- 10.12.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №49 (6 декабрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Сугыш башлангач, авылдагы ир-егетләрне фронтка алдылар. Барлык эш хатын-кыз җилкәсендә калды. Өстәвенә, һәркайсы дүрт-биш бала тәрбияли. Әниебез кулында – дүрт бала, 75 яшьлек дәү әни, 80 яшьлек дәү әти иде.
Кырык беренче елның кышы хәтеремә аеруча уелып калган. Ул елны кыш бик суык килде. Кайсыбер көннәрдә суыклык 45 градуска кадәр җитә иде. Безнең Апас районы Иске Әнәле хатын-кызлары шушы өздергән суыкта 5-6 чакрым җәяүләп, окоп казырга йөрделәр. Алар арасында әнием дә бар иде. Бер генә көн бармый калсаң да, төрмәгә утырту белән янадылар. Ул чакта сеңлем ун айлык кына иде әле. Сугыш вакытында колхозда эшләгән өчен бер бөртек тә ашлык бирмәделәр. Шундый авыр чак булса да, әнием безне бер дә ачуланмады, рәнҗетмәде.
300 йортлы авылыбызның 200ләп кешесе сугыштан әйләнеп кайтмады. Авылдашларның бик сирәкләренә генә кире кайтырга насыйп булды. Әти 3 ел Ленинград фронтындагы хәрби инженерлык батальонында хезмәт иткәннән соң, гаиләбезне, туганнарыбызны сөендереп, исән-сау әйләнеп кайтты. 1945нче елның 5нче августы иде ул. 1949нчы елның июнь аенда безнең гаиләне Себергә сөргенгә озаттылар. Әниемә туган җирдән аерылу аеруча авыр булды. Авылда сыерыбыз, башка мал-туарларыбыз, нарат бүрәнәләрдән салган бик таза йортыбыз калды.
Еллар үтте. Себердә алты елга якын яшәгәч, 1955нче елның март аенда Татарстанга кайтырга рөхсәт бирделәр. Апрель аенда Казанда идек инде. Шунысын да әйтим, әти-әнием һәм без – балаларының исемнәре Татарстанда нәшер ителгән сәяси репрессия корбаннарының «Хәтер китабы»на кертелгән.
Әтиебез Шәйхулла белән әниебез Сәкинә 50 ел тигез гомер иттеләр. Шатлыклары да, кайгылары да бергә иде. Алар бик тату яшәде. Без дә аларның өметен акларга тырыштык. Бишебездән дүртебез югары белем алдык. Әти-әниебезгә беркайчан авыр сүз әйтмәдек, аларның йөзләрен кызартмадык. Әни һәрнәрсәне тыныч кына, сабырлык белән кичерә алды. Аның тырышлыгы безнең өчен әле бүген дә өлге. Әнинең җылысын тоеп яшибез.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре

Комментарии