- 10.07.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №26 (6 июль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Мин бу мәкаләмне хәзерге вакытта бала табып, тәрбияләргә авырсынып, таза-сау балаларын ташлап калдыручы хатын-кызларга сабак булмасмы, дип язам.
Сугыш башланганда миңа 12 яшь тулган иде. Шул елларда булган бик тә гыйбрәтле бер вакыйганы оныта алмыйм.
Әтием репрессия елларында биш ел төрмәдә утырып кайтты. Әниебез, әтиебез киткәнче үк, вафат иде. Ул вакытта миңа әле ике генә яшь булган. Менә шулай итеп, әнидән биш бала калганбыз. Әти төрмәдән кайткач, сәламәтлеге бик какшаган булса да, бер кечкенә рус авылына көтүче булып эшкә керде. Ул авыл күптән юк инде.
Әтием төрмәдә вакытта мин Күәтле Елга авылында, әбиемдә яшәгән идем. Сугыш еллары. Кышның бер салкын көнендә әбиемнең җылы назын эзләп, бигрәк тә «ризык эләкмәсме» дигән уй белән 10 чакрым ераклыктагы шул авылга киттем. «И, балам, туңгансың бит», – дип әбием каршы алыр дип өметләнеп ишекне ачсам… Өйнең гел коты юк, сап-салкын. Сәке такталарының өчтән ике өлеше кубарылып алынган. Калган такталар өстендәге саламда сәләмә чүпрәкләргә төренгән ике бала утыра. Туңган аякларым белән бер урында таптанып торам. Нәрсә бу? Әбием кайда? Аның сәке такталарын кем кубарган, абзар-куралары кая киткән? Бераздан ишектән ябык кына кечкенә гәүдәле бер хатын- килеп керде. Русчалатып сәлам бирде. Мин дә русча җавап бирдем. Ул минем русча җавап бирүемә гаҗәпләнде кебек. Исеме Елена икән. Әбиемне сорадым. Ул сөйләп китте: «Әбиеңне сугышка киткән кайсыдыр улының хатыны балаларын карашырга алып китте. Ә мин ике бала белән Ленинградтан эвакуацияләнеп, монда килеп эләктем. Буш өй булгач, шушында урнаштырдылар. Авыл тормышын күз алдына да китерә алмый идем. Безгә монда бик авыр булды. Мичкә ничек ягарга, ничек лампа кабызырга, һ.б. Әле ягарга утын, лампага салырга керосин, сызарга шырпы, тоз, икмәк, бәрәңгенең булмавын әйтеп тә тормыйм. Үлмәслек кенә капкалыйбыз. Монда яши башлавыбызга озакламый 3 ай була. Колхоз4 кгон биргән иде. Шуны кашыклап саклап тотам. Менә бу 1 кружка, 1 савыт, 1 калак, 1 алама юрган, 1 мендәрне күршеләр бирде. Аларның үзләренең дә әйберләре юк диярлек. Кайсы көнне 1-2 бәрәңге дә керткәлиләр. Ярый инде, өскә бомба төшми».
Ул кружкага 2 кашык он су салып болгатты да, учак тергезеп, апараны казанга кайнар суга салып пешереп алды. Шул сыекчаны балаларның әле берсенә, әле икенчесенә каптырып ашата башлады. Балалар тиз генә йоталар да, кош балалары кебек, тагын авызларын ачып торалар. Үзе соңыннан калакны гына ялап куйды. «Мин иртән капкалаган идем. Үзем көненә бер генә ялгыйм тамакны, юкса, оныбыз бик аз калды», – дип кружкага казанда кайнарланган суны салып чайкады да, балаларга эчертте. «Монысы инде чәй булыр дип», – көлемсерәгәндәй итте.
Күршедәге Һади абый карчыгы Мөзәгарәфәтти әрчеми генә пешерелгән 4 бәрәңге кертте. Һәрберебезгә берәр бәрәңге эләкте. Их, ул бәрәңгенең тәмлелекләре. Соңыннан казанда кайнарланган суны да эчкәч, эчемә җылы керде. Мин инде чыгып китәрмен, башка берәр кешедә кунармын, дип уйлаган идем. Елена апаның чыгарып җибәрәсе килмәде. «Мин сөйләшүне дә оныта башлаган идем инде, синең белән рәхәтләнеп сөйләштем. Авыл кешеләре русча белмиләр. Ә балаларым бомбага тоткан вакытта куркудан сөйләшми башладылар. Зурысы бик сирәк кенә 1-2 сүз әйткәли. Ә кечкенәсе минем балам түгел бит. Бәлки, ул бөтенләй сөйләшә башламаган булгандыр», – дип башыннан кичергәннәрне бәйнә-бәйнә сөйләп китте. «Үзем хәрби заводта эшли идем. Зур кызым авырып торгач, күрше әбигә калдырдым, ә кечкенәсен балалар бакчасына илттем. Бервакыт коточкыч әшәке тавышлар белән немец самолетлары очып килеп, шәһәр өстенә бомба яудыра башлады. Йөгереп чыксак… нәкъ безнең балалар бакчасы өстеннән төтен күтәрелә. Балалары шунда булган кешеләр барыбыз да шунда йөгердек. Килеп җитсәк, ни күрик: балчыгы, кирпече, төтене бергә буталган. Күзне ачып булмый. Ыңгырашып үлә алмый ятучы, үлеп кан эчендә ятучы балаларның гәүдәләрен күргәч, ниләр кичергәнне сүз белән әйтеп бетереп булмый. Кайсыларының кирпеч астыннан башлары, кайсының аягы, ә кайсыларының киемнәре генә күренеп тора. Шул балаларны әйләндерә-әйләндерә үзебезнекеләрне эзлибез. Менә тәрбиячеләре, ике баланы кочып, кан эчендә ята. Бик ашыксам да, өсләрендәге кирпечләрне алып ташладым да тагын кызымны эзли башладым. Бер бала шашкан кебек утырып тора, үзе елый да алмый, балакаем. Менә мин дә кызымны таптым. Бите пычрак, чәчләре балчык, ком белән тулган. Күлмәгеннән генә таныдым. «Ашыгыч ярдәм» машиналары килеп, исән калганнарны җыя башлады. Кызым юл буе бер сүз дәшмәде. Кайткач, юата-юата юындырыйм, дип текәлебрәк карасам, ни күрим – бала минеке түгел. Ашыкканда, күлмәкләрен бутап кигәннәрдер инде. Минем балам кирпечләр арасында ыңгырашып ятадыр, бу баланы эзлиләрдер, дигән уй мине айнытып җибәрде. Баланы күтәреп кире йөгердем. Озак йөгерә алмадым, тагын кара тәреле самолетлар бомба яудырып очып киттеләр. Нәкъ бакчабыз турысында тагын бомба төште. Мин баланы күтәреп, кире өйгә йөгердем. Төнне бомбаубежищеда үткәрдек, ә икенче көнне барыбызны да машиналарга, аннан поездларга төяп, тылга озаттылар. Зуррак авылларга берничәшәр гаилә урнаштырдылар. Икенче көнне 1 чана утын китерделәр. Күршеләрдән пычкы алып чыгып, агачларны булдыра алган кадәр кистем, ярдым. Хәлем булса, күбрәк тә ярыр идем, юк шул, ач бит. Син тагын кил. Миңа җан өргән кебек булдың», – дип озатып калды ул мине.
Мәктәпкә йөри идем шул. Яз көне бара алмадым. Җирләр кипкәч барсам, алар инде киткән иделәр.
Шушы вакыйга гел исемнән чыкмый. Балаларын исән килеш саклый алгандырмы? Кечкенә кыз белән үз баласының язмышлары ничек булып беткәндер? Үзе күпме яши алгандыр, бәгырькәем?! Мондый хатыннарга һәйкәл кую гына аз булыр иде!
Зәйтүнә АРСЛАНОВА.
Азнакай шәһәре.

Комментарии