Ялгыз картлыктан коткарып

Ялгыз картлыктан коткарып

Язның беренче җылы кояш нуры төшү белән, Рауза көнозын урамда йөри. Шактый гына бөкрәйгән, кечкенә әкрен генә атлап ишегалдын урый. Аргач, утырып ял да итеп ала. Өстендә керләнгән күлмәк, башында саргайган яулык. Ишегалдын яктыртып торучы кояш нурыннан башка, җылытыр да, назлар да кешесе юк икән бит аның. Юк, ялгыз түгел, янында улы, килене бар. Бер фатирда яшәсәләр дә, җан җылысы да, якты йөз дә күргәне юк икән алардан. Рауза әбине карарга аларның вакыты юк. Әбине карасалар, бер стакан артыннан икенче стаканны күтәреп өлгермиләр икән бит! Чиста-пөхтә итеп киендерү түгел, тәмле аш та пешерергә иренә килене. «Үзем керләрне көн дә юа алмыйм инде, 80дә бит инде мин», – дип сыкрый .

Рауза әби кебекләр бик күп. Ялгыз картлык көннәреннән саклап калабыз дип, кайберәүләр үз ата-анасын хәтта йортына да урнаштыра. Ялгыз булмас өчен, якыннарың, туганнарың, балаларың кирәк, дип уйлап та карамый микән алар? Хәер, йөрәгенә боз каткан туганнарың янында кыерсытылып яшәгәнче, йортында әйбәтрәктәдер.

Соңгы елларда Русиянең күп кенә өлкәләрендә ялгыз картлар өчен «яңа гаиләләр» барлыкка килде. Яхшы, игелекле, киң күңелле кешеләр ялгыз әби-бабайларны үз тәрбиясенә ала. Бу программа картлар йорты, социаль үзәк эшчәнлегенә якын. Тик биредә өлкәннәр яңа гаиләдә якын кеше булып яши. Картларны карарга алынган гаиләләргә дәүләт бюджетыннан ай саен акча бүленеп бирелә. Бу – 4331 сум. Шуңа өстәп, тәрбиягә алынган кеше үз кирәк-яракларына дип тә акча бирә. Ул пенсиянең 75%ыннан артырга тиеш түгел.

Әлеге проект Чиләбе, Әстерхан, Вологда өлкәләрендә киң таралган. Киләчәктә мондый гаиләләр Русиядә тагын да артыр, дип көтелә.

Апам хастаханәдә ятканда, палатасындагы Варя апа белән таныштым. Ул сөйләгәннәр инде онытылып бара иде, әлеге паек турында ишеткәч, кылт итеп искә төште. Варя апа юаш, сабыр, түземле булуы белән таң калдырган иде мине. Һәрчак хуҗасыз мәче-этләрне жәлләгән Варя апа. Кешеләр турында әйтеп тә тормыйм. Ишегалларындагы бер ялгыз карт бабайны үз тәрбиясенә алырга була. Улы өйләнергә җыена, яшьләргә торырга фатир кирәк. Шулай итеп, бабай Варя апаларда яши башлый, ә Варяның улы белән килене – бабай фатирында. Һәр кешенең – үз холкы, бабай усал була, пешергәнне, юганны, караганны гаеп итеп тора. Улы хакына түзә Варя апа. Тик беркөнне бабайның балалары улы белән киленен фатирдан куып чыгара. Имеш, урлашалар. Шуннан бирле барысы да бер фатирда яши. Бабай да алар белән, балаларына кирәкми бит ул. Соңгы елда тәмам бетерешкән икән бабай, урын өстендә генә ятып тора ди.

Кешеләрнең: олысының да, кечесенең дә төрлесе бар. Үз балаң, туганың да синнән баш тартса, кемгә ышанырга, кемнең иңнәренә башың куеп еларга да белмәссең…

Әлбәттә, картларның «яңа гаиләдә» тәрбияләнүе дәүләт өчен дә, картлар өчен дә уңай. Беренчесе өчен, картлар йортында тәрбияләнүчеләр санын киметсә, икенчеләре өчен, яңа гаилә – хыялдагы җылылык чыганагы. Тик шулай да үз гаиләң тәрбиясендә, туганнарың, балаларың белән яшәү күпкә артыграк шул.

Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА.

Ялгыз картлыктан коткарып , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии