Талауның тагын бер ысулы

Талауның тагын бер ысулы

Хәзерге вакытта мошенникларның ниндиләре генә юк. Үзебездәгеләр генә җитмәгән, үзәк башкаладан килгәннәре бигрәк комсызлар икән. Урындыкка утырган көйгә массаж ясый торган кресло-накидка белән сату итүчеләрнең белдерүләре буенча, 31нче мартта кичке сәгать алтыга Давыдов кунакханәсенә килүчеләргә (Филармониягә каршы якта) әйберләрен сатып алмасалар да, «кан басымын, ничә чакрым җәяү йөргәнне үлчи торган сәгать бүләк итеп бирелүе гарантияләнә» дигән сүзләргә алданып, без дә барып караган идек. 1-2 ел элегрәк тә андый алдашу уенында катнашкан бар иде. Шундый да көчле юмалап әгитләүләренә бирешмичә, шул ук массажерларын сатып алмасак та, кечкенә генә булса да, бүләкләрен биргәннәр иде.

Болары да шул элеккеләре кебек, килеп керүгә якты чырай белән каршы алып, теркәлү үткәреп, һәрбер кешенең күкрәгенә исеме язылган кәгазь ябыштырып чыктылар. Аннары сатуга куелган әйберләрнең сәламәтлеккә файдасы турында сөйләгәннәрен аркага массаж ясый торган урындыкка утырып тыңладык. Шул массажерның ярдәме белән авыруларыннан котылуы турында бер ир кеше экраннан сөйләп торды.

Сатуга куелган әйберләрнең бәяләрен сорагач та, ачыктан-ачык әйтмиләр. Массажерларның бәясе төрлечә, 300 меңгә кадәр, аннан да күбрәк дигән булды. Кайдан килүләре турында сорагач та ачык итеп әйтмиләр (Мәскәүдән икәннәре билгеле инде). «Мин Казанда туып-үстем», – дигән булды үзе. Алар сатасы әйберләрен «бүләк» дип сөйлиләр.

Язылган номерлар буенча бүләкләрне уйната башладылар. Безнең алда утырган ир белән хатын (болары үз кешеләре кебек күренде) иң беренче «бәхетлеләр» булып, көчле алкышлаулар астында аларны «бүләкләү» өстәленә чакырдылар. Инде чират безгә дә (хатыным белән мине улыбыз алып барган иде) килеп җитте. Безне дә көчле тәбрикләүләр белән бүләкләү өстәленә чакырып утырттылар. Безгә биреләсе 5-6 төрле бүләкне алып килеп куйдылар. «Менә бу бүләкләр барысы сезнеке», – диләр. Массажер-кресло, аякка, кулларга массаж ясый торган әйбер, үзенчәлекле мендәр, одеяло буласы икән. Шул әйберләрнең массаж-креслосына гына 169 мең түлисе, калганнары «бүләк» булып саналасы имеш. Акчасын 3 елга рассрочка белән әз-әзләп түләсәң дә була икән. Безнең өйдә массаж ясый торган кровать бар, йоклар алдыннан һәр көнне мин массаж сеансы алам. Бу безгә кирәк булмаган әйберләрне бик ныклап әгитләп, безне юмалый башлады. «Ну нәрсә инде сез, әйдә, бир паспортыңны, хәзер рәсмиләштереп куябыз», – ди. Хатыным да: «Әйдә, алабызмы әллә?» – дия башлады. Хәзер инде чынлап та, әйберләрен алмасаң, уңайсызланып, үзеңне гаепле кеше кебек сизә башлыйсың. Аларда кешене гипнозлаштыру сәләте дә бар, ахрысы, дигән уйга килдек. Хәзер массажерның бәясен төшерә башлады, 150 меңгә, аннары 130 меңгә калдырды. Әйберләрен алырга безне күндерә алмагач, үпкәләгән кебек калды бу. Бездән соң чакырылган ир белән хатын юмалауларга түзә алмыйчадыр, ни бәягәдер боларның әйберләрен алдылар.

Алар үзләренең белдерүләрендә килгән кешеләргә бүләк итеп сәгать бирелү гарантияләнә, дигәннәр иде. Бер ир-ат белән ике хатын, вәгъдә иткән бүләгегез кайда, нишләп бирмисез, дип боларга бәйләнә башладылар. Шул хакта низаг чыгып, сугыша башламагайлары дип куркыта башлады. Полиция чакырырга кирәк, дигән сүзләр дә кулланылды.

Кунакханәдән чыкканда, боларның оешмасы, кайдан килүләре турында администратордан сорагач, ООО «ОТК» дигән сүздән артыгын әйтә алмадылар.

Интернетта Ozon дип аталган кибеттә боларныкы кебек массажерларның ниндиләре генә юк. Аларның бәяләре 2 меңнән башланып 20 мең сумга кадәр икән. Шул сәбәпле бу әйберләрне алган кешеләрне кызганып утырам әле.

Бу язмамны, белмәгән кешеләр белеп торсыннар өчен, алданмасыннар дигән теләк белән яздым.

Рәфкать ИБРАҺИМ,

Казан шәһәре

Комментарии