- 10.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №48 (7 декабрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Мин үз гомеремдә 4 тапкыр фатир алыштырдым. Безнең буын кешеләренә хөкүмәт фатирны бушлай бирде бит. Соңгы фатирымда инде 11 ел яшәсәм дә, үзебезнең подъезддагы кешеләрнең бертөсле әйбәт булуларына сөенеп туймыйм. Берсеннән-берсе ярдәмчел, итагатьле. Бер-берсе белән йөрешәләр, авырлык килгәндә, ярдәм итешәләр. Нәкъ авыл җирендәге кебек. Әлбәттә, һәрберсен мактап аерым-аерым да язарга булыр иде, ләкин язып бетереп булмас. Күршем Галия апа Сәетшина турында язасым килә.
Сугыш башланганда Галия апага бер генә яшь була. Әтисе сугыш кырларында ятып кала. Ул да, башка бик күпләр кебек, «әти» дип әйтергә тилмереп үсә. Гомер буе әтисен өзелеп көткән, әтиле балаларга кызыгып күз яшьләре түккән. Әнисе башка кияүгә чыкмаган. Үзе тормышлы булгач, әнисен янына алып, 26 ел тәрбияләп яшәп, бакыйлыкка озаткан. Ире белән ике кызны тәрбияләп, картайган көннәрендә пар күгәрченнәр кебек яшәп ятканда, ире Тәлгать абый урын өстенә егылды. Бер хәрәкәтсез яткан ирен 5 ел тәрбияләп, аны да соңгы юлга озатты.
Бүгенге көндә Галия апаның ике шигырь китабы дөнья күрде. Аның ятимлек, сугыш турындагы шигырьләрен күз яшьләрсез укып та булмый. Менә бер шигырен сезгә дә юллыйм.
ӘТИЕМӘ
Җырланмаган җырым булып калдың,
Язылмаган шигырь юлым син.
Бер тапкыр да «әти» диеп әйтми,
Ятим үскән газиз балаң мин.
Бары кошлар аңлый минем хәлне:
Таң алдыннан тәрәз чиртәләр.
Гомерем буе әти сине уйлап,
Синсез үтте кичләр, иртәләр.
Яз көнендә искән назлы җилләр,
Синдәй килеп мине сөяләр.
Бар дөньяны төргән ак чәчәкләр
«Сабыр бул!» – дип, башын ияләр.
Хатын-кызның сабырлыгына, түземлегенә таң калырлык. Килендәшем Әлфиянең әтисе исән-сау кайтса да, алган яралардан урын өстендә ятып, 1973 елда үлеп китте. Авыру әнисен ничә еллар тәрбияләп соңгы юлга озатты ул.
Бу язмамда әти-әниемне искә алмый мөмкин түгел. Әтием, сугышта алган каты яралардан соң, туган авылына әйләнеп кайта, председатель булып эшли башлый. Икмәк заданисен үти алмаган өчен төрмәдә дә утырып чыга ул. Әти төрмәдә вакытта 4 бала белән калган әнинең күргәннәрен язсаң, бер китапка да сыймас. 50нче ел балалары булсак та, сугыш җиле безгә дә кагылды. Кибеттәге конфетның эчендә нәрсә бар икән, дип кызыгып карап торган вакытлар хәтердән китми.
Элекке елларда Җиңү бәйрәмен болай олылау юк иде. Үз гомерендә бер тапкыр, 1975 елда бәйрәмгә әтигә юрган бүләк иттеләр. Әти үлгәнче шул юрганын ябынып ятты, гәрчә өйдә башка юрганнар булса да.
Әниләре исән кешеләр 943 мең сумны алып, балаларына тоттырдылар, араларында аналарын бар дип белмәүчеләр булса да. Мин ул акчага өметләнеп язуым түгел, Аллаһыга шөкер, тормышым әйбәт. Балаларымның өсләре бөтен, тамаклары тук. Шулай да, олы бәйрәм көннәрендә берәр открытка җибәрсәләр, әти-әниләрнең рухлары да сөенеп ятар иде.
Барыгыз да Аллаһы Тәгалә биргән гомерне сау-сәламәт булып, балаларыгызның кадер-хөрмәтендә яшәргә язсын!
Чәчкә ГӘРӘЕВА.
Азнакай шәһәре.
Комментарии