«Сары йорт»та

Казан шәһәренең Бехтеров исемендәге психиатрия клиникасына быелның июнь аенда 150 ел тула.

Яшьли вафат булган энемнең улы Руслан күп ашый. Ашыйсы килгән тәмле ризык күрсә (күбрәк баллы тәм-том була ул), сәгатьләр буена шуңа карап тора ала. Үзең алып бирсәң, сөенә-сөенә кабул итә. Көнгә биш-алты тапкыр кибеткә барып, ошаган әйберсенә төртеп күрсәтә-күрсәтә сорый. Үзе кеше әйберсенә дә кагылмый. Буе ике метрга якын, авырлыгы 100 кило. Сөйләшә дә, елый да белми. Чисталыкны да аңламый, бәдрәфе үзе белән. Әмма кешеләр арасында йөрергә ярата. Туктатып калмасаң, яз айларында трасса буйлап Казанга да барып җитәргә мөмкин.

Ә менә Айгөлнең үз дөньясы. Аныкы – «сим»касы куелмаган телефон. Шуның белән сөйләшә. Үзенә үзе сорау бирә, җавабы да үзеннән. Шәхесенә кагылган кешеләрне ачулана ул. Чөнки балачагында гаиләгә килеп кергән чит ир-ат бөтен тавышның сәбәпчесе була. Ул үскән гаилә шәһәрдә танылган табиб гаиләсе, бай һәм абруйлылардан санала югыйсә. Айгөл үзе дә тумыштан ук авыру булып тумаган, үсеп җитеп, чибәр кызга әверелгәч, укып белем алып, кеше булып җитешкәч килеп чыга бу чир. Әнисенең эштәге мәхәббәте аркасында бозым эләккән, күчтәнәч белән салганнар, дигәннәр. Айгөл үзе урам кызына әверелеп, әнисе яман чиргә тарып, әтиләре бауга менде.

Владимир исә карап торышка бик акыллы кебек күренә. Ул башта мескенгә салынып, интернат йортында үзен мыскыл итүләрен (ул коррекция мәктәбендә укыган), аннары кемнән нәрсә ишеткән, шуны сөйли, үзе күреп торган диярсең. Сөйләгәндә авызыңны ачыбрак торсаң, кесәңә яки сумкаңа кереп, акчаңны да чәлдерергә мөмкин. Берсендә Казаннан таксида кайтканда шоферның акчасын чәлдергән. Тегесе, алай ярамый, бир, дигәч, шоферның бугазына ябышкан. «Син минем абыйны бәрдереп үтердең, сеңлемне суга батырдың», – дип, әллә нинди ялалар яккан, холыксызланган. Аңа хәзер 38 яшь, кешеләр өчен куркыныч тудыра торган авыру.

Бехтеров исемендәге психиатрия клиникасында менә шундый акылга зәгыйфь авырулар дәвалана да инде. Акыл зәгыйфьлеге өстенә, аларда әле башка төрле чирләр дә калкып чыга башлый. Туберкулезы да, тире авырулары да еш очрый. Монда искиткеч яхшы табиблар эшли. Больница үзе дә зур бер шәһәр кебек. Биек койма белән әйләндереп алынган, яшеллеккә күмелеп утыра. Ишегалдындагы фонтаннар, биек наратлар, зәңгәр чыршылар авыруларның тормышына аз булса да ямь өстәү өчен булдырылган. Клиниканың баш табибы Фәрит Галим улы Җиһаншинга бик зур рәхмәт. Кешенең кемлеген аңлау өчен бер карау да җитә. Ә аның бер елмаюы да тынычландыра, үзенә җәлеп итә.

М.ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

Комментарии