Мәктүбе нинди, мәктәбе шундый...

Калын томнар булып чыккан татар халык әкиятләре – Г.Ибраһимов исемендәге институт нык тырышкан. Татар халык әкиятләре атлы тупламнарда бар да бер камырдан «бии», уртак тамырга сырышкан... Хезмәт тора өч бүлемнән, баштагысы хайваннар турында. «Әтәч белән төлке» дигән әкият ача ул бүлекне. Эчтәлек болай: әтәчкә мөрәҗәгать итә төлке: «Төш колгаңнан, намаз укыйк, яңартыйк без иманны», – ди. Әтәч әйтә: «Алай булгач, уят башлап имамны», – ди. Агач төбендә йоклаган эткә ымлый ул шым гына. «Кадалгыры, тәһарәтем ычкынды», – дип, төлке шыла... Әкиятнең икенчесе «Торна белән төлке» атлы, мәктәптә үткән Крылов мәсәленә нык ук тарткан... Өченче әкият «Аю, бүре, төлке» дип атала. Имеш, шушы өчлек беркөн хаҗ сәфәренә юл ала. Ниятләре: «Киләчәктә бер затка да тимик», була. Боларга дөя иярә, алар аны тотып суя... Дөянең эчәк-карынын аю күлгә барып юа. Күтәрелә күңелләре, чөнки тамаклары туя...

«Наян төлке» дигән әкият күпләргә ошыйдыр шаять: ике улын илтә бүре, төлкегә күп бүләк төяп. Мөгаллимә Төлкебикә «укытам» дип алып кала, «ике атналык ризык» дип, нәни бүреләрне чала...

«Нәзәкатьле» әкиятләр тупланган шәлкемнән арып, әйдәгез, тылсымлы әкиятләр рәтенә барып карыйк... «Елан патшасы Шаһмара»... Шул патшаны егет исә, ут өстендә өч савытта кайнатам дип, өчкә кисә...

Икенче әкият – «Зөһрә», аның анасы бик «ушлый». Күл төбеннән кара елан килеп чыккач ыслый-ыслый, кылыч белән чабып өзә шуның башын гаярь ана. Бөтерелеп кала елан, үз әҗәлен шулай таба...

Өченче әкият – «Каракош». Иншамы соң дип торышлы, ул «Аленький цветок»ка нык охшаган, «патамышты»... Аның артыннан килгәне «Балыкчы һәм гыйфрит» була. Шуннан бер өзек китерик: «Патша улы сикереп тора. Хатын исә бутала һәм гыйфрит торды, дип куана. Патша малае тота да бу гыйфрит хатынын чала...» Адәм итенә мөкиббән диюләр күп бу бүлектә, турап өя әрдәнәләп диюләрне чос егетләр.

Өченче бүлеккә баксак, анда мәзәкчелек көтә. Иң алгы сызыкта – Шомбай, алдап-йолдап гомер итә... Анда тагын дин юлында йөргәннәрдән көлү шактый. Мондый үрнәкләрне кемнәр укый икән мактый– мактый?.. Әкиятләр иң әүвәле җәлеп итә сабыйларны, татар балалары өчен шундый товар ярый ахры?

Мондый хезмәтләр иясе – исеме матур ИЯЛИ, «түлке» миндә бер «вапрус» бар, аны «кимнәр» соң иярли? «Фольклор»ны зачет өчен тәпәлиме студентлар? Җәүһәргә саныймы шуны «духтыр» илә кандидатлар? Титул-дәрәҗә алырга мондый «мал» торамы ярап? Фән диңгезендә йөзәме кораблары алга карап? Әләм теләп кулларына, гавам көтә микән дәвам? Шунда туктыйм, сынды каләм, хуш, вәкаләте вәссәлам.

Рөстәм ЗАРИПОВ,

Саба районы, Шәмәрдән бистәсе

Комментарии