И, аулагөй, аулагөй…

И, аулагөй, аулагөй…

Газета битләрендә без үскән чаклардагы аулагөйләр турында бик матур язмалар биргәлисез. Безнең Актаныш якларында да аулагөйләр аралашу һәм тәрбия чарасы да иде. Гадәттә, аулагөйләр авыл халкы игеннәрне җыеп амбарларга салгач, каз өмәләреннән соң һәм суясы малларны суеп бетергәч, көзге һәм яңа ел бәйрәмнәрендә була иде.

Башта яшьләр вечер (хәзер дискотека диләр) ясыйлар, клуб идәнен дөбердәтеп, тузан туздырып бииләр, биеп туйгач, төн уртасында клубны ябарга җыенгач, бергәләп урам әйләнәләр. Ә заманына күрә бик әйбәт мәдәни үзәге урынына йөргән клуб безнеке иде. Ул берәүнең дә, хуҗасын елата-елата себергә сөреп, тартып алган өе түгел, ә менә нәкъ безнең кебек надан халыкны агарту, тәрбияләү өчен без үскән чагында салынган иде. Минзәлә-Әлмәт театрларының гына түгел, башкалабыз артистлары да безне урап үтмәде. Безнең клуб сәхнәсендә танылып кына килгән чагында Илһам Шакиров та җырлады.

Авыл яшьләре үзләре дә артистлардан ким түгел иде. Без спектаклен дә уйнадык, концертын да куйдык, күрше авылларга да чыктык, безгә дә килделәр. Атна саен кино карадык.

Ул кино дигәннәре хәзергегә бөтенләй охшамаган, махсус тасмаларга язылып, зур гына тәгәрмәчләргә уралган, берничә кисәктән тора һәм һәр кисәге бетеп, икенчесен ураганны халык караңгы клубта тыныч кына көтеп утыра. Аны район үзәгеннән машинага төяп алып кайталар, авырлыгы да шактый иде.

Клубны җыештыручы Мәдинә апа белән сеңлесе Суфия апа бу вакытта үзләрен министр кебек тота, иң алда алар утыра. Гадәттә, клуб мөдире булып эшкә килүчеләрне аларга урнаштыралар һәм алар тырыш, булган, чибәр кызларны авыл егетләренә кәләш итүне үзләренең бурычы кебек саныйлар иде .

Башка көннәрне дә клуб гөрләп тора. Әлбәттә, авылда бер гармунчы егет була, аңа хәзерге кебек акча түләп эшләтүче юк, ул йә тракторчы, йә комбайнчы, йә берәр һөнәр иясе булып, кичәбезнең күңелле үтүе аңарга бәйләнгән була иде. Егетебез дә төшеп калган түгел, безнең арада күңеле төшкән кызы да була, аны үзенә каратырга тырышып, бармаклары гармун күрекләре өстендә уйнаклый да уйнаклый… Ут чәчеп торган кызларның идән такталарын дөбердәтеп тыпырдавын почмактарак кайсы биллиард уйнаган, кайсы гер, штанга күтәргән булып, егетләр күзәтә. Алар да вакыт-вакыт биюгә кушылып, гармун көенә тыпырдап куялар, күзләре төшкән кыз янында бөтереләләр.

Гармунчының күзе төшкән кыз янында берсе дә җитди ният белән йөрергә тиеш түгел. Кыз үзе моны белмәскә дә мөмкин әле, тик бу – язылмаган кагыйдә. Алар уртак тел табып, гаилә коргач, бу почетлы урынны башкалар алмаштыра. Әлбәттә, иң чибәр, иң булган кыз – гармунчыныкы.

Бәйрәм вакытларында клубта биеп арыганнан соң, әти-әниләре кунакка китеп, аулак калган өйгә җыелабыз. Өйгә күрше-күләннең берәрсе күз-колак булып кала, тик ул да, киткән хуҗалар да, безнең әти-әниләребез дә кайда аулак өй икәнен һәм безнең кайда буласын белеп тора.

Аулагөйгә башта кызлар гына керә. Бераздан егет кисәкләре ишек шакый. Тик алар әле тиз генә кызлар янына керә алмый. Аның өчен тәмле тел белән ялынырга кирәк. Күршеләр ишетерлек тә булмасын, ишегалдында җырлап-биеп ярарга тырышу исә бу кагыйдәгә бөтенләй туры килми. Кызлар аларга: «Йә утын бетте, йә песием урамда калган, сарык бәрәнләп ятмыймы», – дигән кебек хәйләле йомышларын кушканнан соң, егетләр, ниһаять, аулагөйгә керү бәхетенә ирешә.

Башта төрле юк-бар сөйләшеп, көлешеп утырасың. Гармунда уйнап, җырлап, шайтан туе ясап, шахмат уйнап, домино сугып утыру монда бармый. Аның өчен клуб бар.

Аулагөйләрдә без төрле уеннар уйныйбыз, йөзек салышабыз, йөзек чыккан кешене җырлатабыз, биетәбез, кәҗә булып та, әтәч булып та кычкыртабыз, кемгә нинди кияү, нинди кәләш чыгасын белергә теләп фал ачабыз. Аулагөйләр, гадәттә, кыш көне булганлыктан, аяк астында сарык бәрәннәре, бозау да уралып йөри, аларга да безнең белән кызык. Вакыт-вакыт песи дә безнең уенга кушылып, тычкан эзли башлый.

Уеннар ярты төн дәвам итә. Кызлар егетләргә кайтып китәргә вакыт икәнен әйтеп, йокларга әзерләнә башлыйлар. Өйдә йоклаган кебек чишенеп яту юк, аяк киеме генә салына. Егетләрнең китмәсен дә беләләр. Чөнки аулагөйнең кульминацион ноктасы булмады әле.

Егетләр алдан ук кызларны бүлешеп куйган була инде, утны сүндереп үк куялар һәм алар арасына ятмакчы, йә кочаклап утырмакчы булалар, тик каршылыкка очрыйлар.

Күңеленә охшаган яисә элегрәк клубтан озаткалап кайта торган егет туры килсә, тарткалашу озак бармый. Монда үбешү, кул озайту дигән нәрсә бөтенләй юк. Бары тик кыз исен генә иснәп утырырга, ычкындырмас өчен уяулыкны гына җуймаска кирәк.

Кыз бала егет белән теләмәгән булып тарткалаша, егет исә аны ризалатып, кочаклашып, йә кочаклашмый гына сөйләшеп утырырга бик теләсә дә, аның теләге күпчелек очракта барып чыкмый, кыз карыша, әрепләшә, егеттән ычкынырга азапланган кебек кылана. Әмма егет үпкәләми, моның шулай булырга тиешлеген белеп тора бит ул, барыбер кызны ныграк тотарга тырыша. Кыз бала да тарткалашасы килгәннән тарткалашмый, уенның шарты шундый – ул тарткалашырга, ә егет исә аны җибәрмәскә тиеш. Карыша-тарткалаша торгач, бәйрәм өчен генә дип кигән киемнәр идән мунчаласы шикелле таушалып беткән була.

Шуграк кызлар исә риза булгандай, тыныч кына утырган шикелле булалар да, егет сизгерлеген югалтып, мәлҗерәп китсә, кочагыннан әкрен генә шуып чыгып, үзләре урынына сарык бәрәне яисә тун шикелле берәр киемне тыгып куялар.

Тыныч кына сөйләшеп, кочаклашып, йә бер-берсенең кулын тотып утырган парлар да очрый. Ләкин алар әлеге этапны элегрәк булган аулагөйләрдә үткән һәм бер-берсенә карата хис уянган яшьләр булалар инде. Аулагөйләр гадәттә кызлы өйләрдә була. Егет өенә килен булып төшәргә генә ярый.

Пар табылмаганнары нәүмизләнүен сиздермичә, тыныч күренергә тырышып, кайда буш урын бар, шунда ятып йоклаганга сабыша. Йоклап китәргә ярамый, биткә корым сөртүләре бар. Пар булса-булмаса да, аулагөйне ташлап китәргә ярамый. Берәр сәгать-сәгать ярым утырганнан йә тарткалашып арыганнан соң, таң алдыннан кайсысының әтисе, кайсының әнисе иртәнге эшкә вакыт җиткәнен белдерергә дип килә. Ата-аналар да моны үзара киңәшеп, чиратлашып эшли. Күп вакытта аулагөй икенче көнне булмый. Чөнки авыл халкы хуҗалыгын озакка калдырып китәргә яратмый, аның малы-туарын ашатасы, сыерын савасы бар.

Мондый кичәләрдә үзенә пар табылмый калган яшь-җилкенчәкнең «мин кем» дип борын чөеп йөргән ата-анасының да абруе киләсе аулагөйдә нарасыйлары үзенә пар тапканчы төшеп тора.

Ничә парның шулай бер кечкенә генә авыл өендә тарткалаша-тарткалаша, тәүге ярату дәресләре үтүен хәзер яшьләр күз алдына да китерә алмый инде. Безнең авылда аулагөйдә куну дип менә шундый кичәләрне атыйлар иде.

Аулагөйдә кечкенәрәк балалар булып, аларның бергә уйнап йөргән дус кызлары-малайлары да килә. Гадәттә, алар өлкәннәрнең бу уеннарына катнашмыйлар, иртәрәк киләләр һәм күзәтеп-өйрәнеп утыргач, иртәрәк йокларга яталар. Олыраклар кочаклашып яткан кыз балалар уртасына кызык өчен берәр малайны яисә, киресенчә, малайлар янына берәр кызны яткырып куярга да мөмкин.

Мондый утырулар алга таба берни вәгъдә итмәсәләр дә, еш кына ике арада мәхәббәт уты кабынып, яшьләр озак еллар дуслашып йөрергә һәм соңыннан туй белән тәмамланырга беренче талпыну вазифасын да үти иде. Әмма эш туйга килеп терәлгәнче, билдән түбән төшмичә генә яратышып-кочаклашып, җитәкләшеп, еллар буена дуслашып йөрергә кирәк әле.

Кияүгә чыкканчы бер тапкыр абынып алган кешенең абруе мәңгегә төшеп кала, берәр җиргә читкә чыгып таймаса, үзенә гомергә ир таба алмый торган иде. Аңардан бергә гөнаһ кылган егете дә баш тарта. Андый бәхетсез кызларны якын-тирәдә хатыны үлеп, берничә баласы белән ятим калган өлкәнрәк ирләргә димлиләр йә калым түләргә рәте булмаган үзбәк егетләре алып китә иде.

Кызларның гына түгел, аның яман атын чыгарган егетнең дә абруе төшә. Кызлар аны якын китермәскә, ата-аналар исә кыз бирмәскә, якыннарын димләмәскә тырышалар.

Тик бу бер кияүдә булып, ни сәбәптәндер аерылып кайткан кызларга яисә тол хатыннарга кагылмый иде. Аларның абруе төшми. Алар инде кочаклашып та, очрашып та йөрмиләр, бер-берсен охшатканын сизсәләр, икәүләп аңлашалар да, шунда ук өйләнешәләр.

Көндезге аулагөйләр дә була. Бусында инде сөяге бераз ныгый башлаган, әмма иренендә әниләренең сөте кибеп өлгермәгән яшь җилкенчәкләр өй карарга калдырылган нинди дә булса олырак түтәй күзәтчелегендә җыелалар.

Башта кем нәрсә алып килергә тиешлеге хәл ителә. Кайсы ит, кайсы бәрәңге, кайсы он, кайсы йомырка, чәй-шикәр кебек ризык алып килеп, аш өстәле әзерләнә. Әлбәттә, таба ашлары, бәлеш кебек ризыкка тотынмыйлар. Пешергән ризыклары – токмачлы аш, пилмән, ботка, шулпалы бәрәңге булырга мөмкин. Ризык әзерләгәндә бер-береңне үртәргә, бер-береңнән гөнаһсыз көләргә, сүз көрәштереп, бер-береңә җиңелчә үпкәләшеп тә алырга мөмкин. Күмәкләшеп әзерләгән ризыкны ашаганнан соң, төрле уеннар уйнап алгач, кич белән яшьләр бергәләп клубка чыгалар һәм тузан туздырып биегәч, өйләргә таралалар.

Аулагөйләрдә сөйләсәң кеше ышанмаслык кызык хәлләр дә була иде.

Кайбер кызга карап уфтанып утырган егет кисәге бер генә булмаска да мөмкин бит әле. Ул чагында көндәшләр ишегалдына чыгып, бил алышып йә башкача көч сынашып, җиңүчене билгеләргә тиеш. Әлбәттә, бу турыда кыз үзе белми. Ә андый егетләр күбрәк тә булса? Абыйлы-энеле булырга да мөмкин бит әле. Элек балаларны күп табалар иде. Ә берәр егеткә берничә кызның күзе төшсә?

Мин үзем үсмер чагында аулагөйләрдә шактый булдым. Аулагөйләрне олырак, гаиләләре булган хатыннар да ясый.

Алар берәр ялгыз хатын белән алдан сөйләшеп, аңа җыелалар, гадәттә, бәйләм бәйләп, чигү чигеп, эч серләрен бушатып, уен-көлке сөйләшеп утыралар, җырлап та алалар. Чәйләп алу белән генә чикләнәләр. Андый кичәләрдә ир-атлар булмый.

Хәзер аулагөйләр юк инде. Безнең балалар, оныклар башкача аралаша, күңел ача. Алар аулагөйләрнең шәхесне тәрбияләүдә бик зур әһәмияткә ия булуын аңламый, әби-бабаларының үсмер чагында ничек аралашуларын белмиләр дә… Авырлыклар белән бергә үткәндәге матур традицияләребез дә юкка чыга, алар урынына бөтенләй ят бәйрәмнәр барлыкка килә.

И, аулагөй, аулагөй, кая киттең, аулагөй, дип уфтанырга гына кала…

Сәмига СӘҮБАНОВА,

Казан шәһәре

Рәсемдә: Хәзер «аулагөй»ләрне сәхнәдән генә тамаша кылгалыйбыз. Рәсемдә Менделеевск районы Ижау авылындагы шундый кичәдән бер күренеш. (Районның рәсми сайтыннан алынды)

Комментарии