Эчүчелек – кеше саулыгының һәм рухының дошманы

Эчүчелек – кеше саулыгының һәм рухының дошманы

Җәмгыятебезнең гасырлар буена җиңелми һәм дәвалауга да авыр бирелә торган үтә дә куркыныч чире – эчүчелек афәте турында сөйләшү өчен дәүләт һәм шәхси клиника-дәвалау үзәкләрендә психиатр һәм психотерапевт булып эшләүче Динар Җәмил улы Ибраһимов белән әңгәмә корабыз.
Иң әүвәл Динарның үзе турындагы мәгълүматлар укучылар өчен кызыклы булыр. Ике бала үстерүче гаилә башлыгы Динарга әле 30 гына яшь. Кукмара районының Кызыл Октябрь авылында туып-үсеп, Ижау медицина университетында белем алган егет туган төбәге – Татарстан башкаласы Казанга кайтып, яраткан һөнәре буенча эшкә урнаша. Шул арада армия сафларында да хезмәт итеп кайта әле ул.
Искиткеч авыр сынаулы ковид еллары Динарны кат-кат сыный, белгеч буларак та чыныктыра, киләчәктәге эшчәнлеге өчен тәҗрибә тупларга да ярдәм итә. Мәскәү шәһәрендә, РКБда, Алабуга шәһәре хастаханәләрендә куркыныч авыруга каршы көрәш үзәгендә була ул. Җитәкчеләрнең, үлемгә илтүче авырудан котылган, сәламәтләнү юлына баскан пациентларының бетмәс-төкәнмәс рәхмәт сүзләренә, ихтирамына лаек була.
Бүген исә Динар Ибраһим улы адәм балаларын чорыбызның иң куркыныч авыруыннан психотерапевт буларак дәвалый.
– Динар, сүзне «Мин аны үзем дә беләм», диючеләргә җаваптан башлыйк әле. Аракы эчүче ни өчен психик авыру санала?
– Бүген алкогольле эчемлекләр иң популяр, сатучылар өчен иң төшемле продуктларның берсе. Кибет киштәләрендә шешәләрнең ниндиләре генә юк! Аларның һәрберсенең составында этил спирты. Ә ул исә зарарлы, нерв системасын боза, эчке органнарга зур зыян сала торган агу. Спиртлы эчемлекләрне еш куллана торган кешеләр аклану өчен төрле сәбәпләр таба, бу чир миңа кагылмаячак, диләр. Ә ул исә акрынлап үзенә «ияләштерә», кеше үзенең авырый башлавын сизми дә кала, дөресрәге, танырга теләми. Алкоголизм авыруы – спиртлы эчемлекләрне чамасыз куллануга китерә торган психик авыру. Һәрдаим исерек йөргән кешенең тора-бара сәламәтлеге какшый, эшкә сәләте кими.
Алкогольле эчемлек ашказанының һәм эчәклекнең лайлалы катламына бик тиз сеңә, санаулы минутларда канга эләгә, кан аша баш миенә, бавырга керә. Баш мие кабыгының эшчәнлеген киметә: фикер туплау бозыла, игътибар кими, уйлар таркала. Тире астындагы капиллярлар киңәя, шуңа да канның тирегә килүе арта, җылыткандай тоела. Чынында бу алай түгел, алкоголь организмны җылытмый. Спиртлы эчемлекнең (ниндие генә булмасын) ми үзәгенә тәэсире аркасында хәрәкәтләр, сөйләм бозыла, исерекнең тәртибе кайчакларда белешмәслек булып үзгәрә.
– Алкогольне даими куллану кеше организмының кайсы өлкәләренә күбрәк зыян сала?
– Спиртлы эчемлекләрне дәвамлы куллану сәламәтлеккә зур зыян сала: бавыр бозыла, кан басымы күтәрелә, йөрәк авырулары килеп чыга, инсульт, яман шеш авырулары (бигрәк тә авыз куышлыгында, ашкайнату юлларында), панкреатит көтеп кенә тора. Эчкечеләрнең 10-20 процентында бавыр циррозы барлыкка килә, ул исә дәвалануга бирелми торган чиргә әверелә. Цирроз өстенә күп эчкечеләрдә алкоголь гепатиты күзәтелә. Бавыр зарарлану канда шикәр артуга китерә. Ашказанының лайлалы катламына ничек җимергеч тәэсир итүен, аны чиргә сабыштыруын сөйләп торасы да юк. Лайлалы катламның һәрдаим алкоголь тәэсирендә булуы ашказаны ялкынсынуына китерә. Спиртлы эчемлекләрне күп кулланган кешенең туклануы начарлана – алкоголь югары калорияле булганлыктан, эчкече җитәрлек ашамый. Нәтиҗәдә организмга кирәкле витаминнар, минеральләр керми, сәламәтлеккә зур зыян килә. Һәрдаим исерек хәлдә булган кеше чамасын һәм контрольне югалта. Сала торгач, үзәк нерв системасы зарарлана, бу исә психоз һәм невриталь дигән коточкыч авыруларга китерә. Алкоголизмнан интегә торган кешеләрнең сәламәтлеген тикшергәндә спиртлы эчемлекнең зарары кагылмаган бер генә әгъзасы да калмавын күрәсең. Алкогольдән озак арына алмау, махмырның берничә көнгә сузылуы кешене психик өянәккә китерергә, халыкча әйтсәк, «белая горячка»га илтергә мөмкин. Гомумән, алкогольнең кеше организмына зыянын дәлилләгән бик күп мисаллар китереп була. Аны юкка гына кеше әгъзаларын, бөтен системасын боза торган күп кырлы агу димиләр.
– Кешенең геннары белән исерткеч эчемлекнең нинди бәйләнеше бар?
– Алкогольгә ияләшү кайчакларда кешенең геннарыннан да килә, аннары яшәү рәвешенең дә йогынтысы зур. Алкоголизм – хроник авыру һәм дәваланмасаң, яшәү рәвешеңне үзгәртмәсәң, гомер буена да сузыла. Әгәр дә бу авыруның көчәюен сизеп, үзеңне кулга алып дәвалансаң, авыруны тулысынча җиңеп, катлауланудан котылып була.
Бүгенге медицина алкоголизмның төрле катлаулылыктагы өч стадиясен билгели. Аны дүрткә дә бүләргә була. Өченче һәм дүртенче стадиясе – үзенчәлекле – «кабат кайтып булмый» торганы. Бу чиккә җиткән кеше үзлегеннән генә спиртлы эчемлектән баш тарта алмый инде.
– Котыла алмаслык авыру түгелдер бит инде эчүчелек? Аннан котылу чараларына җентекләбрәк тукталсагыз иде.
– Бу авыру никадәр катлаулы булмасын һәм сиздермичә дә авыр стадиясенә җитмәсен, аннан котылу ысуллары бар. Халык куллана торган чараларга әллә ни таянырга ярамый – алар алкоголизмны дәвалауда бик аз файда китерә. Дәвалану нияте ихлас күңелдән булганда нәтиҗәлелеге фәнни расланган заманча методлардан файдаланырга кирәк.
Организмны агудан арындыру – бу ысул ярамаган азык яки медикаментлар белән агулану очрагында кулланыла торган чаралар комплексын хәтерләтә. Курсның максаты – авыручыны канда һәм ашкайнату юлында алкоголь таркалу тәэсиреннән аралау, авыру организмыннан агулы продуктларны чыгару. Бу ысул авыручыны алкогольле эчемлекләргә физик бәйлелектән коткару өчен әйбәт, әмма ул эчү теләген бөтенләйгә басмый.
– Динар Җәмилевич, әлеге афәттән терелүнең тагын бер җае хакында – социаль тернәкләндерү мәсьәләсенә дә тукталыгыз әле.
– Социаль яраклаштыру, ягъни тирә-як мохиткә җайлаштыру мөһим. Алкоголик тормышын җимерүче чирдән арынырга, төзәлү юлына басарга тели, тик андый мөмкинлекне таба алмыйча, чарасызлыктан эчүен дәвам итә. Менә мондый кешене социаль яраклаштыру аны алкоголизмнан коткаруда еш кына иң кирәкле фактор. Әмма бу үзен алкоголик дип танымаган һәм табиблар таләбен үтәмәгән кешеләргә кагылмый. Кыскасы, бик камил, матур итеп яралтылган бу дөньяда аек яшәүләргә ни җитә!
Гаять үтемле һәм файдалы әңгәмәгез өчен ихлас күңелдән рәхмәт, Динар Җәмилевич!
Рамазан КӘБИРОВ,
Казан шәһәре

Комментарии