Шундый төш күрдем…

«Улым, берүк кешеләр алдында да, хайваннар янында да сүгенеп сөйләшмәгез. Бер өйрәнсәң, ташлый алмассың, үлгәнче артыңнан калмас. Аллаһы Тәгалә алдында да җавап бирәсең булыр», – дип әйтә торган иде .

Менә кыска гына бер вакыт эчендә әбием белән энемне төштә күреп алдым.

Мин безнең дөньяга ошамаган планетада басып торам. Башта күк йөзенә күзем төште. Күк йөзе зәп-зәңгәр, бер болыт, җил юк. Кояш күренми, ләкин бик җылы һәм якты. Тирә- якта бик матур. Ул сулый торган һаваның рәхәтлеген күрсәң. Бер тирән итеп суладым. Нәрсәләр кушылды икән ул һавага? Офыкка күзем төште, ул якынрак кебек күренде. Бу планета җирдән кечерәк иде булса кирәк. Аннан күзем агачларга төште. Агачлар зонтик формасында киң булып үсеп утыралар. Аларның кайрысы бездәге агачларга охшамаган. Яфракларның яшеллеге дә безнеке кебек түгел. Агачны барып, тотып карадым. Өскә күтәрелеп карасам, анда җимешләр шулкадәр күп, минем андыйларны күргәнем юк. Агач башындагы кошларның матурлыгына күзләр камашырлык. Ул берсенең сайравы!

Агачлар тирәсендә әбиләр йөреп тора. Алар бик чиста, матур итеп киенгәннәр. Күлмәкләре ак җирлеккә яшел, зәңгәр бизәкле. Җиргә кадәр сөйрәлмәгән, ак яулыклары маңгайларын каплап тора. Күлмәк җиңнәре кул йөзеннән. Шулкадәр килешле булыр икән киемнәре!

Чәчәкләрнең матурлыгы, хуш исе…

Ә янәшәдәге икенче планета Казахстан далаларына ошаган. Җирдә кыска сары үләннәр. Күз алдымда бик зур тигезлек. Шунда кешеләр ыңгырашып яталар. Бер генә ыңгырашмаган кеше юк. Күбесе череп бетә язган. Кайсының аягы юк, кайсының башы гына ыңгырашып ята. 20-30 яшьләрдәге кешеләр аларны күтәреп алып китәләр, аннан китереп ташлыйлар. Шулай карап торганда, уянып киттем. Әбиемнең: «Сорау алу бик озак, бик каты һәм бик гадел булыр», – дигән сүзләре шунда ук исемә төште.

Уянгач та, барлык күргәннәремә анализ ясарга тотындым. Төштә күргәннәремне минем күз алдыма да китереп караганым юк иде. Бу әбиемнең оҗмах нинди була да, тәмуг нинди була, дип күрсәтүедер дип уйлыйм. Ул шулкадәр ачык, аның бер мизгелен дә оныта торган түгел. Галимнәр кешенең җаны ничәдер грамм авырлыкта, диләр. Минемчә, кеше җанында бернинди авырлык та юк. Шуңа күрә, аңа каядыр очарга вакыт кирәкми, дип уйлыйм. «Хаҗга барып кайтсаң, яшь бала кебек гөнаһсыз буласың», – дип әйтүчеләр бар. Үзеңә тиешле булмаган акчага экскурсиягә барып кайту – хаҗ кылу түгелдер. Хәрам әйбернең җавабын икенче планетада яткан кешеләр белән җавап бирәсе буладыр.

Артык акчаң булса, операция көтеп ятучы яшь балалар турында уйла. Ярдәмчесез карт-карчыкларга ярдәм ит. Бер гөнаһың да калмас, сабый бала кебек булып калырсың. Гагарин болыттан югары менеп бөтен Җир шарын шаулатты, ә мин ике планетада булып кайттым.

Адарат ГАБДРАХМАНОВ.

Балтач районы.

Комментарии