Сталинны үтергән Сәхәветдин

Мин бәләкәй чагында Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда безнең Шәле авылы дүрт колхозга бүленгән иде (Габдулла Тукай, Кызыл Йолдыз, Мулланур Вахитов һәм ТатЦик исемендәге колхозлар).

Габдулла Тукай исемендәге колхоз идарәсе безнең өйдә урнашкан иде. «Үзебезгә дә кысан бит, идарәне кертергә ник ризалык бирдегез?» – дигәч, әни: «Басым ясадылар, мәҗбүр иттеләр. Теге чакта, ягъни 1930нчы елны кулак тамгасы сугып, алты почмаклы, сигез тәрәзәле, калай түбәле, хәләл көчебез белән салынган менә дигән зур өебезне сүтеп алып, икенче бер урынга мәктәп итеп төзегәч, монысыннан да колак кагарбыз, дип курыктым шул, улым», – дигән иде. (Ул мәктәптә мин беренче сыйныфтан алып, дүртенче сыйныфка кадәр белем алдым.)

Колхоз идарәсе белән бер түбә астында тормыш итүнең уңайсызлыкларын сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Иртәнге һәм кичке нәрәт бирүләр, озын-озак бара торган идарә утырышлары, андагы сүгенүләр, кычкырышулар, талашулар әле бүген дә колак төбемдә яңгырап тора. Шулай бервакыт безгә, ягъни идарәгә «Ябалак шулпасы» (Шәледә кайберәүләр үзләре ясаган исерткеч сыраны әнә шулай дип атыйлар иде) эчеп, яхшы ук җилләнгән Сәхәветдин абый Сәйфетдинов килеп керде. Балык Бистәсе районының Түбән Ырга авылында туган, кечкенәдән әти-әнисез калган Сәхәветдиннең малай һәм яшүсмер чагы сукбайлыкта һәм хезмәт белән төзәтү колонияләрендә уза. Җәза срогын тутыргач, ул Казан шәһәренең Чехов базарына бәрәңге сатарга барган тракторчы Абдуллин Гатаулла киңәше белән Шәлегә кайта һәм бер тол хатынга йортка керә. Туры килүен күр әле син аның, Сәхәветдин колхоз рәисенең әнә шул төрмәчегә ярдәм иткән Гатаулла абыйны, тракторың белән ремонтта озак ятасың дип, тозлап-борычлап сүккән, «җелеген суырган» вакытка туры килде. Рәис Муса абый Сәгъдиев яңа «кунак»ның Гатаулла абый «кешесе» икәнлеген, берничә тапкыр төрмәдә утырып чыкканлыгын белә иде. Шуңа күрәдер инде, Сәхәветдинне күргәч, ул кинәт кенә үзгәрде, сүгенүеннән туктады, шуның өстенә шөлләп, югалып калган кебек булды. Әлеге мизгелдән Сәхәветдин абый бик оста файдаланды һәм «һөҗүм»гә күчте.

– Нигә дип әле, Кыек Тәре (рәиснең кушаматы шундый иде), минем иң якын дустыма бәйләнәсең? Нишләп әле син аны, анаңны, дип сүгеп, кеше алдында мыскыл итәсең? Кем сиңа шундый хокук бирде, менә шушы палачмы? – дип, юлбашчыбыз Иосиф Сталинның бүлмә стенасына ябыштырылган рәсеменә йодрыклары белән бер-икене дөмбәсләп тә алды. Аннары күн итеге кунычыннан мал чала торган зур пычагын тартып чыгарып, юлбашчы рәсеменә ярсып кадый, аркылы-торкылы китереп сыза башлады.

– Бер гөнаһсыз адәм балаларының канын эчкән, башларын төрмәләрдә череткән, аттырган, сугышка мылтыксыз, коралсыз кертеп, немецтан кырдырткан грузин шакшысы менә бу, – диде дә, портретны йолкып ук алып, мич алдына йомарлап ыргытты, аннары бар көченә кычкырып, болай диде:

– Кыек, син дә Сталинча эш итмәкче буласыңмы? Ташла бу начар гадәтеңне. Рәнҗетмә кешеләрне. Тагын шулай кылансаң, ике дә уйлап тормам, менә шушының белән муеныңны өзеп ташлыйм!

Һөҗүмнең шаһитлары кайсы кая сибелеп, «ә» дигәнче юк та булдылар. Мин үзем сәке астына кереп качтым, әни белән әби чаршау артында, Һаҗәр апа идән астына ук төшкән. Бу хәлдән соң без гаиләбез белән шактый вакыт өнгә килә алмый йөрдек (мине хәтта берничә тапкыр Зәйнуллина Мәрьям әбигә өшкерергә дә алып бардылар). Халыкларның бөек атасы, даһи юлбашчыга бер кызмача адәм шундый һөҗүм ясасын әле! Мондый хәлне төшеңдә күрсәң дә иң якын кешеңә дә сөйләргә ярамый торган заман иде бит ул. Сәхәветдиннән үз исеменә байтак кына ямьсез сүзләр ишетсә дә, Муса абый куркыныч вакыйганы зурга җибәрмәде, йомды, безгә исә бу хакта сөйләп йөрмәскә, телебезне тешләргә кушты.

– Ул кылганнарны Питрәч НКВДсына хәбәр итсәк, Сәхәветдин якты дөнья белән мәңгегә хушлашачак. Ул әти-әнисеннән яшьли ятим калып, приютта үскән, үсмер елларын колонияләрдә әрәмгә уздырган, шуңа күрә кызганам мин аны, – диде Муса абый. Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән, Сәхәветдиннең «Сталинны үтерүен» беркем беркая да хәбәр итмәде. Ә ярылган бүлмә тактасын яңасына алмаштырдылар, шул ук урынга юлбашчының рәсем-портретын ябыштырып куйдылар. Шулай да без байтак гомерләр ут йотып яшәдек. Сәхәветдин Сәйфетдиновның «җинаятен» белерләр дигән уй җаныбызны көн-төн кимерде. Бәхетебезгә, ул-бу булмады, кем әйтмешли, барысы да шома узды. Шушы «ЧП»дан соң да Сәхәветдин калган гомерен Шәледә үткәрде. Аның хезмәт биографиясе маҗараларга бик бай булды. Ул кылган тамашалар көлкеле дә, фаҗигале дә, кыскасы, бер калын китап язарлык.

Мансур ВӘЛИЕВ,

Питрәч районы, Шәле авылы

Комментарии