклар, куллар, эчләр төзәлеп, сызлаулары беткәнче, тагын берәр атна узды, кайтырга да вакыт җитте. Менә шулай диңгездә коендым. Дулкыннар белән шаярырга ярамаганлыгын шунда мин бик яхшылап күңелемә салып куйдым.
Роза ӘБЛИЕВА.
Казан шәһәре.
Дулкыннар,

Комментарии