- 10.12.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №49 (6 декабрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Бар күңелнең очып йөргән чагы,
Бар борчылган төннәр, йокысыз.
Юк, эзләмим чиксез тынычлыкны
Яшәү мөмкин түгел тойгысыз!
Әйе, Мамадыш чичәне Вахит ага Галиев һәрвакыт уйда, эзләнүдә, кечкенә генә мизгелдән дә шатлык, яңалык күрә, шунда ук үз тойгысын матур итеп әйтеп бирә белә торган шәхес. Аның үзенә генә хас тормыш юлы, эше-гамәле, үзенчәлекле каләме бар.
Дөньяга икенче бала булып туган малай – үткер күзле, төпле сүзле булып үсә. Аның бу сыйфатларын күреп, әтисе үзе белән олы юлга, дөнья күрергә ияртә. Зур юлда әти кешенең кырыслыгын, тәвәккәллеген күреп йөреп, авырлыкларга түзәргә, чыдам булырга кирәклеген аңлаган малай, юмарт, мәрхәмәтле һәм кече күңелле дә булып үсә.
Яшьтәшләре әнисенең куеныннан да чыкмаганда, ул бомба шартлауларын, мина сызгыруларын ишетеп, мең газаплар кичеп, туган авылы Иске Комазанга, газиз әнисе янына илләр-җирләр гизеп кайтып җитә.
Унҗиде яшьтә Вахит өстенә шинель кия. Кече командирлар курсын, полк мәктәбен тәмамлаганнан соң, батальоннан дүрт егетне – шулар исәбендә Вахитны да, Иваново өлкәсенә хәрби десантлыкка җибәрәләр. Өч-биш метр биеклектәге вышкадан парашютсыз сикерүләр, егетне корычтай ныгыта. Ул анда үзенең тәненә генә түгел, җанына да ныклык ала.
Мәскәү астындагы авиация коралларын сынау институтын сакларга җибәрүләре аның тормышын икенче якка борып җибәрә. Бик нык кына авырып, госпитальгә эләгә, аннан сәламәтлеген ныгыту өчен аны туган авылына ялга җибәрәләр. Кайтса, әтисен җирләгәннәр, әнисе дә авырып киткән. Корычтай егетнең җаны елый. Бер михнәткә бер рәхәт диләр бит, шулай да сөенеч килә аңа – сөйгән яры белән кавыша…
Дөньяның тегәрҗептәй борма юллары аны әледән-әле төрле якларга илтә. Язмыш сынавы астында яшәсә дә, егетнең зур бер хыялы була: «Офицер погоннары тагып, Наиләсе белән култыклашып авылда клубка чыгасы иде!» Ниһаять, бу хыялы да тормышка аша. Авылдашларының күзен бер яндырып алгач, язмыш аны Белоруссия хәрби округына юллый. Механикалаштырылган частьтә взвод командиры булган вакытта, яхшы күрсәткечләре өчен җитәкчелекнең зур бүләге – үз исеме язылган кул сәгате белән бүләкләнә.
Барына да җитешергә, барын да үзләштерергә теләгән егет Минск шәһәренең политмәктәбен тәмамлый. Ә аннан соң сынаусыз гына Марксизм-Ленинизм университетына кабул ителә.
Еллар, юллар Вахит Галиевны үз уңаеннан да, сүз уңаеннан да, төрле яклап сыный, ә егет сынатучылардан түгел.
Утызга якынлашып килгәндә дүрт балалы ир, тагын туган якка – Иске Комазанга юл тота. Комазан урман хуҗалыгына такта ярдыру цехында мастер булып эшкә керә. Эшләгәндә иткән яхшылыклары яманлык булып кайтса да, Вахит – гаиләсе, балалары өчен тырыша, түбәннән югарыга таба үрмәли. Кыенлыклар алдында тез чүкмичә, тырышып эшләп, үзенең халык алдында йөз аклыгын, ышанычлы җитәкче икәнлеген таныта.
Дөнья камчысының тәмен, тормыш ямен татып гомер алга чаба. 35 яшьлек ир уртасы җиде бала атасы була. Балаларына ныклы тәрбия, яраткан хатынына иркә-назын биреп, эшендә олы йөрәкле һәм таләпчән җитәкче булып таныла. Ул елларда райком күз уңына эләксәң, тиз генә югалтмыйлар иде. Хезмәттә дә, тормышта да аек акыллы һәм миһербанлы йөрәкле, намуслы кеше – илебез терәге бит. Вахит Галиевны Уразбахта авылына колхоз җитәкчесе итеп күчерәләр. «Чит авылдагы баштан кичкән тамашалар роман язарлык», – дип көлә Вахит ага ул чакларны искә алган саен. Социалистик ярышта иң артта барган колхозны беренчелеккә чыгаруы, Уразбахта авыл халкы аның өчен таш кыядай басып торуы, ә ул үз эшен яратып, халык өчен уңайлыклар тудырырлык мөмкинлекләр ясавы белән зур хөрмәт казанды.
Вахит Вәлиевич Уразбахта халкына бик истәлекле бүләк калдыра: трактор белән таш түшәп, Уразбахта авылыннан әйләнеп узган юлны турыдан кистереп, зур юлга тоташтыра. Бу юл Уразбахта халкы телендә «Вахит юлы» диеп йөртелә.
Вахит Вәлиевич Уразбахтадан соң ун ел Нефтебазаны җитәкли. Үзенең хезмәткәрләренең шәхси тормышы өчен дә янып йөреп, барлык нефтебаза хезмәткәрләрен дә яңа йортлы итте ул.
Ул елларда җитәкче Мамадыш халык театрының иң актив актеры була. Сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен аны «Татарстанның мәдәният хезмәткәре» исеме белән бүләклиләр.
Лаеклы ялга чыккач, Вахит ага тормышның бөтенләй яңа якларын ача – илһам, иҗат дөньясына аяк баса. Туган авылына багышланган шигырьләр тупланмасы – «Мин авылга гашыйк» җыентыгы шагыйрьнең беренче тәҗрибәсе. Язган каләм шомарыр, диләрме, хәзер инде Вахит аганың китаплары унөчкә туладыр. Ул – Шәйхи Маннур премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы да.
Чын ир үз гомерендә йорт салыр, агач утыртыр һәм малай үстерер дигән гыйбарәне күз уңында тотып яши ул. Бүгенге көндә үзе салган нигездә, кая барса да җимешле агач утыртырга тырыша, ә малай үстерүгә килгәндә – тугыз бала атасы да әле Вахит ага. Малайлары, кызлары бүгенге көндә үзләре өлкән буын кешеләре. Шунысы игътибарга лаек: балаларының һәммәсе дә туган ягыбыздан читкә китмәделәр. Бишесе – сәламәтлек сагында, икесе – мәгариф өлкәсендә, икесе хисапчы хезмәтен башкаралар. Аксакалыбызның тагын бер зур байлыгы – 48 оныгы һәм туруны. Аларның әби-бабасы тирәсендә бөтерелүеннән ул үзенә яшәү дәрте ала.
Күңеле тулы изгелек гел яхшы эшләргә өнди аны. Якты дөньяга тудырып-үстергән әти-әнисен үз куллары белән соңгы юлга озата алмаганга җаны әрнеп, туган авылының зиратын койма белән әйләндереп ала, кадерлеләренең җаннары-рухлары шат булсын дип, үз акчасына мәчет салдыра.
Вахит Галиев – Мамадышыбызның аксакаллар шурасы рәисе, шәһәребезнең мактаулы гражданины, Бөек Ватан сугышы ветераны – менә бу данлы исемнәрне ул ярты илне иңләп-буйлап, төрле авырлыкларны җиңеп, бәхет дагасын туган авылы Иске Комазанда тапканы өчен алды.
Бүгенге көндә хәләл җефете белән пар канатлы булып Мамадышыбызда көн күрә. Пар канатлар ышыгында – балалар, оныклар, туруннар, бер-берләренә карата олы хөрмәт, зур ихтирам һәм саф мәхәббәт белән өретелгән дөнья. Тормышны сөеп, ярдәмләшеп яшәү бу гаиләнең төп максаты. Изге ният һәм бер-берләренә хөрмәт, мәхәббәт белән яшәү – аксакал үзе әйткәнчә, «йөзгә җитеп аяк асылындырып утырырга» ныклы нигез.
Яңа елның беренче көннәрендә Вахит ага 90 яшен тутыра. Сезгә иң изге теләкләрне җиткерәсе килә: озын гомерле язың бәрәкәтле булсын, бәхет-шатлыкларга уралып килгән тормышың ямьле булсын. Изге хыялларың, мәрхәмәтле йөрәгең тибеше – ихлас тойгыларыңа, гомер озынлыгыңа гүзәл еллар өстәп, чиксез киңлекләргә тиң булса иде Вахит ага.
Хыялымда – якты эз калдыру,
Кешелекнең күңел түрендә.
Озайтасым килә гомеремне,
Гел изгелек кылып илемә.
Гөлнур ВАСЫЙЛОВА,
Мамадыш шәһәре
Комментарии