Ятим күңелен кемнәр юатыр?

Ятим күңелен кемнәр юатыр?

«Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә» дигән бик тә гыйбрәтле мәкаль бар безнең татар халкында. Бер танышымның үз башыннан үткәннәрен тыңлагач, ирексездән чәчләрем үрә торды һәм әлеге мәкальнең дөреслегенә тагын бер кат инандым. Бүген исә аның бәянен, гыйбрәт өчен дип, исемнәрен үзгәртеп сезгә дә тәкъдим итәргә булдым.

Динәнең күргәннәре, чыннан да, куркыныч кинофильм кадрларын хәтерләтә. Әниләре фаҗигале төстә дөньядан киткән көн аның йөрәгендә мәңге төзәлмәслек яра салып, бүген дә үзен сиздереп тора. Хәер, аңа кадәр дә күпне кичерә инде аның башкае. Әле үзенә дә унике генә яшь булуга карамастан, кечкенә энесе белән сеңлесе өчен ул күптән инде җаваплылык хисен тоеп яши. Әти кеше еш кына әнисен кемнәндер көнләп тавыш чыгара, ә бу вакытта Динә энесе белән сеңлесен урамга алып чыгып китү ягын карый. Кечкенәдән аналарча кайгыртучанлык сыйфаты канына сеңгән булгандыр, күрәсең, бахыркайның. Ә теге көнне исә, әтиләре кабат тавышлана башлагач, Динә гадәттәгечә туганнарын тиз-тиз генә киендерә дә, ишек алдына алып чыга. Төзелеп килүче гаражның бер почмагына – берсен, бер почмагына икенчесен бастырып, тавышланмаска куша да, үзе кире йөгереп, өйнең тәрәзәсе төбенә якынрак килә. «Бүтән түзәр әмәлем калмады… Хуш, бәхил бул…» – дип, әнисенең ачыргаланып кычкырганын, аннары озак та тормый әтисенең башын тотып урамга йөгереп чыкканын Динә һаман да оныта алмый. «Әти, әти, ни булды?» – дип әтисенә сорау бирүгә, әтисе: «Әниегез… агу эчте…» – ди дә күршеләргә таба йөгерә.

Динә бер мәлгә катып кала. «Әниегез… Агу эчте…» Әлеге сүзләр никтер аның аңына барып җитми. Хәер, бала гына ич әле ул үзе дә. Кеше тик торганнан агу эчә димени… Әнисе су эчәм дип ялгышкан гынадыр. Хәзер, хәзер ул өйгә керер дә әнисенә ярдәм итәр…

Ләкин инде әниләренә ярдәмнең кирәге калмаган иде шул. Апалары артыннан йөгереп кергән балалар да авыз кырыеннан күбекләр чыккан, күзләре каядыр еракка төбәлеп калган, идәндә аунап яткан әниләрен күреп берни аңламый басып тора. Аннары өчесе өч яктан әнкәләренең инде суына башлаган гәүдәсенә килеп сарыла…

Бу мәхшәрле көнне балаларга кушылып, күкләр дә елады. Иң кечкенәләре беренче тапкыр мәктәпкә аяк басасы көнне ана кешене мәңге кайтмас җиргә озаттылар.

Шушы көннән алып Динә өчен балачакка нокта куелды дисәң дә буладыр. Әйе, әтиләре аларны баштагы мәлләрдә бер дә кешедән ким-хур итмәде итүен. Кибеттән тәм-томын да, кием-салымын да иң матурын алырга тырышты. Динә дә әтисенә булдыра алганча ярдәм кулын сузды. Табак-савыт юуу, ашарга пешерү, өй җыештыру кебек эшләрне ялт итеп эшләргә өйрәнде. Тик балаларны алда язмыш сынауларының тагын да хәтәррәге көтеп торган икән лә… Әтиләренең ялгызлыкка түземлеге озакка бармый, йорт бусагасын үги ана атлап керә.

Ана назына сусаган балалар өмет тулы күзләре белән чит апага текәлделәр. Иң кечкенәләре Фәрит барыннан да өлгеррәк булып чыкты. Йөгереп килеп, теге апаны кочып та алды. Үзе бер туктамый: «Апа, син безнең әни буласыңмы? Апа, синнән әни исе килә!» – дип тәтелтәде. Белмим, баланың сүзләре хатынның күңелен эреткәндерме, юкмы, аңа иярә килгән ике бала Фәритне ачу белән этеп җибәрделәр. «Ул безнең әни, яме! Якын киләсе булма безнең әнигә!» Әлеге сүзләр, катгый бер кагыйдә булып, ятимнәрнең йөрәгенә мәңгегә уелып калды. Алар инде хәзер чит апага теләгән саен якын килеп булмавын нәни җаннары аша да тойдылар. Үги әни дә балаларга йөзен ачарга ашыкмады. Ашыкмады гына да түгел, ул аларны көннән-көн читкә тибәрә башлады. Әтиләре алдында аларны яраткан булып кыланулар, нәрсә генә эшләсәләр дә гаепле итеп калдырулар, ашату, киендерү мәсьәләсенә килгәндә дә балаларны аерулар көннән-көн кискенләшә барды.

Ә көннәрнең берендә, әтисе өйдә юк чакны туры китереп, үги әни Динәне өйдән куып ук чыгарды. Белмим, бала кадәр баланы өйдән куарлык нинди сәбәп булгандыр, ләкин бераздан бу чират башка балаларга да җитте. Балалар әтиләре яныннан китәргә теләмичә, кайчак абзарда, кайчак лапаста төн үткәргәләп, ахырдан түзәр әмәлләре калмагач, әбиләре янына барып сыеналар. Ни дисәң дә, әби-әби инде. «Үз каным бит…» – дип, балаларны канат астына ала. Ләкин балалар һаман да әтиле-әниле чакларын искә төшереп, туган йортларын сагынып, зар елыйлар.

Бер бәхетсез гел бәхетсез, диләрме әле? Балаларның әлеге бәхете дә озакка бармый. Тәмле ашлары белән генә түгел, җан җылысы белән дә сабыйларны җылыткан әбиләре авырып мәңгелеккә күзләрен йома. Балалар кабат туган йорт бусагасына кайтып егыла. Кабат эт типкесенә тиң көннәр башлана. Үги әни элеккедән дә зәһәррәк кылана. Җыен юк-бар сәбәпләр табып, аталарын балаларга каршы котырта. Үз балаларын аерып ашатканда, аларга затлы-затлы әйберләр, киемнәр алганда, ятимнәргә кешедән калган гына эләгә. Әй әрнеде балаларның күңеле, әй әрнеде…

Динә, ни генә булмасын, тырышып-тырмашып, тормышта үз юлын ярырга омтылды. Туганнарын да читкә типмәде ул. Тик, язмыштырмы, ялгыштырмы – уртанчылары тайгак юлга кереп китте. Вакыт-вакыт үзенең бу кыланмышларына үкенә, хурлана да үзе. Инде төзәлде генә дигәндә кабат шул ук бер баскан тырмага китереп баса. Ярый әле кечеләре аның юлыннан китмәде. Булдыра алган кадәр апасының ышанычын яуларга тырышты ул.

Язмыш тарафыннан менә шулай бер сәбәпсез кыерсытылган балалар бүгенге көндә дә бер-берсен ташламыйлар, бер йодрык булып яшәргә тырышалар. Ләкин тормыш шулкадәр катлаулы шул. Кайвакыт алдын, кайвакыт артын да күрсәтергә сәләтле ул. Ә үги әни бүген дә аларның әтиләре белән гомер кичерә, кеше алдында балалар өчен үзенең ничек «өзелеп» торуын да күрсәтергә онытмый икән. Юк, каргамый аны Динә. Күңеле белән әтисен дә күптән кичергән инде ул. Аллаһның берәр вакыт барын да үз урынына куясын да белә. Бары гомер үткән саен, «Ни өчен шушындый булды соң безнең балачак? Нинди гаебебез булды икән безнең?» дигән сораулар гына тынгы бирми аңа. Үзенең бер гөнаһсыз сабыйларына яратып карый да, йөрәге шатлыктан кысылып куя. «Әле дә ярый минем балакайларым әти-әни назыннан мәхрүм түгел. Бәхеткәйләрегез генә булса иде, җимешләрем!» – дип, кочагына алып иркәли ул аларны.

Шулай булсын, Динә! Балаларга сезнең язмыш ялгышларын берүк кичерергә язмасын. Әти-әниле тигез канат астында үсә күрсеннәр сабыйлар!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии